Фәния Габидуллина

Фәния Габидуллина, Фәния Равил кызы Габидуллина (кыз фамилиясе Сәетгәрәева, 1957 елның 4 марты, ССРБ, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Наҗытамак) — шагыйрә, журналист, РФ һәм БР язучылар (2009), журналистлар (1999) берлекләре әгъзасы. Наҗар Нәҗми (2016) һәм Фатих Кәрим (2017, Бәләбәй районы) исемендәге әдәби премияләр лауреаты. БР атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2008). БР язучылар берлеге рәисе урынбасары, берлекнең татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе (2013 елдан).

Фәния Габидуллина

Тугач бирелгән исеме: Фәния Равил кызы Габидуллина
Туу датасы: 4 март 1957(1957-03-04) (67 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Наҗытамак
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, журналист
Иҗат итү еллары: 2001-х. в.
Юнәлеш: публицистика, шигърият, проза
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: татар теле
Премияләр: Наҗар Нәҗми премиясе
Фатих Кәрим премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Фәния Габидуллина

1957 елның 4 мартында Башкортстан АССР Дүртөйле районы Наҗытамак авылында туган[1]. Әсән авылы урта мәктәбен (1974), Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1979) тәмамлаган. Бер ел Казанда 10нчы интернат-мәктәптә пионер әйдаманы, татар теле укытучысы булып эшли. 1980 елда Уфага килеп, приборлар төзү заводының 58нче урта техник училищесы комсомол оешмасы сәркатибе булып эшли. 19852013 елларда «Кызыл таң» гәҗитендә: корректор, 1997 елдан хәбәрче, 2007 елдан әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире. 2013 елдан БР язучылар берлеге рәисе урынбасары, берлекнең татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе.

Иҗаты үзгәртү

Беренче шигырьләре «Акчарлак» әлманахының ике чыгарылышында (2001, 2004, Уфа: Китап) басыла. «Таң кызы» (2001, Уфа, Китап), «Күңелем җимешләре» (2007, Уфа: Китап) исемле шигырьләр җыентыклары, «Язмышлар ярында» (2007, Уфа: Китап) публицистика китабы нәшер ителә. Республика матбугатында басылган Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич, Наҗар Нәҗми һ. б. әдипләр, язучы-юбилярлар, башкалада һәм районнарда узган тантаналар турында мәкаләләр, күренекле шәхесләр (Фәридә Кудашева, Габдрахман Кадыйров, Сәйфи Кудашның кызы Сөембикә Кудашева, Салават Низаметдинов һ. б.) белән интервьюлар, шулай ук популяр җырлар авторы. Наҗар Нәҗмигә багышланган шигырьләрдән тупланган «Җырның булмый соңлаганы» җыентыгының (2015) төзүче-туплаучысы[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2008 — БР атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре
  • 2016 — Наҗар Нәҗми исемендәге премия
  • 2017 — Фатих Кәрим исемендәге премия (Бәләбәй районы)[3]

Әдәбият үзгәртү

  1. Фәния Габидуллина. «Мәйдан», 2017 ел, апрель, 25-31нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү