Шәйхелислам Хәмиди

(Шәйхелислам Хәмидуллин битеннән юнәлтелде)

Шәйхелислам Хәмиди, тулы исем-фамилиясе Шәйхелислам Әсәдулла улы Хәмидуллин (1869 елның 20 сентябре, РИ, Сембер губернасы, Татар Төкесе1911 елның 9 июле, РИ, Казан) — дин галиме, тәрҗемәче.

Шәйхелислам Хәмиди
Туган телдә исем Шәйхелислам Әсәдулла улы Хәмидуллин
Туган 20 сентябрь 1869(1869-09-20)
РИ, Сембер губернасы, Татар Төкесе
Үлгән 9 июль 1911(1911-07-09) (41 яшь)
РИ, Казан
Милләт татар
Һөнәре мөгаллим, мөдәррис, имам-хатип

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1869 елның 20 сентябрендә Сембер губернасы (хәзерге Татарстанның Чүпрәле районы) Татар Төкесе авылында морзалар нәселеннән булган гаиләдә туган. 1911 елның 9 июлендә Казанда вафат. Энесе Шакирҗан Хәмиди — инкыйлабчы.

Буа мәдрәсәсен, Казанда Шиһабетдин Мәрҗани мәдрәсәсен (1904) тәмамлый. Имам-хатыйп һәм мөдәррис дәрәҗәсен ала.

Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Сарман районы) Яхшыбай авылындагы мәчет мәдрәсәсендә (19041911), бераз вакыт Әстерхан, Казандагы «Госмания» мәдрәсәләрендә дин дәресләре укыта.

Гарәпчәдән тәрҗемә итеп китаплар бастыра.

Иң зур хезмәте — «Әл-иткан фи тәрҗемәтел Коръән» дигән ике томлык Коръән тәфсире (19091911). Бу китап Истанбулда (1984), Катарда (1985) яңадан нәшер ителгән.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Сарман районы энциклопедиясе. 1нче китап: Чаллы, 2000, 204нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү