Туймазы
Туймаз́ы (рус. Туймазы) — Башкортстанның Туймазы районы үзәге, 1960 елдан шәһәр статусына ия. 65,9 мең кеше яши. Үсән елгасы буена урнашкан.
Туймазы | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 1912 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Туймазы районы |
Административ-территориаль берәмлек | Туймазы районы |
Халык саны | 68 349 (2021)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 120 метр |
Мәйдан | 43 км² |
Почта индексы | 452750 |
Рәсми веб-сайт | tujmazy.ucoz.ru |
Беренче язма телгә алу | 1912 |
Җирле телефон коды | 34782 |
Туймазы Викиҗыентыкта |
Тарихи мәгълүматлар
үзгәртүТөзелеп килүче Бөгелмә – Уфа тимер юлы станциясе буларак 1912 елдан билгеле. Исеме – Туймазы елгасыннан.[2]
1923 елның маенда волостьларның эреләтүе барышында Төмәнәк, Түбән Зәет, Атнагол һәм Югары Бишенде волостьлары бер Атнагол волостенә берләштерелә, үзәге итеп Туймазы станциясе бистәсе тәгаенләнә.
1930 елдан – Туймазы районы үзәге. 1937 елда эшчеләр бистәсе статусын ала. Шул ук елда Кандыр һәм Туймазы районнарына бүленә, 1956 елда кире берләштерелә.
Туймазы шәһәренә һәм районы язмышына хәлиткеч тәэсир нефть ятмаларының табылуы ясый. 1944 елда Нарыш авылы янында (хәзерге Октябрьский) девон катламнары ачыла. Шул ук елда Туймазыда махсус геофизик экспедиция оештырыла.
Халык
үзгәртү1917 елда станция Төмәнәк вулысына карый.
1939[3] | 1959[3] | 1967[4] | 1970[3] | 1979[3] | 1986[4] | 1987[5] | 1989[3] | 1992[4] | 1996[4] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
9220 | ↗22 996 | ↗31 000 | ↗36 721 | ↗43 658 | ↗52 000 | ↗54 000 | ↗58 408 | ↗60 800 | ↗63 700 |
1998[4] | 2000[4] | 2001[4] | 2002[3] | 2003[4] | 2005[4] | 2006[4] | 2007[4] | 2008[6] | 2009[7] |
→63 700 | ↘63 400 | ↘63 200 | ↗66 687 | ↗66 700 | ↘66 300 | ↘65 900 | ↘65 600 | ↗65 706 | ↗65 750 |
2010 | 2011[4] | 2012[8] | 2013[9] | 2014[10] | 2015[11] | 2016[12] | 2017[13] | 1 гый 2018[14] | 1 гый 2019[15] |
↗66 836 | ↘66 800 | ↗66 924 | ↗67 088 | ↗67 587 | ↗68 037 | ↗68 340 | ↗68 410 | ↘68 256 | ↗68 587 |
2020[16] | 2021[1] | ||||||||
↘68 246 | ↗68 349 |
2002 елгы сан алу буенча Туймазыда иң күбе татарлар яши (44,2%). Чынлыкта бу сан тулы түгел. 25,3% башкорт итеп язылган, руслар – 27,7%.
Мәдәният
үзгәртү1990 елда Туймазыда Татар драма театры эшли башлый. Ул Башкортстанда икенче профессиональ татар театры.
Дин
үзгәртү- Православие
- Инҗил инануы христианнары чиркәве
- «Счастливая» чиркәве
- Яңа Апостол чиркәве
Танылган шәхесләр
үзгәртү- Наилә Миңнеханова (1955), шагыйрә.
- Рәис Сәлахов (1960―2018), 2000―2018 елларда Югорск шәһәре (ХМАО) башлыгы (мэр). Югорск шәһәренең мактаулы гражданы (2018).
- Алмас Шәйхулов, телче.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Сайт Туймазинского района. История, archived from the original on 2017-07-05, retrieved 2011-07-05
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ 4,00 4,01 4,02 4,03 4,04 4,05 4,06 4,07 4,08 4,09 4,10 4,11 Народная энциклопедия «Мой город». Туймазы
- ↑ Народное хозяйство СССР за 70 лет — Москва: ЦСУ РСФСР. — 766 бит
- ↑ 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов — Росстат, 2013. — 528 бит
- ↑ Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 года — Москва: Росстат, 2017.
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2020 года
Сылтамалар
үзгәртү- Рәсми сайт 2019 елның 30 гыйнвар көнендә архивланган.