Тыркын
Татар балалар уеннары.jpg
Уенчылар саны
3-5
Уйнау урыны
саф һавада
Физик активлык
бер аякта сикерү

Тыркын [1] (икенче исеме «Класслар») — татар балалар уены.

ТарихыҮзгәртү

 
Emmanuel Duverger картинасы, 1901
 
Уенның вариантлары

Әлеге уенны күптәннән (Аурупада урта гасырлардан ук, Русиядә XIX гасыр ахырыннан) һәм төрле кыйтгаларда уйныйлар. Һәр халыкта үз варианты сакланган. Татарча вариантның да берничә төре (атамасы) бар: «Сигез чыек» (Төмән өлкәсе Вагай районы Кәминкә авылы), «Чәкән», «Өй салу» (ТР Теләче районы, Яшел Үзән районы) һ.б.

Уенга әзерлекҮзгәртү

Тигез җирлек өстендә ян-яклары 2 × 4 м булган турыпочмаклык сызыла (асфальтта акбур белән, җир өстендә таяк белән). Турыпочмаклык бер яктан 2 тигез кисәккә, икенче яктан 4 тигез кисәккә («класс»ларга) бүленә. Сигезенче «класс»тан соң «ут» ясала (классның ⅓ е хәтле итеп уң якта тугызынчы турыпочмаклык сызыла (ТР Сарман районы), яки ярымәйләнә формасында ясала).

Уенның тәртибеҮзгәртү

Чират буенча беренче уенчы кулына яссы йомры таш (яки хоккей шайбасы-алка) ала һәм аны беренче «класс»ка урнаштыра (куя, ыргыта). Бер аягында сикергәләп, беренче «класс»ка керә һәм аяк очы белән тибеп, ташны икенче «класс»ка күчерә (шудыра). Шушы тәртиптә барлык сигез (ун...) «класс»ны да үтеп чыкса, уенны икенче «класс»тан башлый (ташны икенче «класс»ка урнаштыра). Беренче «класс»ны бер аякта сикереп үтә, ташны икенче «класс»тан алып китә. Аннары өченче «класс»тан башлап китә. Әгәр дә барлык «класс»ларны үтеп чыкса, «имтихан» тапшыра: күзен йомып, «класс»ларны үтә, әгәр сызыкларга басмый үтә алса, «класс»ларга аркан борыла һәм баш аркылы ташны «класс»ларга ыргыта. Ыргыткан ташы төшеп урнашкан «класс» аның «өе» дип игълан ителә. Уен барлык «класс»лар да кемнеңдер «өе» булып беткәнче дәвам итә. Кайсы уенчының «өй»ләре күбрәк җыела – ул җиңүче була.

Уен кагыйдәләреҮзгәртү

  • Уенчыга аяк белән ташка икедән артык тибәргә ярамый, артык типсә - уеннан туктап, чиратын башкага бирә.
  • Уенчы ке тапкыр типкәннән соң да таш киләсе «класс»ка күчмәсә, уеннан туктап, чиратын башкага бирә.
  • Уенчының типкән ташы сызык өстендә туктаса яки урнашырга тиешле «класс»ына эләкмәсә, уеннан туктап, чиратын башкага бирә.
  • Уенчының чираты яңадан әйләнеп килгәч, туктап калган «класс»ыннан дәвам итә.
  • Уенчы аягы белән тибеп шудырган таш «ут»ка эләксә, уенчы яна (бер «өе» дә калмый), уенны өр-яңадан башларга тиеш була.
  • Уенчы, «имтихан» биргәндә (күз йомып, «класс»тан «класс»ка күчкәндә), сызыкка басса, уеннан туктап, чиратын башкага бирә. Чираты әйләнеп килгәч, аңа тагын бер мөмкинлек бирелә, әгәр бу юлы да ялгышса, шулай ук «яна», уенны өр-яңадан башлый.
  • Уенчы «имтихан» биргәндә, ыргыткан ташы «ут»ка эләксә, яки бөтенләй турыпочмаклыктан читкә китеп төшсә, шулай ук «яна», уенны өр-яңадан беренче «класс»тан башлый.
  • Уенчы үз «өендә» ике аягына да басып ял итә ала.
  • Башка уенчылар, кемнеңдер «өе» янына килеп җиткәч, «Хуҗа өйдәме?» - дип сорарга тиеш. Хуҗа: «Өйдә»,- дип җавап бирсә, уенчы ташын аның «өенә» тибеп кертә, үзе дә (бер аякта гына) керә ала. Хуҗа: «Өйдә юк», дип әйтсә, уенчы ташны аның «өенә» кертмичә, көчлерәк тибеп, аның аркылы алдагы «класс»ка шудырырга тиеш, үзе дә бер аякта килеш, аның «өен» сикереп үтә.

Уенның мәгънәсеҮзгәртү

Баланың тормышында өйнең никадәрле әһәмиятле булуы ассызыклана. Өй - якланган урын, анда хәвеф-хәтәрдән сакланасың, рәхәтләнеп ял итә аласың, дигән төшенчә сеңдерелә.

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Афанасьева Э.М. Детские «домики»: обрядово-архетипные основы игры. Китапта: Фольклор как форма творчества. Томск, 2005.
  2. Байбурин А.К. Ритуал в традиционной культуре. Структурно-семантический анализ восточнославянских обрядов. СПб., 1993.
  3. Осорина М.В. Секретный мир детей в пространстве мира взрослых. СПб., 1993.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. «Тыркын» - «бер аякта сикерү» сүзеннән (сүзлектән)