Спорт ориентлашуы

Спорт ориентлашуы — катнашучылар спорт картасы һәм компас ярдәмендә тирә-юньдә урнашкан контроль пунктларны (КП) узарга тиеш булган спорт төре. Нәтиҗәләр дистанция узу вакыты (кайбер очракларда штраф вакытны исәпкә алып) яки җыелган баллар саны буенча билгеләнә[1] .

Контроль пункт призмасы — халыкара спорт ориентлашуы символы

Спорт ориентлашуы ярышлары, катнашучыларның җенесенә, яшенә яки осталык дәрәҗәсенә карап, төрле төркемнәр буенча формалашып, үткәрелә. Дистанция авырлыгы һәм аның озынлыгы җенес, яшь төркеменә һәм тирә-юньнең катлаулылыгына карап билгеләнә. Шул ук вакытта дистанция (маршрут) барлык катнашучылар өчен билгесез булырга тиеш, шул ук вакытта дистанция үзенә сәләтле һәм физик яктан яхшы әзер булган спортчы тарафыннан кичерелә алырлык кыенлыклар кертергә тиеш[2] .

ТарихҮзгәртү

 
КП ("призма")

Тирә-юньдә ориентлашу сәләте һәм осталыгы Борынгы дөнья чорларыннан кулланылган, әмма тарихи фактлар турында сөйләү Аурупаның төньяк илләренең хәрби ярышларыннан башлау хәерлерәктер. Спорт буларак ориенлашуның килеп чыгышын гадәттә XIX гасыр азагына бәйлиләр. Ул чакта Швеция, Норвегия һәм Бөек Британия хәрби гарнизоннары арасында ярышлар уза башлады.

Беренче массакүләм гражданнар ориентлашу ярышы Осло шәһәре (Норвегия) янында Thjalve спорт клубы тарафыннан 1897 елның 31 октябрендә уздырылды. Беренче тапкыр заманча ориентлашу ярышы 1918 елда узды. Стокгольм һәвәскәр спорт ассоциациясе президенты майор Эрнст Килландер, үзенең хәрби тәҗрибәсенә нигезләнеп, швед авылларының табигый мохитен яңа спорт төрендә кулланырга булды. Ул таулы-чокырлы җирдә ярыш уздырырга булды, ләкин йөгерүчеләр анда карта һәм компас ярдәмендә үз маршрутларын табарга һәм сайларга тиеш иде.

1934 елда ориентлашу спорт төре буларак Швейцария, ССРБ һәм Маҗарстанга таралды. Икенче бөтендөнья сугышы башында Швеция, Норвегия һәм Финляндиядә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен еллык ил чемпионатлары уза башлады.

1946 елда Скандинавия ориентчылар комитеты төзелде, бу халыкара хезмәттәшлеккә юл ача.

1949 елның маенда Швеция ориентлашу ассоциациясе тарафыннан Сандвикен шәһәрендә Халыкара конференциясе узды, анда унбер ил катнашты.

1960 елда Стокгольм төбәгендә җиде ил арасында Ачык халыкара ярышлар узды[3] .

1961 елның 21 маенда[4] Копенһагендагы конгресста Халыкара спорт ориентлашуы федерациясе (IOF) оешты. Федерациянең беренче әгъзалары – 10 Аурупа иле – Болгария, Чехословакия, Дания, ГДР, Финляндия, Маҗарстан, Норвегия, Швеция, Швейцария һәм ФРГ.

Спорт ориентлашуы төрләреҮзгәртү

 
Чаңгыда ориентлашу өчен карта өзеге. Чаңгы эзләре яшел төстә күрсәтелгән. Беренче сан – КПның тәртип номеры, икенчесе – призманың идентификацион номеры.

Йөгереп ориентлашуҮзгәртү

Йөгереп ориентлашу ярышлары күп төрле дисциплиналарда үткәрелә, мәсәлән: күрсәтелгән юнәлештә, сайлау буенча һәм хәтта маркерланган трассада. Йөгереп ориентлашу буенча дөнья чемпионатлары 1966 елдан бирле үткәрелә.

Чаңгыда ориентлашуҮзгәртү

Чаңгыда ориентлашу ярышлары чыдамлы кар капламы шартларында киләсе дисциплиналарда үткәрелә: күрсәтелгән юнәлештә, маркерланган трассада, Ориентатлон (Ski-O-thlon) — алдагы ике төрнең комбинациясе. Күрсәтелгән юнәлештә узучы ярышлар чаңгы эзләре күрсәтелгән махсус карта ярдәмендә үткәрелә, шулай ук ул картада чаңгы тизлегенә бәйле чаңгы эзләренең төрләре күрсәтелә (картада калынрак чаңгы эзләре – тизрәк). Чаңгыда ориентлашу буенча дөнья чемпионатлары 1975 елдан бирле үткәрелә.

Велосипедта ориентлашуҮзгәртү

Велосипедта ориентлашу ярышлары киләсе дисциплиналарда үткәрелә: күрсәтелгән юнәлештә, маркерланган трассада, сайлау буенча яисә бу төрләрнең комбинациясендә. Спорт картасында велосипед тизлегенә бәйле юл төрләре күрсәтелә. Велосипедта ориентлашу буенча дөнья чемпионатлары 2002 елдан бирле үткәрелә.

Төгәл ориентлашу (трейл-ориентлашу)Үзгәртү

Халыкара исеме Trail Orienteering (trail-О, шулай ук Pre-O, иске исеме "сукмаклар буенча ориентлашу") – карта ярдәмендә тирә-юньдәге хәлне төгәл аңлатудан торган спорт төре[5]. Катнашучылар контроль вакыт дәвамында (гадәттә бер-бер артлы) пунктлардан торган дистанцияне узалар, аларның һәрберсендә берничә призма (байраклар) урнашкан. Катнашучылар тирә-юньдәге призманың (байракларның) кайсысы картага һәм бирелгән легендага туры килүен билгеләргә һәм теркәп куярга тиеш (берсе дә булмаска мөмкин). Шул ук вакытта, тирә-юньдәге булган кайбер ориентирлар картада махсус күрсәтелмәскә мөмкин.

Катнашучыларга рөхсәт ителгән сукмаклардан (юллардан) яки тирә-юньнең маркерланган өлешендә генә йөрү рөхсәт ителә. Спортчы хәрәкәтен я җәяү (йөгереп), я велосипедта, я кул белән яки электр моторы белән йөри торган гарипләр коляскасында башларга мөмкин. Дистанция узу вакыты исәпкә алынмый, нәтиҗә дөрес җаваплар саны белән билгеләнә. "Тайм-КП" дип аталган кайбер контроль пунктларда карар итү вакыты өстәмә билгеләнә, әмма бу очракта контроль пунктлар арасын узу вакыты исәпкә алынмый.

Төгәл ориентлашу буенча дөнья чемпионатлары (World Trail Orienteering Championships — WTOC) 2004 елдан бирле үткәрелә. 2013 елдан дөнья чемпионаты программасына "Спринт" дисциплинасы кертелде. Спринт бары тик «Тайм-КП» гына тора.

Ярыш төрләреҮзгәртү

Күрсәтелгән юнәлештә ориентлашуҮзгәртү

Күрсәтелгән юнәлештә ориентлашудистанцияне билгеле бер тәртиптә узудан гыйбарәт. Старт вакытында (кайбер очракларда, стартка 1 минут кала) катнашучыга старт һәм финиш урыннары, КП һәм аларның бер-бер артлы булуын күрсәтүче сызыклар ясалган карта бирелә. Дистанцияне иң кыска вакытта узучы җиңүче итеп билгеләнә.

Спорт лабиринты ярышлары (ультраспринт) кечкенә мәйданчыкта, ясалма киртәләр арасында үткәрелә. Дистанция озынлыгы 100-500 м тәшкил итә, лабиринт карталары гадәттә 1:100 масштабына ия.

Сайлау буенча ориентлашуҮзгәртү

Сайлау буенча ориентлашу – дистанцияне теләсә нинди тәртиптә узудан гыйбарәт. Старт алдыннан һәр катнашучыга старт, финиш һәм КП ясалган карта бирелә. Мондый ярышларны ике вариант буенча үткәреп була:

  • Дистанцияне иң кыска вакытта һәм кирәкле сандагы КП/баллар белән старттан алып финишка кадәр узу;
  • Билгеле бер контроль вакытта иң күп балл/КП җыю. Контроль пунктларга, катлаулылыгына һәм ераклыгына карап, баллар бирелә, ә контроль вакыттан артып киткән өчен гадәттә, контроль вакыттан артып киткән һәр минут өчен нәтиҗәдән бер баллны алып, штраф билгеләнә.

Маркерланган трассада ориентлашуҮзгәртү

Маркерланган трассада ориентлашу – катнашучыга старт ясалган спорт картасы бирүдән гыйбарәт. Катнашучы, маркерланган трасса буенча узып, юлда очраган КП урнашуын картага кертә (энә яки махсус компостер белән). Финишта судьялар КП урнашуның билгеләү төгәллеген тикшерәләр һәм катнашучы хаталарына карап штраф билгелиләр. Штраф итеп өстәмә вакыт яки штраф әйләнешләр билгеләнергә мөмкин. Гомум алганда маркерланган трассада ориентлашу Рәсәйдә һәм элеккеге ССРБ илләрендә генә очрый.

Башка классификацияләрҮзгәртү

Ярышларны башка критерийлар буенча да аералар:

  • Ярышларның узу вакыты (көндезге, төнге);
  • Спортчыларның үзара бәйләнеше (индивидуаль, эстафета, төркем);
  • Стартны оештыру ысулы (аерым, гандикап, гомуми);
  • Нәтиҗәләрне исәпләү (шәхси, шәхси-команда, команда);
  • Конкурс нәтиҗәләрен билгеләү ысулы белән (бер, күп, квалификация).

Кирәк-яракларҮзгәртү

 
Чаңгычы күкрәгенә беркетелгән планшет белән карта
  • Компас (махсус);
  • Карта (Спорт картасы мәкаләсен кара);
  • Легендалар – кабул ителгән символлар белән тирә-юньдә урнашкан КП җентекле тасвирламасы;
  • Билгеләү өчен электрон чиплар (гадәттә SFR, SportIdent, Emit ширкәт чиплары);
  • Аяк киеме (шиповки);
  • Фонар (төнге ориентлашу өчен);
  • Планшет – чаңгыда һәм велосипедта ориентлашу өчен махсус җиһаз;
  • Чаңгы һәм таяклар (чаңгыда ориентлашу өчен);
  • Велосипед (велосипедта ориентлашу өчен);
  • Спорт кәчтүме.

Рәсәй спорт ориентлашуыҮзгәртү

Рәсәйдә Рәсәй спорт ориентлашуы Федерациясе төзелде[6], һәм "Рәсәй азимуты" массакүләм ярышлары үткәрелә.

Рәсәй спортчылары дөнья ориентлашу элитасында нык урнаштылар, ориентлашуның бөтен төрләре буенча уздырылган биек дәрәҗәле ярышларда иң кыйммәтле медальләрен яуладылар. Монда Рәсәй спорт тарихындагы казанышларның берничәсе:

 
2008 елгы Дөнья чемпионатында көмеш медальләр яулап алган хатын-кызлар эстафета командасы. Сулдан уңга: Т. Рябкина, Ю. Новикова, Г. Виноградова

1994 елда Иван Кузьмин Дөнья чемпионатында җиңгән беренче Рәсәй ориентчысы булды. Бу Италиядәге чаңгыда ориентлашу буенча Дөнья чемпионаты, спринт дистанциясе иде. Соңыннан, Иван Кузьмин Рәсәй ориентчыларыннан иң беренче булып Рәсәйнең мактаулы спорт остасы исеменә лаек булды.

2005 елда Руслан Грицан велосипедта ориентлашу буенча Дөнья чемпионатында (Баньска-Быстрица, Словакия) алтын медаль яулап алган беренче Рәсәй ориентчысы булды. Моннан тыш, ул бу чемпионатта берьюлы ике алтын медаль яулады: урта һәм ерак дистанцияләрдә.

2008 елда Чехиядә узган Дөнья чемпионатында Андрей Храмов, Швейцария спортчысы Даниэль Хабманны нибары 2 секундка узып, спринтта алтын медаль яулап адңы.

2011 елда Дмитрий Кучеренко Франциядә трейл-ориентлашу буенча Рәсәйдә беренче дөнья чемпионы булды[7].

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү