Яхшыбай авылы мәчете

Яхшыбай авылы мәчете - Татарстан Республикасы Сарман районы Яхшыбай авылында урнашкан тарихи мәчет. 

Яхшыбай авылы мәчете
Нигезләнү датасы 1907
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Яхшыбай, Иске Кәшер авыл җирлеге[d], Сарман районы һәм Татарстан
Карта

Яхшыбай авылы мәчете тарихы үзгәртү

Ул 1907 нче елда сәүдәгәр Гыйрфан Мусин акчасына салынган. Аның беренче каты приход мәдрәсәсенең уку класслары өчен бирелгән. Биредә Шәйхелислам Хәмиди, Камил Вахитов кебек күренекле дин белгечләре, язучы Фатыйх Сәйфи-Казанлы укыткан. 1913 нче елда анда 120 шәкерт белем алган. Укыту яңача алып барылган. Икенче кат гыйбадәт кылу өчен файдаланылган. Мәчетнең берничә керү юлы, ике залы, манарасы булган. Төп керү юлы төньяк өлешенә урнашкан. Беренче катка төньяк һәм көньяк яклардан керү юллары ясалган, икенче каттагысы зур тәрәзә белән яктыртылган, декорацияләп, фигуралап эшләнгән, гадәти типтагы уңайлы мәчет була ул.Кайчандыр гөрләп торган, шәкертләр укыткан, мәдрәсәсе булган мәчет бит ул. Аны төзегәндә, бер ватык кирпеч кертмәгәннәр, измәсенә, тирә-яктан җыеп, йомырка кушып изгәннәр, дип сөйлиләр. Үземнән соң килгән буыннар да файдасын күрсен дип төзегәннәр аны. Хәзер дә стеналары бүген салынган төсле аның. Заманалар шаукымында аның манарасы югалган.

Мәчеттә укыткан шәхесләр үзгәртү

Яхшыбай авылында мәктәп – мәдрәсәне Мортаза, Гыйрфан Мусиннар үз хисабына тотканнар, мөгаллимнәргә дә хезмәт хакын үзләре биргәннәр.Ул 1905 нче елда сәүдәгәр Гыйрфан Мусин акчасына салынган . Биредә Шәхелислам Хәмиди, Камил Вахитов кебек күренекле дин белгечләре, язучы Фатыйх-Казанлы укыткан. 1913 нче елда анда 120 шәкерт белем алган. Укыту яңача алып барылган.


Мәчетне төзекләндерү үзгәртү

Таныклыклардан күренгәнчә, мәчет Мусиннар гаиләсе акчасына карап, тәрбияләнеп тотылган. 1908 нче елның маенда, мәсәлән, Мортаза Мусин мәчеткә 100 мең сум акча биргән.

Яхшыбай карьясенең Минзәлә өязе хаҗи Мортаза бин Фәтхуллаһ әл-Мөхсини (Мусин) үзенең сәламәтлегендә фарыз садакаларын – зәкят вә гошерләрен тиешенчә үтәүдән тыш нәфел садакадан да мәчет вә мәдрәсәләр төзеп аларны мөкәммәл тәрбия иткән. Үзенең яшәгән авылы Яхшыбайга 15000 сумга төшереп таштан (кызыл кирпеч) 2 катлы бер мәчет бина итеп, көзлектә генә тәмам иткән. Бу мәчетнең асты 34 аршин, дүрт бүлмәле мәдрәсәдер. Моннан башка бер таш, бер агач мәдрәсәсе дә булган.

2015 нче елның 29 нчы маенда Яхшыбай авылында да мәчет бинасын яңару эшләре башкарылды. Авылдашлар көче белән ул буялды, агартылды, ишегалдында агачлар киселде, чүпләр җыелды. Әлеге эшләрне Кашапова Фәрхинур апаның кызлары оештырдылар.

Бүгенге көндә анда авыл кибете, мәдәният йорты урнашкан.

Фотосурәтләр үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. https://yandex.ru/search/?text=%D0%AF%D1%85%D1%88%D1%8B%D0%B1%D0%B0%D0%B9+%D0%B0%D0%B2%D1%8B%D0%BB%D1%8B+%D0%BC%D3%99%D1%87%D0%B5%D1%82%D0%B5&lr=100516&suggest_reqid=912496240152871478566887836423429
  2. Сарман газетасы 17.04 2009 №30(9885)
  3. Сарман районы энциклопедиясе

Сылтамалар үзгәртү