Сәет Шәрәфиев, Сәет Минһаҗ улы Шәрәфиев, рус. Шарафеев Саид Мингазович (1906 — 1975) — ТАССР ХКШ рәисе (1943-1946), ТАССР министрлар шурасы рәисе (1946-1950; 1957-1959).

Сәет Шәрәфиев
Туган телдә исем Сәет Минһаҗ улы Шәрәфиев
Туган 3 гыйнвар 1906(1906-01-03)
Вятка губернасы Алабуга өязе Песәй авылы
Үлгән 29 гыйнвар 1975(1975-01-29) (69 яшь)
Казан
Яшәгән урын Зур Кызыл урам, 57Б[d][1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Хәдичә Әхмәт кызы (1909-1975)
Балалар уллары Илгиз (1928), Владимир[2](1938);
кызлары Саяра (1929), Сәкинә (1933)
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены
Сәет Шәрәфиев
10 нчы ТАССР ХКШ — министрлар шурасы рәисе
Вазыйфада
1943 ел – 1950 ел
Аңа кадәр Сөләйман Гафиятуллин
Дәвамчысы Миргарифан Азизов
ТАССР министрлар шурасы рәисе
Вазыйфада
1957 ел – 1959 ел
Аңа кадәр Миргарифан Азизов
Дәвамчысы Габделхак Әбдерәзәков
Туган 3 гыйнвар 1906(1906-01-03)
Алабуга өязе, Нократ губернасы, Россия империясе
Үлгән 29 гыйнвар 1975(1975-01-29) (69 яшь)
Казан, РСФСР, СССР

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
С.М. Шәрәфиев

1906 елның 3 гыйнварында Вятка губернасы Алабуга өязе (хәзерге Менделеевск районы) Песәй авылында туган. Алабуга педагогия техникумының 3 курсын (1925), ВКП (б) ҮК каршындагы өлкә комитетларының беренче сәркатипләре, өлкә башкарма комитетлары, министрлар шуралары рәисләре өчен курсларны (1951), читтән торып ВКП (б) ҮК каршындагы югары фирка мәктәбен (1954) тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

  • I, II, IV чакырылыш Татарстан АССР югары шурасы депутаты.
  • I-III, V чакырылыш ССРБ югары шурасы депутаты.

Кызыклы факт үзгәртү

1937 елның көзендә, ТАССР ХКШ рәисе һәм урынбасарлары төрмәдә утыру сәбәпле, 30 яшендә финанс халык комиссары булган С. Шәрәфиевка хөкүмәт документларына кул куярга туры килә. Хатыны, кулга алсалар дип, көн саен эшкә озатканда, иренең кулына алмаш кием һәм катырмач салынган төенчек тоттырып озата торган була[5].

Чыганаклар үзгәртү

  1. Сәет Шәрәфиев. «Гасырлар авазы-Эхо Веков», 1998, № 3/4.
  2. Государственная власть СССР. Высшие органы власти и управления и их руководители. 1923—1991гг. Историко-биографический справочник (сост. В.И.Ивкин). М.: «Российская политическая энциклопедия» (ОССПЭН).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. М. Даутов Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1969.
  2. Владимир Иванович Артемьев — тәрбиягә алган уллары
  3. Ватанның тугрылыклы уллары
  4. «Звезда Поволжья», 30.06.2014
  5. Б.Ф. Солтанбәковның «Семен Игнатьев. Свет и тени биографии сталинского министра» китабыннан(үле сылтама)