Лудму́рт (удмурт телендәː болын иясе, кыр иясе) — Удмурт мифологиясендә кырлар һәм басулар өчен җаваплы мәхлукат. Лудмурт ак төсле кием кигән баладан биек булмаган кечкенә кеше кыяфәтендә булган дип фараз ителгән. Ул хайваннарны саклаган, чәчүлекләрне караган. Аның табигатенең шундый ике төрлелеге "луд" сүзенең басу да, кыр да дигәнне аңлатканга бәйле.[1]. Басуда ул башак биеклегендә, болында чирәм биеклегендә. Нюлэсмуртның бер туганнарының берсе яки аның свитасында тора.[2]. Лудмуртка көтүне көтелә торган урынга чыгарганга кадәр дога кылганнар һәм аны хайванны бүреләрдән һәм башка кыргый хайваннардан сакларга һәм якларга сораганнар. Кайвакыт Лудмуртны Мушвозьмась (удмурт телендәːбал корлтарын яклаучы) дип атаганнар.[3].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Слово луд было заимствовано в праудмуртский из балто-славянского языка именьковцев, ср. рус. лядо. Интересно при этом наличие у русских мифологического персонажа ляд, см.: Напольских В. В. Балто-славянский языковой компонент в Нижнем Прикамье в сер. I тыс. н. э. // Славяноведение. 2006. № 2.
  2. Первухин Н. Г. Эскизы преданий и быта инородцев Глазовского уезда. Эск. I. Вятка, 1888. С. 87.
  3. Первухин Н. Г. Эскизы преданий и быта инородцев Глазовского уезда. Эск. II. Вятка, 1888. С. 96-97.

Әдәбият үзгәртү

  • Владыкин В. Е. Религиозно-мифологическая картина мира удмуртов. Ижевск: Удмуртия, 1994.