Куа́зь (Квазь) — удмуртларның традицион ышануларында һава торышы һәм атмосфера күренеше белән бәйле иң олы Илаһларның берсе. Әкиятләр персонажы («Квазьның яраткан шәхесе» һ.б.). Яңгыр бирүчесе булган. Н. Г. Первухин фикере буенча Куазь — җир һәм күк арасында пространствоның ягъни атмосфераның һәм атмосфера күренешләренең хөкемдары.[1]. Шулай да, Илаһка табыну бик чикле булган һәм аның функцияләре ахыргача аңлаешлы түгел.

Исем этимологиясе үзгәртү

В. Е. Владыкин фикере буенча Куазь финн-угыр периодына карый[2]: манси телендә: kwores «күк», Нуми-Куорез — урта күк өчен җаваплы мифологик шәхес[3]. А. С. Бутолин һәм аны яклаган В. С. Чураков фикеренчә Куазь исеме ике удмурт сүзе — куа һәм азь кушылуыннан килеп чыккан. Ягъни Куазь исемен «куала (дога йорты) алдында торучы» дип тәрҗемә итәргә мөмкин (удмурт телендә: куа «дога кылу йорты» һәм азь «алдында»). Мөгаен Куазь эпитетын башкача итеп әйтү удмуртларда соңыннан югалтылган дога кылу йортлары “куа” алдында потларны кую практикасы булганда пәйда булган.[4]. В. В. Напольских бу ике этимологияне дә инкарь иткән: беренчесен фонетик авырлыкларга күрә, икенчесен ул артык халык-этимологик һәм семантик тартылган булганга күрә. Илаһның табынуын исәпкә алып (аның табынуының әз таралганын һәм функцияләрнең ачык аңлаешлы булмаганын), В. В. Напольских “куазь” өчен «табигать, һава торышы» мәгънәсен беренчел, ә аның теоним буларак кулланышын икенчел дип санаган.[5]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Первухин Н. Г. Эскизы преданий и быта инородцев Глазовского уезда. Эскиз I. Вятка, 1888. С. 3.
  2. Владыкин В. Е. Религиозно-мифологическая картина мира удмуртов. Ижевск: Удмуртия, 1994. С.103.
  3. Uotila T. E. Zur Geschichte des Konsonantismus in den permischen Sprachen // MSFOu, LXV, Helsinki, 1933. S. 350.
  4. Чураков В. С. Размышления о «вотской вере» (к проблеме удмуртского Олимпа) // Материалы межрегиональной научно-практической конференции «Материальная и духовная культура народов Урала и Поволжья: История и современность». Глазов, 2005. С. 83-84.
  5. Сообщение В. В. Напольских на форуме «Молекулярная генеалогия»

Сылтамалар үзгәртү