И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты

Чуашстанның беренче вузы

И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты (рус. Чувашский государственный педагогический университет им. И. Я. Яковлева, чуаш. И. Я. Яковлев ячĕллĕ Чăваш патшалăх педагогика университечĕ) — Чуашстанның беренче милли югары уку йорты. Чабаксарда урнашкан.

И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты
Халыкара исем
I.Yakovlev CHSPU
Элеккеге исем
Чуаш дәүләт педагогика институты, ЧДПИ
Нигезләнгән 1930
Ректор Владимир Николай улы Иванов
Адрес 428000, Чабаксар, Карл Маркс ур., 38
Сайт chgpu.edu.ru
Баш уку корпусы
Объект культурного наследия народов РФ регионального значенияОбъект культурного наследия России регионального значения
рег. № 211410087110005 (ЕГРОКН)
объект № 2100289000 (БД Викигида)

ТарихҮзгәртү

Университетка 1930 елда нигез салына, БҮБК карары [1] һәм РСФСР ХКШ карары буенча 1930 елның октябрендә Чуаш дәүләт педагогика институты (рус. Чувашский государственный педагогический институт) буларак ачыла[2][3].
Республикада ачылган беренче югары уку йорты булып санала[3].

Институт составында түбәндәге бүлекчәләр эшли: физика-техника; иҗтимагый-сәяси, чуаш теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты секцияләре булган иҗтимагый-әдәби; агрономия; химия-биология; мәктәпкәчә яшьтәге; сәяси-агарту; хезмәт; шулай ук әзерлек курслары һәм Чуаш педагогика эшче факультеты.

1934 елда бүлекчәләр факультетлар итеп үзгәртеп корыла: тарих, тел һәм әдәбият, табигать фәннәре, физика-математика факультетлары. Шул ук елны институтта 1952 елга хәтле эшләгән Укытучылар институты окштырыла.

1950-елларда ЧДПИда Осип Мандельштамның хатыны язучы һәм лингвист Надежда Яков кызы Мандельштам(рус.) укыта.

РСФСР Министрлар Советы карары белән 1958 елда югары уку йортына чуаш педагог-мәгърифәтчесе Иван Яков улы Яковлев исеме бирелә [2].

1993 елдан биредә профессор Дюис Данил улы Ивлев(рус.) (Чуашстанның механика фәнни мәктәбенә нигез салучы) эшләгән.

Ректорлар (директорлар)Үзгәртү

  • июль 1930 — май 1931 — Ефрем Семён улы Чернов
  • 19311935Тимофей Григорий улы Григорьев
  • февраль 1935 — февраль 1937Сергей Спиридон улы Кутяшов
  • апрель 1937 — июль 1937, август—ноябрь 1942 — директор в.в.б. Александра Анемподист кызы Кондакова
  • июль 1937 — август 1938, 19441950 — Варфоломей Тихон улы Харитонов
  • август 1938 — июль 1939 — Моисей Самуил улы Нейман
  • июль 1939 — сентябрь 1940 — Владимир Иван улы Широков [4]
  • сентябрь 1940 — сентябрь 1941 — директор в.б. Антонин Василий улы Хрусталёв [5]
  • сентябрь — октябрь 1941, февраль — ноябрь 1942 — директор в.б. Николай Иван улы Бокарев
  • октябрь 1941 — февраль 1942 — Ян Георгий улы Авотин
  • ноябрь 1942 — апрель 1943 — Григорий Петр улы Булатов [6]
  • апрель 1943 — март 1944 — Павел Иван улы Волощенко
  • март—август 1944 — директор в.б. Зином Михаил улы Миловидов
  • 19501963 — Константин Евлампий улы Евлампьев [7]
  • 19631983 — Анатолий Семён улы Марков
  • январь 1983 — апрель 1984 — Гурий Николай улы Ахмеев[8]
  • 19841999 — Георгий Сидор улы Сидоров [9]
  • 19992011 — Георгий Николай улы Григорьев [10]
  • 2011 — май 2016 — Борис Гурий улы Миронов
  • 2016 елның 18 маеннан — ректор в.б. Владимир Николай улы Иванов [11]
  • 2017 елның 30 июленнән — Владимир Николай улы Иванов.

