Тирәкле (Нуриман районы)

Нуриман районында торак пункт (Башкортстан, Россия)

Тирәкле (баш. Тирәкле, рус. Тирякле) ― Башкортстанның Нуриман районында урнашкан торак пункт, авыл (1982―2014 елларда дача бистәсе). 2014 елдан административ үзәге Никольское авылы булган Никольское авыл советы авыл җирлеге составына керә.
Почта индексы ― 452444. ОКАТО коды ― 80245820005.

Тирәкле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Никольский сельсовет[d][1]
Почта индексы 452444
Карта

Атамасы үзгәртү

Атамасы авыл янында Сәрвә елгасына кушылган Тирәкле елгасы (башка исеме Тереклинский) атамасы буенча бирелгән.

Тарих үзгәртү

Архив чыганакларыннан алынган мәгълүматлар буенча, авыл 1873―1875 елларда Вятка губернасыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнгән. Күчеп килгән крестьяннар алпавыт Морозовтан җир сатып алалар һәм Тереклинский пүчинкәсе (бүгенге Тирәкле авылы) булдыралар. Салдыбаш кушылдыгы Сәрвә елгасы янында урнашкан Тереклинский пүчинкәсендә 1895 елда 29 йорт һәм 161 кеше исәпкә алынган, 1905 елда 39 йортта 156 кеше яшәгән. 1920 елда 46 йортта 244 кеше булган. [2] Авылда руслар яшәгән. [3]

1984 елда авылны Башкортстан АССРның торак пунктлары реестрыннан чыгаралар, ләкин авыл яшәвен дәвам итә – торак пункт ике дистә ел дача бистәсе булып санала. 2011 елда халык җыенында дача бистәсенә торак пункт (авыл) статусы бирү өчен кирәкле документлар җыярга карар кабул ителә. [4]

2013 елда БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай пленар утырышында «Башкортстан Республикасының Нуриман районында географик объект төзү турында» закон проекты карала. [5]

Торак пункт (авыл) статусы РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 25 февралендәге 143нче номерлы «Башкортстан Республикасындагы географик объектларга исемнәр бирү турында» карары белән бирелгән. Авыл халкы шәхси ярдәмче хуҗалыкларын милеккә рәсмиләштерү мөмкинлеге алган. Башкортстанның ике авылына (икенчесе ― Мәләвез районы Канбулат?! авылы) исем бирү турында карарны Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев имзалаган. [6]

2014 елдан административ үзәге Никольское авылы булган Никольское авыл советы авыл җирлеге составына керә.

Халкы үзгәртү

Халык саны
2014
0

2013 елда авылда даими рәвештә бер гаилә яшәгән, калганнары язгы, җәйге һәм көзге чорда килеп тора. [7]

Географик урыны үзгәртү

Ара[8]
  • Район үзәгенә (Кызылъяр) кадәр ― 23 км
  • Авыл җирлеге үзәгенә (Никольское) кадәр ― 11 км
  • Якындагы тимер юл станциясенә (Иглин) кадәр ― 73 км

Хезмәт мәшгульлеге үзгәртү

Җирле халык мөгезле эре терлек үстерү, бакча участокларын эшкәртү, яшелчә культуралары үстерү, умартачылык белән шөгыльләнә. [7]

Дин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ОКТМО
  2. История деревни Терекла. Татары без границ
  3. Тереклинский / Русские деревни. Нуримановский район. Генеалогия и архивы(рус.)
  4. Олеся Ахмадова. Как живешь, деревня? nuriman.pro, 20.09.2021(рус.)
  5. В Нуримановском районе возродят деревню Тирякле. rb7.ru, 29.05.2013(рус.)
  6. В республике стало на 2 населенных пункта больше. Башкирское спутниковое телевидение, 05.03.2014(рус.)
  7. 7,0 7,1 В Нуримановском районе возродят деревню Тирякле.(үле сылтама) Единоличник.рф, 29.05.2013(рус.)
  8. Административно-территориальное устройство Республики Башкортостан: Справочник / Сост. Р. Ф. Хабиров. — Уфа: Белая Река, 2007. — 416 с. — 10 000 экз. — ISBN 978-5-87691-038-7.
  9. Ашрам «Сарва» в деревне Тереклы ― место проведения ретритов. ВКонтакте(рус.)

Сылтамалар үзгәртү