Акбур — ак төстәге йомшак таш; төзелеш һәм буяу материалы; бер әйберне, яссылык өстен аклау, агарту яки сыйныф тактасында язу, сызу, язу өчен кулланыла; химия, резина, кәгазь һ.б. сәнәгать өлкәләрендә кулланылучы йомшак таш.

Җиңелчә цементланган утырма, калып, вак кальцит бөртекләреннән, карбонат су үсемлекләре - кокколитофоридлар һәм фораминифералар тышчасыннан, сирәк кенә кремний, пирит һәм фосфорит конкрецияләреннән гыйбарәт.

Төсе ак яки саргылт. Катылыгы 1-дән ким. Тыгызлыгы 2690-2720 кг/м3, күзәнәклелеге 44-50%. Үзенчәлекле билгеләре - йомшаклыгы, ватык урынның кытыршы, балчыксыл булуы. Акбур җылы диңгезләрнең 30 дан алып 500 метрга кадәр тирәнлектә утырма тәшкил иткән ярты каты ләмнәре рәвешендә була. Саф төре акбур системасының югары катламнарында ешрак очрый. Акбур утырмаларының иң зур полосасы Аурупада таралган, иң калын урыны Харковь шәһәре районында 600 м тәшкил итә.