Инву́ (удмурт телендә: «Күк дымы») — удмуртларның традицион ышануларында иң олы Илаһның эпитеты. Инву сүзе җир эшкәртү хезмәте өчен алкышлы һава торышын бирә торган иң олы Илаһның эпитеты булып тора. Инву сүзенең мәгънәсе үтә күренмәле — ул удмурт ин «күк» һәм ву «дым, су» сүзләреннән килеп чыга һәм «Күк дымы» буларак тәрҗемә ителә.[1]. Удмуртларның традицион ышануларында шулай аталган «Инву эзләү җыры» бар (удмурт телендә: Инву утчан гур). Бу дога гөсләдә уйнап тантаналы итеп башкарылган булган. Ул дога башкарудан соң шундук яки шул вакытта яңгыр булып яуган Ходай алкышын чакырырга тиеш булган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Чураков В. С. Размышления о «вотской вере» (к проблеме удмуртского Олимпа) // Материалы межрегиональной научно-практической конференции «Материальная и духовная культура народов Урала и Поволжья: История и современность». Глазов, 2005. С. 83-84.

Сылтамалар үзгәртү