Университет бүгенҮзгәртү

Студентлар саны 5,5 мең кешедән артык. Университетта бакалавриатның 91 программасы, 4 специалитет программасы, 41 магистратура программасы буенча 10 факультетта югары һөнәри белем бирелә[12]. Хәзерге вакытта аспирантурада 9 фән тармагының 25 белгечлеге буенча аспирантлар әзерләнә.

Уку йортында «Педвузовец» газетасы, ВАКның «Вестник ЧГПУ им. И. Я. Яковлева», "Вестник ЧГПУ им. И. Я. Яковлева: Серия «Механика предельного состояния» [13] фәнни журналлары нәшер ителә.

Университетның Россия мәгарифендәге югары урыны РФ мәгариф министрлыгының рейтинг бәяләмәләре белән раслана.

Гыйльми-тикшеренү институтларыҮзгәртү

Россия мәгариф академиясе академигы Геннадий Никандр улы Волков исемендәге Этнопедагогика гыйльми-тикшеренү институты

ФакультетларҮзгәртү

  • Физика-математика факультеты
  • Чит телләр факультеты
  • Чуаш һәм рус филологиясе факультеты (2017 елның июненнән)
  • Технология-икътисад факультеты
  • Тарих, идарә һәм хокук факультеты (2017 елның июненнән)
  • Сәнгать һәм музыка белеме факультеты
  • Табигать фәннәре белеме факультеты
  • Психология-педагогика факультеты
  • Мәктәпкәчә яшьтәге һәм коррекция педагогикасы һәм психологиясе факультеты
  • Физик тәрбия факультеты

Гомумуниверситет кафедраларыҮзгәртү

  • Педагогика, психология һәм фәлсәфә кафедрасы
  • Чит телләр кафедрасы
  • Физик тәрбия кафедрасы

ИнфраструктураҮзгәртү

Университетның бина һәм корылмалары Чабаксарның ике административ районында — Ленин һәм Мәскәү районнарында һәм Чуашстанның Чабаксар районында урнашкан.
Өч уку корпусы, ике тулай торак һәм уку-көнкүреш комплексы (ашханә) Чабаксарның Карл Маркс, Кооператив, Президент булвары урамнары һәм Ремспублика мәйданы белән чикләнгән кварталда урнашкан.
Тагын ике уку корпусы, бассейн (физик тәрбия-сәламәтләндерү комплексы), стадион һәм агробиостанция Пирогов, академик А. Н. Крылов, Зелёный һәм Радужный урамнары белән чикләнгән кварталда урнашкан, бер үк адреска ия — Пирогов ур., 25[14].
Университетның калган корылмалары аерым урнашкан.

Уку корпусларыҮзгәртү

  • Баш уку корпусы, төбәк әһәмиятендәге архитектура һәйкәле (1956)[15] — кирпечтән төзелгән, дүрт катлы Ш-гә охшаган бина — Республика мәйданы ансамбленың әһәмитяле өлеше булып тора. Архитектор А. М. Крылов проекты буенча корылган (сталин архитектурасы үрнәге)[16]. Әлеге корпуста ректорат, фәнни китапханә (уку залы белән), гыйльми бүлекчәләр, Этнопедагогика гыйльми-тикшеренү институты, физика-математика факультеты, чит телләр факультеты, студентлар һәм укытучыларның һөнәри берлекләре комитетлары, И. Я. Яковлев музее урнашкан[17]; спорт һәм тантаналар заллары бар.
    Адрес: К. Маркс урамы, 38.
  • Икенче уку корпусы (1971) — кирпечтән корылган алты катлы бина. Корпуста сәнгать һәм музыка белеме факультеты (элекке музыкаль-педагогика һәм сәнгать-графика факультетлары), ана даны музее урнашкан[17]; имеется концертный (актовый) зал[18].
    Адрес: Президентс бульвары, 19.
  • Өченче уку корпусы (1988) — өч катлы кирпеч-панельдән корылган бина, эчке ишегалдысы бар, бер типтагы мәктәп проекты буенча төзелгән[19], институтка Чуаш АССР хөкүмәте карары белән тапшырылган[18]. Корпуста психология-педагогика факультеты, табигать фәннәре белеме факультеты, биология музее урнашкан[17]; имеются спортивный и актовый залы, столовая.
    Адрес: Пирогов урамы, 25.
  • Дүртенче уку корпусы (1988) — өч катлы кирпеч-панельдән корылган бина, балалар бакчаларының бер типтагы проекты буенча төзелгән, институтка 1998 елда тапшырылган. Корпуста мәктәпкәчә яшьтәге һәм коррекция педагогикасы һәм психологиясе факультеты урнашкан.
    Адрес: Шумилов урамы, 18А.
  • Бишенче уку корпусы (2003) — биш-алты катлы кирпеч бина. Корпуста чуаш һәм рус филологиясе факультеты, технология-икътисад факультеты, тарих, идарә һәм хокук факультеты, уку-җитештерү остаханәсе, университет тарихы музее, Василий Филипп улы Каховский исемендәге археология-этнография музее [17]; спорт һәм тренажерлар заллары, 2 тегү цехы урнашкан[18].
    Адрес: Президент бульвары, 19А.
  • Алтынчы уку корпусы (2005) — өч катлы кирпеч бина. Корпуста физик тәрбия факультеты урнашкан; өч спорт залы, велосипед базасы бар[18].
    Адрес: Пирогов урамы, 25.

Билгеле укытучыларҮзгәртү

Вузны тәмамлаучыларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Протокол №52 заседания президиума Всероссийского центрального исполнительного комитета XIV созыва от 10 июня 1930 г. // Государственный исторический архив Чувашской Республики. Ф. Р-202. Оп. 3. Д. 37. Л. 374–380.
  2. 2,0 2,1 Краснов Н. Г., Харитонов М. Г.. Чувашский государственный педагогический университет им. И. Я. Яковлева. Электронная Чувашская энциклопедия.
  3. 3,0 3,1 Максимова О.Г., Смирнов Ю.П.. Высшее профессиональное образование. Электронная Чувашская энциклопедия.
  4. Калинин А.И. {{{башлык}}} // Нижегородский университет : газета. — № 12 (2037).
  5. Фёдоров Ф. Ф.. Хрусталёв Антонин Васильевич.
  6. Булатов Григорий Петрович. әлеге чыганактан 2018-01-17 архивланды.
  7. Фёдоров Ф. Ф. Евлампьев Константин Евлампьевич // Электронная Чувашская энциклопедия
  8. Яковлев Г.А., Сергеев Т.С.. Ахмеев Гурий Николаевич.
  9. Сергеев Т. С. Сидоров Георгий Сидорович // Электронная Чувашская энциклопедия
  10. Максимова О. Г. Григорьев Георгий Николаевич // Электронная Чувашская энциклопедия
  11. Бойко С. С. Иванов Владимир Николаевич // Электронная Чувашская энциклопедия
  12. информация. // Сайт ЧГПУ им. И. Я. Яковлева
  13. Вестник Чувашского государственного педагогического университета им. И. Я. Яковлева. Серия: Механика предельного состояния
  14. Структура университета. әлеге чыганактан 2016-09-01 архивланды. //Сайт ЧГПУ им. И. Я. Яковлева
  15. Здание Чувашского государственного педагогического института им. И. Я. Яковлева. Регистрационный номер 211410087110005 // Единый государственный реестр объектов культурного наследия (памятников истории и культуры) народов Российской Федерации
  16. Муратов Н. И. Здание Чувашского государственного педагогического университета им. И. Я. Яковлева // Электронная Чувашская энциклопедия
  17. 17,0 17,1 17,2 17,3 Музеи ЧГПУ // Сайт ЧГПУ им. И. Я. Яковлева
  18. 18,0 18,1 18,2 18,3 Материально-техническая база ЧГПУ им. И. Я. Яковлева // Сайт ЧГПУ им. И. Я. Яковлева
  19. Рекомендации по проектированию нового поколения блоков-пристроек к существующим зданиям общеобразовательных школ, 2004 // База нормативной документации: www.complexdoc.ru

СылтамаларҮзгәртү