Япониядә ислам (яп. 日本のイスラム社会) — Япония территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Япония халкының (126 млн 476 мең кеше) 0,10 % ы (185 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам Япониядә тарафдарларының саны буенча азчылык дине санала. Япония мөселманнары — сөнниләр, әхмәдияләр. Бүген Япония мөселманнары, нигездә, иммигрантлар җәмгыятеннән, шулай ук зур булмаган этник японнар җәмгыятеннән тора.

Токио мәчете. 1938

Тарих үзгәртү

Дөньяның күп кенә башка илләреннән аермалы буларак, Япония халкы бер төрле, этник японнар илдәге халык санының 98,5 % ын тәшкил итә. Моннан тыш, биредә бик күп булмаган, нигездә, Корея, Кытай, Перу һәм Бразилиядән килгән чит ил эшчеләре бар.

Япониянең 2008—2009 еллардагы премьер-министры Таро Асо(ингл.) Японияне «бер милләт, бер цивилизация, бер тел, бер мәдәният һәм бер раса» буларак сурәтләгән.

Күпчелек японнар үзләрен буддачы я синтоист[калыпны мәкаләдән алып куярга] дип саный. Япониядә шулай ук зур булмаган санда христианнар, мөселманнар бар. Ислам динен тотучыларның төп өлешен илдә яшәүче чит ил кешеләре тәшкил итә.

1868—1889 еллардагы Мэйдзи яңарышына кадәр халыкара изоляция сәясәте алып барган Япония дәүләте ислам белән таныш булмый. Көнбатыш Европа дәүләтләре басымы астында 1873 елда башка диннәрне тыю кануны юкка чыгарыла[2].

Япониядә ислам үзгәртү

 
Мәхмүд Кашгарыйның XI гасыр атласында Япония өстә

Япониядә ислам тарихы, башка күрше илләр белән чагыштырганда, чагыштырмача кыска. Ислам — Япониядә азчылыктагы иң кечкенә конфессияләрнең берсе. XIX гасырга кадәр Япониягә мөселманнар сирәк килеп чыккан.

820–912 елларда яшәгән Иран чыгышлы мөселман география белгече Ибн Хөрдәдбәкнең «Китаб әл-мәсәлик вә-мәмәлик» (Юллар һәм илләр китабы) китабында Япония Кытайдан көнчыгышта ятучы Вак-Вак утраулары(ингл.) дип телгә алынган[3].

Мәхмүд Кашгарый XI гасыр атласында Бөек Ефәк юлының көнчыгыш өлешендәге һәм Япониянең коры җир маршрутларын күрсәтә.

Чыңгызханның оныгы Хубилай, зур флот төзеп, ике тапкыр: 1274 һәм 1281 елларда Японияне яулап алу омтылышлары ясаган, ләкин алар уңышсыз тәмамланган.

Мин империясе(ингл.) адмиралы мөселман Чжэн Хэ (1371—1435) үзенең җиде диңгез сәяхәтендә Япония кул астындагы утрауларга да туктаган.

1555 елда гарәп вәгазьчесенең японнарны исламга өндәве турында аны үз корабларына утырткан Португалия диңгезчеләре язып калдырган.

XIX гасыр ахырында мөселманнар белән беренче элемтәләр Британия һәм Голландия корабларында хезмәт иткән Индонезия диңгезчеләре белән булган.

1870-еллар ахырында Мөхәммәднең биографиясе япон теленә тәрҗемә ителә.

1890 елда Госманлы империясе солтаны Габделхәмид II(ингл.) элемтәләрне ныгытыр өчен Япониягә «Эртугрул» корабын җибәрә, ләкин кайтканда кораб һәлакәткә очрый.

