Фёдор Толбухин
Фёдор Иван улы Толбухин (1894-1949) – ССРБ гаскәр башлыгы, Советлар Берлеге Маршалы, Советлар Берлеге Каһарманы (үлгәч), Югославия Халкы Каһарманы, Болгария Халык Җөмһүриятенең каһарманы (үлгәч), "Җиңү" ордены кавалеры.
Фёдор Толбухин | |
---|---|
Туган телдә исем | Фёдор Иван улы Толбухин |
Туган | 16 июнь 1894 Ярославль губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 17 октябрь 1949 (55 яшь) Мәскәү |
Үлем сәбәбе | шикәр авыруы |
Күмү урыны | Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d] |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Әлма-матер | М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d] |
Һөнәре | гаскәр башлыгы, маршал |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Беренче бөтендөнья сугышы, Русия ватандашлар сугышы, Алман-совет сугышы, Вторая советско-финская война[d] һәм Иранская операция[d] |
Бүләк һәм премияләре | , "Җиңү" ордены кавалеры һәм бүтән |
Хәрби дәрәҗә | ССРБ маршалы[d], ыштап капитаны, камбриг[d], комдив[d], генерал-майор[d], генерал-лейтенант, генерал-полковник[d] һәм әрме янаралы[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1894 елда Ярославль губернасында крестьян гаиләсендә туган.
Беренче бөтендөнья сугышында 1915 елдан Көньяк-Көнбатыш фронтында рота белән җитәкчелек итә, шуның өчен Изге Анна һәм Изге Святослав орденнарына лаек була.
Февраль инкыйлабыннан соң полк комитеты рәисе булып сайлана.
1918 елның августыннан Кызыл Гаскәргә керә. Ватандашлар сугышында Төньяк һәм Көнбатыш фронтларында хезмәт итә.
1921 елда Кронштадт фетнәсен бастыруда катнаша.
Бөек Ватан сугышы
үзгәртү- 1941, август -декабрь – Кавказ арты фронтының штаб башлыгы
- декабрь 1941 — гыйнвар 1942: Кавказ фронтының штабы башлыгы
- гыйнвар — март 1942: Кырым фронтының штабы башлыгы
Керич-Феодосия десант операциясенең планын эшкәртә.
1942 – 1943 елда Сталинград фронтында 57-нче гаскәр белән җитәкчелек итә.
1943 – 4-нче Украин фронты белән җитәкчелек итә.
1944 елдан – 3-нче Украин фронты белән җитәкчелек итә.
Сталинград сугышында, Румыния, Болгария, Югославия, Маҗарстан, Австрияне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша.
Толбухин җитәкчелегендәге төп операцияләр
үзгәртү- Курск сугышында Миусс операциясе, июль — август 1943
- Донбасс операциясе, август — сентябрь 1943.
- Мелитополь операциясе, сентябрь — ноябрь 1943.
- Кырым операциясе, апрель — май 1944.
- Ясс-Кишенәү операциясе, август 1944.
- Бүкрәш-Арад операциясе, сентябрь 1944 .
- Белград операциясе, октябрь 1944.
- Апатин-Капошвар операциясе, ноябрь — декабрь 1944
- Будапешт операциясе, декабрь 1944 — февраль 1945
- Балатон саклану операциясе, март 1945
- Вена операциясе, март — апрель 1945
Истәлек
үзгәртүТолбухин истәлегенә Одессада, Винницада, Белградта, Волгоградта, Казанда, Знаменскидә, Калининградта, Кишенәүдә, Кировоградта, Конотопта, Краснодарда, Мәскәүдә, Түбән Новгородта, Новосибирскидә, Новочеркасскидә, Пермьдә, Рыбинскидә, Харьковта, Акмәсҗиттә һәм башка калаларында урамнар исемләнә.
1990 елга кадәр Болгариядә урнашкан Добрич шәһәре Толбухин дип аталган.
Әдәбият
үзгәртү- Храпченков В. К. Солдат Отчизны в маршальских погонах. Ярославль: Нюанс, 2005. 380, [3] с.: ил., портр., карты. (60 лет Великой Победы).
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. Т.2. М.:Воениз.1988
- Кузнецов П. Г., Маршал Толбухин [1894-1949]. — М., 1966.
- Мальцев Е. Е. В годы испытаний. — М.: Воениздат, 1979
- Народни хероји Југославије, «Партизанска књига» Љубљана, «Народна књига» Београд, «Побједа Титоград», 1982. година