Удмурт мифологиясе

Удмурт мифологиясеудмуртларның мифологик карашлары тупланмасы. Гомуми финн-угыр мифологиясе өлеше.

Генезис үзгәртү

Удмурт мифологиясенең үсеш нигезе булып финн-угыр мифологиясе тора. Финн-угыр һәм прапермь тел уртаклыклары таралу белән үз удмурт мифологиясе формалаша башлаган. Үз формалашу барышында ул башта Иран телле дала халыкларының (скифлар, сарматлар, аланнар), ә соңыннан төрки күмә халыклар йогынтысын кичергән аеруча Идел болгарларның, һәм, ахыр чиктә, б.э. 2 меңьеллык уртасыннан удмуртларның рухи мәдәнияте Борынгы Рус дәүләте һәм руслар тарафыннан гаять зур йогынты кичерә башлаган, ул XVII-XIX гасырларда удмуртлар христианизациясе вакытында тагын да көчәйгән. Удмурт мифологиясенә Исламның һәм Христианлыкның йогынтысын тасвирлаганда, кайбер галимнәр дини синкретизм турында сөйли. Шулай итеп, удмурт мифологиясендә берничә катлам аерып була:

  • Финн-угыр (күк Илаһы, җир артыннан чуму турында миф (?)).
  • Иран (үгез, ат культы).
  • Төрки мөселман (уңай һәм тискәре Илаһның антагонизмы).
  • Рус халык христианлыгы.

Шул ук вакытта җир артыннан чуму турында борынгы финн-угыр космогоник мифы удмуртларда сакланып калмыйча, күрше халыклардан я христианлаштыру вакытында кабат алынган булырга мөмкин булган дигән фараз бар.

Пантеон үзгәртү

Финн-угыр берлеге вакытыннан ук сакланып калган удмуртларның иң борынгы Илаһы булып күк Ходае Инмар тора. Инмардан башка тыгын берничә иң олы Илаһ булган — Кылдысин, Куазь, Инву, һәм сүз бер Илаһ (Инмар) эпитетлары турында, әллә аерым Илаһлар турында барганы билгеле түгел. Хосусан, гадәттә удмуртларның мәҗүси догалары (Удмурт телендә: куриськон) «Остэ Инмаре, Кылдысине, Куазе…» сүзләре белән башланган. Инву — «күк дымы» — ул яңгыр чагылышы, ул җир эшкәртү өчен аеруча әһәмиятле булган. Иң олы Илаһ Инмарга антагонист-Илаһ каршы тора, ул Ислам йогынтысы астында Шәйтан белән тәңгәлләштерергә башлаган. Удмуртларның баш Илаһын эзләү мөгаен уңыш белән тәмамлана алмас — андый Илаһ булмаган. Мәсәлән, этнограф Г. Е. Верещагин андый диеп башта воршудны, ә аннан соң — Нюлэсмуртны санаган. Д. Н. Островский карашы буенча удмуртларда өч төп Илаһ булып Инмар, Кереметь һәм Шайтан булган, ә Н. Г. Первухин раслаганча бу Инмар, Кылдысин һәм Куазь булган. П. Н. Луппов Инмар, Кылдысин һәм Кереметь (Луд) триадасы турында сөйләгән. Бары тик Ислам һәм Христианлык йогынтысы астында беренче планга Инмар чыга, ул практик рәвештә Ходае белән кушыла.

Н. Г. Первухин карашы буенча удмуртларның иң олы Илаһлар триадасы (Инмар, Кылдысин һәм Куазь) дөньяның өчлек бүленешенә тәңгәл килә (күк, һава пространствосы һәм җир), һәм кайбер хәзерге заман галимнәр шул караш яклы. Хәзерге заман өйрәнүчесе В. С. Чураков Первухинның карашы белән ризалашмый һәм Инмар, Кылдысин һәм Куазь — ул удмуртларның бер иң Олы Илаһның төрле исемнәре һәм эпитетлары дип саный. Удмурт ышануларында әһәмиятле урынны воршуд — ыруның беренче бабасы, яклаучысы алып торган.

Мифик җанварлар үзгәртү

Удмурт мифологиясендә аскы рухлар бик күп: Вумурт — су иясе, Гидмурт — абзар иясе, Нюлэсмурт — урман рухы, Тӧлпери — җир рухы, Коркамурт — йорт иясе, Ягпери — наратлык иясе, Лудмурт — басу һәм кыр рухы, һ.б. Иҗтимагый-икътисади мөнәсәбәтләр үсү белән аскы рухларның исемнәренең икенче өлеше мурт «кеше» еш кузё «хуҗа»га алыштырылган булган. Кешегә дошман булган, зыян, бәла һәм авырулар китерә торган җанварлар күп булган. Палэсмурт «ярым-кеше» кебек мифик кеше аерым тора. Борынгы заманда, удмуртларның риваятьләре буенча җирдә алыплар — Алангасарлар һәм Зэрпаллар яшәгән.

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар
Өйрәнүләр