Хорватиядә ислам

Хорватиядә ислам (хорв. Islam u Hrvatskoj) — Хорватия территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Хорватия халкының (4 130 мең кеше) 1,50 % ы (64 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].

2013 елда төзелгән Риека мәчете

ТарихҮзгәртү

Ислам — тарафдарларының саны буенча Хорватиядә христианлыктан соң икенче урындагы дин. 2011 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, илнең 91,06 % халкы — христианнар, 1,47 % халкы — мөселманнар һәм 4,57 % ы — дини булмаган, атеистлар, агностиклар һәм скептиклар булып теркәлгән.

Ислам беренче тапкыр Хорватия җирләренә Госманлы империясе тарафыннан XVXVI гасырларда, бигрәк тә 14931593 елларда дәвам иткән йөзьеллык Хорват–госманлы сугышы(ингл.) вакытында кертелә. Бу чорда Хорватия корольлегенең кайбер өлешләре оккупацияләнә, күп кенә хорватлар (кайберләре әсирлеккә алынганнан соң яисә Дәвширмә(ингл.) сәясәте аркылы) ислам динен кабул итә.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Загреб мөфтие булып торган Исмәт Муфтичны (Ismet Muftić) сугыштан соң партизаннар, фашистларга хезмәт итүдә гаепләп, хөкем итә.

Югославиянең 1974 елгы Конституциясе мөселманнарны милләт буларак рәсми рәвештә тануга рөхсәт бирә. Мәсәлән, Җәмал Биедич (Džemal Bijedić), федераль премьер-министр—коммунист, милләте буенча «мөселман» һәм дингә карашы буенча «атеист» дип игълан ителгән.

ДемографияҮзгәртү

Хорватия мөселманнары (1931-2011)
Ел Сан
1931
  
4,000
1948
  
1,077
1953
  
16,185
1961
  
3,113
1971
  
18,487
1981
  
23,740
1991
  
43,486
2001
  
56,777
2011
  
62,977

Хорватия территориясендә мөселманнар 1931 елгы халык санын алу вакытында теркәлгән: аларның 1 239 ы Загребта, Хорватиядә 4 000 гә якын булган.

Мөселманнар санының үсеше:

  • 1948 елда 1 077 кеше
  • 1953 елда 16 185 кеше
  • 1961 елда 3 113 кеше
  • 1971 елда 18 487 кеше
  • 1981 елда 23 740 кеше
  • 1991 елда 43 486 кеше

Югославия таркалганнан соң, Хорватиядә мөселманнарның саны 19921996 елларда Босния сугышы(ингл.) вакытында һәм аннан соң күчеп килгән Босния мөселманнары исәбенә арта.

2001 елда Хорватиядә халык санын алу вакытында барлыгы 56 777 Ислам тарафдары (ягъни Хорватия халкының 1,3 % ы) булу ачыкланган.

2011 елда Хорватиядә 62 977 мөселман яши. Милләтләре буенча: босниялеләр (31 479), албаннар (9 594), чегәннәр (5 039), төрекләр (343), македониялеләр (217), каратаулылар (159) һәм башкалар (2 420)[2].

ОешмаҮзгәртү

Хорватиянең ислам җәмгыяте (Mešihat Islamske Zajednice u Hrvatskoj) дәүләт тарафыннан танылган[3].

Ислам мәдәни үзәге җитәкчесе (2012 елдан) — мөфти Газиз әфәнде Хәсәнович (Aziz ef. Hasanović). Хорватия Ислам җәмгыяте Босния һәм Герцеговина Ислам җәмгыяте бүлекчәсе (мөфтилек) булып санала, шуңа күрә Босния һәм Герцеговинаның югары мөфтие (рәис-үл-голәмә) Хөсәен Кавазовичны (Husein Kavazović) үз илендә мөселманнарның югары дини һәм мораль абруе буларак таный.

МәчетҮзгәртү

Төп мәкалә: Загреб мәчете

Хорватиядә беренче мәчет 1969 елда Гуньеда төзелә. Хорватиядә 4 мәчет һәм 2 ислам үзәге бар (Загребта һәм Риекеда).

Хорватия башкаласы Загребта урнашкан Аурупадагы иң зур мәчетләрнең берсе 1987 елда ачылган. Хорватия җирләре Госманлы империясе кул астында булганда, төрекләр тарафыннан басып алынмаган Загребта мәчет булмаган.

Мәчет проектын Босния архитекторлары Җәмал Селич һәм Мирза Голосе эшләгән. Манараның биеклеге 51 метр[4].

Риекадагы яңа мәчет 2013 елның маенда ачылган.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. STANOVNIŠTVO PREMA NARODNOSTI I VJERI, POPIS 2011
  3. Islam u Hrvatskoj - model za cijelu Evropu. balkans.aljazeera.net, 14.10.2014(хорв.)
  4. Turistička zajednica grada Zagreba. www.infozagreb.hr. 2018-09-23 тикшерелде.