Канбулат (Мәләвез районы)

Мәләвез районы торак пункты (Башкортстан, Россия)

Канбулат (баш. Ҡанбулат, рус. Канбулатово) ― Башкортстанның Мәләвез районындагы торак пункт, авыл. XVIII гасырда нигезләнгән. 1992 елда Башкортстанның торак пунктлары реестрыннан чыгарылган. 2013 елда тергезелгән. 2014 елдан административ үзәге Җиргән авылы булган Җиргән авыл советы авыл җирлеге составына керә.
Почта индексы ― 453880. ОКАТО коды ― 80 241 830 010.

Канбулат
Нигезләнү датасы 1730
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Зирганский сельсовет[d][1]
Халык саны 0 (2013)
Почта индексы 453880
Карта

Географик урыны үзгәртү

Агыйдел елгасының уң ярында Җиргән авылы каршында урнашкан. Авылдан көнчыгышта Җиргәнтау[d] тавы урнашкан.

Тарих үзгәртү

Авылга 1730 елда Канбулат исемле юрматы кешесе нигез салган.[2]

V ревизия (1795 ел) мәгълүматлары буенча, авылда 11 йорт булган, анда 73 кеше яшәгән. 64 елдан соң анда 27 йортта 136 кеше була. 5 гаиләдә ике никахлы кешеләр теркәлгән.

Авыл кешеләре 1917 елга кадәр 168 пот көзге, 464 пот язгы бодай чәчкәннәр. Барлык халыкка 588 ат, 458 мөгезле терлек, 23 сарык, 4 кәҗә туры килә. Хуҗалыкларда барлыгы 42 умарта булган. [3]

1920―1950 елларда авылда башлангыч мәктәп эшләгән. Бөек Ватан сугышында егермедән артык канбулатлы һәлак булган. Сугыштан соң авыл халкы аерым колхоз булып санала, соңрак Җиргәннең бер өлешендә оештырылган СССРның 50 еллыгы исемендәге колхозга кушыла.

1970-елларда Канбулат авылы халкының күпчелеге Җиргән һәм Йомак авылларына күчә, чөнки авылга «перспективасыз авыл» дип мөһер сукканнар. Район советы президиумы карары белән Канбулат 1992 елда Башкортстанның торак пунктлары реестрыннан төшерелә.

Авыл 2013 елда яңадан тергезелгән. [4]

Торак пункт (авыл) статусы РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 25 февралендәге 143нче номерлы «Башкортстан Республикасындагы географик объектларга исемнәр бирү турында» карары белән бирелгән. Авыл халкы шәхси ярдәмче хуҗалыкларын милеккә рәсмиләштерү мөмкинлеге алган. Башкортстанның ике авылына (икенчесе ― Нуриман районы Тирәкле авылы) исем бирү турында карарны Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев имзалаган. [5]

2014 елдан административ үзәге Җиргән авылы булган Җиргән авыл советы авыл җирлеге составына керә.

Халык үзгәртү

Халык саны
1795185919922013
7313600

Хезмәт мәшгульлеге үзгәртү

Халык умартачылык һәм яшелчәләр үстерү, йорт кошлары, вак мөгезле терлекләр үрчетү, бакчачылык белән шөгыльләнә.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү