Балтыйк диңгезе
Lua хатасы: not enough memory.
Балтыйк диңгезе — кыйтга эчендә урнашкан диңгез. Балтыйк диңгезе Европаның төньягында урнашкан, Атлантик океанның бассейнына керә.
Утрауларны исәпләмичә өслегенең мәйданы 415 мең км². Суның күләме 21,5 мең км³.
Балтыйк диңгезе Россия, Эстония, Латвия, Литва, Польша, Алмания, Дания, Швеция һәм Финляндиянең ярларын юа.
Балтыйк диңгезенең эре култыклары: Фин култыгы, Ботник култыгы, Рига култыгы, Курш култыгы. Эре утраулар: Готланд, Эланд, Борнхольм, Волин, Рюген, Аландия һәм Сааремаа.
Балтыйк диңгезенә коючы эре елгалар: Нева, Нарва, Көнбатыш Двина (Даугава), Неман, Преголя, Висла, Одер һәм Вента.
Эре портлар: Вентспилс, Санкт-Петербург, Калининград, Балтийск, Клайпеда, Киль, Любек, Копенһаген, Гданьск, Щецин.
Искәрмәләр үзгәртү
Lua хатасы: not enough memory.