Инма́рУдмурт мифологиясендә иң олы Илаһ (яки аның эпитеты), барлыкка китерүче Илаһ. Христианлаштырудан соң Ходай Ата исеме. Инмар — демиург, бөтен яхшының барлыкка китерүчесе, Кереметка (Лудка, Шайтанга) каршы тора. Финнарның Ильмариненына, чирмешләрнең Йынына (инверсия) һәм комиларның Енына тугандаш. Инмарга яхшы һава торышы һәм уңыш турында дога кылалар. Инмар белән беррәттән ом удмуртларның традицион ышануларында иң олы Илаһлар булып шулай ук Кылдысин, Куазь, Инву торалар.

Мифлар үзгәртү

Дөньяны барлыкка китерү вакытында Керемет (Луд, Шайтан, Вукузё), Инмар кушуы буенча Дөнья Океанына чумаган һәм авызында алып килеп төптән җирне алып килгән. Җирнең бер өлешен Керемет яшереп куйган, әмма җир Инмар кушуы буенча үсә башлагач ул аны төкерергә мәҗбүр булган — шулай итеп тигез җирдә таулар пәйда булган.[1]. Башта Инмар алып (алангасарларны) барлыкка китергән һәм бары тик шуннан соң кешеләр пәйда булган, ә алыплар юк булган. Христианлык таралу белән Инмарның образы Ходай Ата образы белән кушыла, тәңгәл туры килгән итеп мифология дә бик көчле христиан йогынтысына дучар була.

Исем этимологиясе үзгәртү

XIX гасырда ин+мар «күк-нәрсә» этимологиясе иң таралган булган. И. Н. Смирнов Инмар сүзен бозылган Инмурт «күк кешесе» дип санарга тәкъдим иткән.[2]. По версии М. Г. Атаманов юрамасы буенча Инмар сүзе (удмурт телендә: ин(м) «күк» һәм ар «кеше» ( болгар теленнән) кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән.[3]. Хәзерге вакытта иң кабул ителгән булып Б. А. Серебренников гипотезасы тора.[4], аны В. С. Чураков хуплаган. [5]: Инмар сүзендә борынгы в слове Инмар сохранился древний суффикс -*r суффиксы сакланып калган, ә сүз үзе финн-пермь күк Ходае (*ilmar, Ильмаринен белән чагыштырыгыз) исеменнән килеп чыккан.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Примечания үзгәртү

  1. Сотворение великанов и людей (удмурты)
  2. Смирнов И. Н. Вотяки. Казань, 1890. С. 206.
  3. Атаманов М. Г. Происхождение теонима Инмар ‘бог’ в удмуртском языке // Г. Е. Верещагин и этнокультурное развитие народов Урало-Поволжья. Ижевск, 2004. С. 179.
  4. Серебренников Б. А. Историческая морфология пермских языков. Москва, 1963. С. 144.
  5. Чураков В. С. Размышления о «вотской вере» (к проблеме удмуртского Олимпа) // Материалы межрегиональной научно-практической конференции «Материальная и духовная культура народов Урала и Поволжья: История и современность». Глазов, 2005. С. 83-84.

Сылтамалар үзгәртү