XX гасыр башы үзгәртү

 
Габдрәшит Ибраһимов

Япониядәге беренче мәчетләрне Россия империясеннән чыккан Казан татарлары төзегән[4][5]. Мәчетләр 1935 елда Кобеда, 1937 елда Нагояда төзелгән[6][7]. Япониягә төрки-мөселманнар, аларның зур күпчелеге татарлар була, XX гасыр башында гына, 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң, Ватандашлар сугышында Колчак гаскәре җиңелүгә дучар булгач, Себер, Урта Азия, Кытай аша киләләр. Казан татарлары, Габдеррәшит Ибраһим (1857-1944) һәм Габделхәй Корбангали (1889-1972) җитәкчелегендә, «Мәхәллә-и Исламийя» җәмгыяте төзиләр. 1928 елда Япония хөкүмәте татарларга мөселман балалары өчен мәктәп, мәчет һәм басмаханә төзергә рөхсәт бирә. 1935 елда мәктәп төзелеп бетә. Өч елдан, 1938 елның 12 маенда, Мәүлит бәйрәмендә, мәктәп янәшәсендә мәчет тә сафка баса. Гыйбадәтханәне тантаналы ачуда япон сәясәтчеләре һәм хәрби җитәкчеләр адмирал Огасавара Наганари һәм Тояма Мицуру катнаша.

Икенче бөтендөнья сугышында Япония Көньяк-Көнчыгыш Азиянең мөселманнар күп яшәгән утрауларында сугыш хәрәкәтләре алып барган. Әлеге мөселман хәрбиләре Япониягә дә килеп урнашкан.

1951 елда Япониядә дини җәмгыятьләр турында канун кабул ителә. 1952 елда мөселманнарның Япония җәмгыятенә нигез салына. 1968 елның июлендә Япония мөселман җәмгыятенә дини оешма буларак эшчәнлек алып барырга рөхсәт алына.

1980-елларда илдә икътисади күтәрелеш чорында Япониягә күпчелеге мөселман илләреннән булган иммигрантлар килгән. Бүген кайбер Япония университетларында мөселман студентлар ассоциацияләре оешкан.

2016 елда Япония күбесе мөселман булган сыеныр урын сораучыларның 0,3 % ын кабул итә.

Мәчет үзгәртү

 
Токио җәмигъ мәчетенең эче

Токио җәмигъ мәчете1938 елның 12 маенда, Мәүлит бәйрәмендә ачылган. 1986 елда, җир тетрәүдән соң, Токио мәчетенең күп еллар дәвамында искергән-тузган бинасы сүтелә. Токионың төрки-мөселман берләшмәсе мәчет җирен, ул урында яңа мәчет бинасы торгызу шарты белән, Төркия Республикасына тапшыра. Төркиянең дин эшләре министры Мәхмәт Нури Йылмаз (tr) рәислегендә Токио җәмигъ мәчете вакыфы (төр. Tokyo Camii Vakfı) оеша. Вакыф яңа мәчет төзү эшен 1998 елда башлый. Проектның авторы — Мөхәррәм Гыйльми Сеналып. 2000 елның 30 июнендә иске мәчет урынында сафка баскан яңа Җәмигъ мәчетендә беренче азан әйтелеп, беренче намаз укыла. Тантанада Төркия дәүләтенең хөкүмәт вәкилләре, шулай ук Төркиянең Япониядәге илчесе катнаша. Бинаны төзү өчен 1,5 млн иена тотыла[8].

Фотогалерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. Реставрация Мэйдзи(рус.)
  3. The Seas of Sindbad. aramcoworld.com, 2005, № 07-08(ингл.)
  4. Токио мәчетенең тарихы Токио җәмигъ мәчете сайтында, archived from the original on 2017-09-24, retrieved 2020-04-15 
  5. Turkish community. tokyocamii.org, archived from the original on 2017-09-23, retrieved 2020-04-15 
  6. Мәчет 1945 елда Нагояны АКШ гаскәре бомбага тоту вакытында янган
  7. Лариса Усманова. Представители тюркских народов России в Японии 2018 елның 15 гыйнвар көнендә архивланган.. North Concept, INC
  8. Токио җәмигъ мәчете һәм Төрек мәдәни үзәге сайты