Халыкара спорт ориентлашуы федерациясе


Халыкара спорт ориентлашуы федерациясе (ингл. International Orienteering Federation — кыскасы IOF) — спорт ориентлашуы буенча милли федерацияләрне берләштергән халыкара спорт оешмасы. IOF штаб-квартирасы Карлстад шәһәрендә (Швеция) урнашкан.

Халыкара спорт ориентлашуы Федерациясе
International Orienteering Federation
Штаб-квартира:

Карлстад шәһәре, Швеция

Оешма төре:

спорт ориентлашуы

Рәсми теле:

инглизчә

Җитәкчеләр
Президент

Эстония Лехо Халдна

Генераль секретарь

Америка Кушма Штатлары Том Холловел

Нигезләү
Нигезләү датасы

1961 елның 21 мае

https://orienteering.sport/

Тарих үзгәртү

 
IOF әгъзаләре

Халыкара спорт ориентлашуы федерациясе 1961 елның 21 маенда[1] Копенһагендагы конгресста оешты. Федерациянең беренче әгъзалары – 10 Европа иле – Болгария, ГДР, Дания, Маҗарстан, Норвегия, Финляндия, ФРГ, Чехословакия, Швейцария һәм Швеция булды.

Бүгенге көндә бөтен континентлардан да федерация әгъзалары булган илләр бар. 2016 елның гыйнварына әгъзаларның гомуми саны 80 иде. 1990-2010 елларда бу сан икеләтә артты. Азия, Көньяк һәм Үзәк Африкада интенсив үсеш күзәтелә. КАР озак вакыт Африкадагы бердәнбер IOF вәкиле булып торды, хәзер аңа тагын өч Африка федерацияләре кушылды – Кения, Сомали һәм Мозамбик.

Графикта 1961-2015 елларда әгъзаларның гомуми саны күрсәтелгән, шул исәптән даими әгъзалар (якынча 50) һәм provisional members – алдан сөйләшкән, вакытлы әгъзалар. Алдан сөйләшкән әгъзалык федерациягә алга таба яңарту мөмкинлеге белән чикләнгән вакытка бирелә. Бу вакыт эчендә IOF вәкиле (консул) илдә әлеге спорт төренең никадәр интенсив үсешен бәяли һәм киләсе конгресс әгъзалыкны яңартырга карар кыла.

Структурасы үзгәртү

 
IOF президенты Оке Якобсон (сулда) һәм IOFның элекке президентлары Бенгт Зальтин, Хайнц Чудин һәм Сью Харвей IOFның 50 еллыгын бәйрәм итүдә, 2011 елның 19 августында

IOF даими комитетлардан тора, аларның һәрберсе спорт ориентлашуының билгеле бер юнәлешен үстерү өчен җаваплы. IOF спорт ориентлашуы буенча бик күп халыкара ярышлар оештыра, шул исәптән спорт ориентлашуы буенча Дөнья чемпионаты. Штаб-квартира Финляндиянең Һельсинки шәһәрендә урнашкан. 1977 елда IOF Халыкара олимпия Комитеты тарафыннан танылды.

Халыкара спорт ориентлашуы федерациясе спорт ориентлашуының дүрт төре үсешен алып бара:

  • йөгереп (йөгереп ориентлашу)
  • чаңгыда (чаңгыда ориентлашу)
  • велосипедта (велосипедта ориентлашу)
  • төгәл ориентлашу (трейл-ориентлашу)
IOF президентлары[2]:

  Эрик Тобе (1961—1975)

  Лассе Хейдеман (1975—1982)

  Бенгт Зальтин (1982—1988)

  Хайнц Чудин (1988—1994)

  Сью Харвей (1994—2004)

  Оке Якобсон (2004—2012)

  Брайан Портеус (2012—2016)

  Лехо Халдна (2016—х.в.)

2012 елның 20 июлендә британияле Брайан Портеус ике еллык вакытка федерация президенты итеп сайланды. Пенсиясе аркасында вазифасын калдырган элекке президент швед Оке Якобсон спорт ориентлашуы үсешенә өлеш керткән өчен IOF мактаулы президенты (IOF Honorary President) итеп сайланды. Аның алдыннан Сью Харвей гына шундый хөрмәткә ия булды.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. From 1961 to 2011 – the IOF 50 years today. әлеге чыганактан 2011-06-26 архивланды. 2011-05-26 тикшерелгән.
  2. Past and present Councils. IOF. әлеге чыганактан 2012-04-13 архивланды. 2011-07-26 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү