Тамбов губернасы
Тамбов, Тамбов[2] губернасы (рус. Тамбовская губерния) — Россия империясенең, РСФСРның һәм ССРБның административ берәмлеге.
| ||
Ил | ||
---|---|---|
Статус | ||
Административ үзәк | ||
Нигезләү датасы | ||
Юкка чыгару датасы | ||
Халык саны (1926) |
2 726 914 кеше[1] | |
Мәйдан |
58 511 квадратная верста | |
Географиясе
үзгәртүТамбов губернасы төньякта Владимир һәм Түбән Новгород губерналары белән, көнчыгышта Пенза һәм Сарытау губерналары белән, көньякта Воронеж губернасы белән, көнбатышта Воронеж, Орёл, Рязань һәм Тула губерналары белән чиктәш булган.
Тарих
үзгәртүXVIII йөзнең башына кадәр бу җирләр Казан сарае приказы карамагында булганнар. 1708 елда беренче губерналарга бүлү нәтиҗәсендә Ялатма, Кадым һәм Төмән Казан губернасына каратылганнар, Тамбов, Шацк, Козлов, Добрый, Сокольск, Лебедянь, Романов, Демшинск, Усман һәм Борисоглебск исә Азак губернасына каратылганнар. 1719 да бөтен Тамбов төбәге Азак губернасы составына кертелә һәм ике вилаятькә (Тамбов һәм Шацк) бүленә. Тамбов вилаяте Тамбов, Козлов, Добрый һәм Борисоглебскны үз эченә алган, Шацк вилаятенә баш шәһәреннән тыш Төмән, Кадым һәм Ялатма кергән булганнар. Лебедянь Елец вилаяте составында, Усман һәм Демишинск — Воронеж вилаяте составында булган. 1779 елда 15 (Борисоглебск, Гвозды, Ялатма, Кадым, Кирсанов, Козлов, Лебедянь, Липецк, Моршанск, Новохопёрск, Спасск, Тамбов, Төмән, Усман, Шацк) өяздән гыйбарәт булган Тамбов калгайлыгы (наместниклыгы) оештырылган.[3]
Тамбов губернасы 1796 елда Тамбов калгайлыгын үзгәртеп кору юлы белән барлыкка килгән. 1803 дән 1923 елга кадәр губерна чикләре һәм эчке бүленеше үзгәрешсез булып кала биргән. 1923 елда Ялатма, Спасск һәм Шацк өязләре Рязань губернасына күчкән, Төмән (Темников) өязе исә Түбән Новгород, Пенза һәм Рязань губерналары арасында бүленгән, Усман өязе һәм Борисоглебск өязенең 1 вулысы Воронеж губернасына күчерелгән; губернас составына Задонск өязенең 3 вулысы һәм Новохопёрск өязенең 9 вулысы кертелгән.
1920–1921 елларда биредә Ватандашлар сугышының бер өлеше булган көчле крестьян күтәрелеше булып үткән. Аны бастырыр өчен, Тухачевский җитәкчелегендәге ЭККГ чәстләре баш күтәрүчеләргә каршы хәтта химик корал (тончыктыргыч газ) да кулланган.[4][5]
1928 дә губерна бетерелгән, территориясе Үзәк кара туфраклы өлкәсе составына кертелгән.
Халык
үзгәртү1897 | 1926 |
---|---|
2 562 677 | 2 726 914 |
Туган тел буенча состав, 1897: рус теле — 95,48 %, мордва телләре — 3,34 %, татар теле — 0,63 %, украин теле — 0,22 %.[6]
Дини состав, 1897: православлар — 98,52 %, мөселманнар — 0,63 %, искейолачылар — 0,55 %.
Милли состав, 1926: руслар — 99,13 %, украиннар — 0,47 %.[1]
Эчке бүленеш
үзгәртү№ | Өяз | Өяз үзәге (халык саны) | Мәйдан, чакрым² |
Халык саны [7](1897), кеше |
---|---|---|---|---|
1 | Борисоглебск өязе | Борисоглебск (22309) | 6515,7 | 306715 |
2 | Ялатма өязе | Ялатма (4578) | 3570,8 | 141027 |
3 | Кирсанов өязе | Кирсанов (9331) | 6033,6 | 263102 |
4 | Козлов өязе | Козлов (40297) | 5888,6 | 337603 |
5 | Лебедянь өязе | Лебедянь (12774) | 2939,0 | 144822 |
6 | Липецк өязе | Липецк (20524) | 2940,1 | 164350 |
7 | Моршанск өязе | Моршанск (26458) | 5910,8 | 270392 |
8 | Спасск өязе | Спасск (6439) | 3573,0 | 121366 |
9 | Тамбов өязе | Тамбов (48015) | 8511,4 | 422498 |
10 | Төмән өязе | Төмән (5399) | 4701,0 | 138350 |
11 | Усман өязе | Усман (9986) | 4125,8 | 209910 |
12 | Шацк өязе | Шацк (13840) | 3800,7 | 163895 |
Губернада туган танылган татар шәхесләре
үзгәртү- Һади Такташ (Спасск өязе Сыркыды авылы, 1901–1931) — язучы.
- Фәхрелислам Агиев (Төмән өязе Тенеш авылы, 1887–1938) — балалар язучысы.
- Мөхәммәтша Мамин (Спасск өязе Горенка авылы, 1905–1943) — язучы, әдәби тәнкыйтьче.
- Әмин Тынчеров (Ялатма өязе Бостан авылы, 1907–1980) — сәяси эшлекле, ТАССР Халык кәмисәрләре Шурасы рәисе (1938–1940).
- Хафиз Палютин (Төмән өязе Югары Пешли авылы, 1896–1937) — сәяси эшлекле, ТАССР прокуроры-юстиция халык комиссары (1926–1928).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_26.php?reg=356
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2022-05-22
- ↑ https://docviewer.yandex.ru/?url=ya-disk-public%3A%2F%2FW%2B1J4KjZ5X935j%2BEzXdGVUIkDYLIKb2L7%2B0esO2xEQ0%3D&name=SNM_Tambovskaya_1866.pdf&c=561fb63afb6b
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-11-17, retrieved 2015-10-12
- ↑ http://community.livejournal.com/beloe_dvijenie/345616.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97.php?reg=72
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_gub_97.php?reg=42