Загреб мәчете

Загреб мәчете (хорв. Zagrebačka džamija) — Хорватия башкаласы Загреб шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Загреб мәчете — Аурупаның иң зур һәм иң матур яңа мәчетләреннән берсе.

Мәчет
Загреб мәчете
хорв. Zagrebačka džamija
Zagrebačka džamija.jpg
Ил Хорватия
шәһәр Загреб, Фолька районы
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре җәмигъ мәчет
Төп даталар:
1981 (төзелеш башланган)
1987 ( мәчет ачылган)
Халәте гамәлдә

ТарихҮзгәртү

Төп мәкалә: Хорватиядә ислам

Хорватия территориясендә Ислам Госманлы империясе вакытыннан билгеле булса да, ул заманда Загребта бер генә мәчет тә булмаган.

Серблар, хорватлар һәм словеннар корольлегендә 1916 елның 27 апрелендә ислам динен тану турында канун кабул ителгән.

1991 елның 25 июнендә бәйсезлек алган Хорватия дәүләте Ислам җәмгыятен рәсми рәвештә таныган[1].

2011 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Хорватия халкы 4 284 889 кеше тәшкил итә, аларның 1,47 % ы (62 977) — мөселманнар (босниялеләр, хорватлар, төрекләр, албаннар, төрбәшләр (мөселман македониялеләр), каратаулылар, чегәннәр).

Загребта мәчет төзелеше 1981 елда башланган. 1983 елда Шарҗә әмире шәех Солтан III бине Мөхәммәд әл-Касыйми Загребта Хорватия Ислам җәмгыятендә була. Ул мәчет төзелешенә 2,5 миллион АКШ доллары биргән[2]. Мәчет 1987 елда төзелеп бетә[3].

ТасвирламаҮзгәртү

Загреб мәчете — Хорватиядәге иң зур мәчет. Мәйданы 10 мең квадрат метр. Мәчет бинасында Әхмәд Смайловичның ислам урта мәктәбе һәм Ислам мәдәни үзәге урнашкан. 1992 елда эшли башлаган Әхмәд Смайловичның ислам урта мәктәбе — шәхси мәктәп (гимназия), урта мәктәпнең гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыра. Дәресләр хорват телендә үткәрелә[4].

Ислам мәдәни үзәге җитәкчесе (2012 елдан) — мөфти Газиз әфәнде Хәсәнович (Aziz ef. Hasanović). Хорватия Ислам җәмгыяте Босния һәм Герцеговина Ислам җәмгыяте бүлекчәсе (мөфтилек) булып санала, шуңа күрә Босния һәм Герцеговинаның югары мөфтие (рәис-үл-голәмә) Хөсәен Кавазовичны (Husein Kavazović) үз илендә мөселманнарның югары дини һәм мораль абруе буларак таный.

Мәчет проектын Босния архитекторлары Җәмал Селич һәм Мирза Голосе эшләгән. Манараның биеклеге 51 метр[5].

ФотогалереяҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү