Спорт ориентлашу

Спорт ориентлашуы — катнашучылар спорт картасы һәм компас ярдәмендә тирә-юньдә урнашкан контроль пунктларны (КП) узарга тиеш булган спорт төре. Нәтиҗәләр дистанция узу вакыты (кайбер очракларда штраф вакытны исәпкә алып) яки җыелган баллар саны буенча билгеләнә[1] .

Контроль пункт призмасы — халыкара спорт ориентлашуы символы

Спорт ориентлашуы ярышлары, катнашучыларның җенесенә, яшенә яки осталык дәрәҗәсенә карап, төрле төркемнәр буенча формалашып, үткәрелә. Дистанция авырлыгы һәм аның озынлыгы җенес, яшь төркеменә һәм тирә-юньнең катлаулылыгына карап билгеләнә. Шул ук вакытта дистанция (маршрут) барлык катнашучылар өчен билгесез булырга тиеш, шул ук вакытта дистанция үзенә сәләтле һәм физик яктан яхшы әзер булган спортчы тарафыннан кичерелә алырлык кыенлыклар кертергә тиеш[2] .

 
КП ("призма")

Тирә-юньдә ориентлашу сәләте һәм осталыгы Борынгы дөнья чорларыннан кулланылган, әмма тарихи фактлар турында сөйләү Аурупаның төньяк илләренең хәрби ярышларыннан башлау хәерлерәктер. Спорт буларак ориенлашуның килеп чыгышын гадәттә XIX гасыр азагына бәйлиләр. Ул чакта Швеция, Норвегия һәм Бөек Британия хәрби гарнизоннары арасында ярышлар уза башлады.

Беренче массакүләм гражданнар ориентлашу ярышы Осло шәһәре (Норвегия) янында Thjalve спорт клубы тарафыннан 1897 елның 31 октябрендә уздырылды. Беренче тапкыр заманча ориентлашу ярышы 1918 елда узды. Стокгольм һәвәскәр спорт ассоциациясе президенты майор Эрнст Килландер, үзенең хәрби тәҗрибәсенә нигезләнеп, швед авылларының табигый мохитен яңа спорт төрендә кулланырга булды. Ул таулы-чокырлы җирдә ярыш уздырырга булды, ләкин йөгерүчеләр анда карта һәм компас ярдәмендә үз маршрутларын табарга һәм сайларга тиеш иде.

1934 елда ориентлашу спорт төре буларак Швейцария, ССРБ һәм Маҗарстанга таралды. Икенче бөтендөнья сугышы башында Швеция, Норвегия һәм Финляндиядә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен еллык ил чемпионатлары уза башлады.

1946 елда Скандинавия ориентчылар комитеты төзелде, бу халыкара хезмәттәшлеккә юл ача.

1949 елның маенда Швеция ориентлашу ассоциациясе тарафыннан Сандвикен шәһәрендә Халыкара конференциясе узды, анда унбер ил катнашты.

1960 елда Стокгольм төбәгендә җиде ил арасында Ачык халыкара ярышлар узды[3] .

1961 елның 21 маенда[4] Копенһагендагы конгресста Халыкара спорт ориентлашуы федерациясе оешты. Федерациянең беренче әгъзалары – 10 Аурупа иле – Болгария, Чехословакия, Дания, ГДР, Финляндия, Маҗарстан, Норвегия, Швеция, Швейцария һәм ФРГ.

Спорт ориентлашуы төрләре

үзгәртү
 
Спорт картасы (мисал)
 
Чаңгыда ориентлашу өчен карта өзеге. Чаңгы эзләре яшел төстә күрсәтелгән. Беренче сан – КПның тәртип номеры, икенчесе – призманың идентификацион номеры.

Йөгереп ориентлашу

үзгәртү

Йөгереп ориентлашу ярышлары күп төрле дисциплиналарда үткәрелә, мәсәлән: күрсәтелгән юнәлештә, сайлау буенча һәм хәтта маркерланган трассада. Йөгереп ориентлашу буенча дөнья чемпионатлары 1966 елдан бирле үткәрелә.

Чаңгыда ориентлашу

үзгәртү

Чаңгыда ориентлашу ярышлары чыдамлы кар капламы шартларында киләсе дисциплиналарда үткәрелә: күрсәтелгән юнәлештә, маркерланган трассада, Ориентатлон (Ski-O-thlon) — алдагы ике төрнең комбинациясе. Күрсәтелгән юнәлештә узучы ярышлар чаңгы эзләре күрсәтелгән махсус карта ярдәмендә үткәрелә, шулай ук ул картада чаңгы тизлегенә бәйле чаңгы эзләренең төрләре күрсәтелә (картада калынрак чаңгы эзләре – тизрәк). Чаңгыда ориентлашу буенча дөнья чемпионатлары 1975 елдан бирле үткәрелә.

Велосипедта ориентлашу

үзгәртү

Велосипедта ориентлашу ярышлары киләсе дисциплиналарда үткәрелә: күрсәтелгән юнәлештә, маркерланган трассада, сайлау буенча яисә бу төрләрнең комбинациясендә. Спорт картасында велосипед тизлегенә бәйле юл төрләре күрсәтелә. Велосипедта ориентлашу буенча дөнья чемпионатлары 2002 елдан бирле үткәрелә.

Төгәл ориентлашу (трейл-ориентлашу)

үзгәртү

Халыкара исеме Trail Orienteering (trail-О, шулай ук Pre-O, иске исеме "сукмаклар буенча ориентлашу") – карта ярдәмендә тирә-юньдәге хәлне төгәл аңлатудан торган спорт төре[5]. Катнашучылар контроль вакыт дәвамында (гадәттә бер-бер артлы) пунктлардан торган дистанцияне узалар, аларның һәрберсендә берничә призма (байраклар) урнашкан. Катнашучылар тирә-юньдәге призманың (байракларның) кайсысы картага һәм бирелгән легендага туры килүен билгеләргә һәм теркәп куярга тиеш (берсе дә булмаска мөмкин). Шул ук вакытта, тирә-юньдәге булган кайбер ориентирлар картада махсус күрсәтелмәскә мөмкин.

Катнашучыларга рөхсәт ителгән сукмаклардан (юллардан) яки тирә-юньнең маркерланган өлешендә генә йөрү рөхсәт ителә. Спортчы җәяү (йөгерү), яисә велосипедта, яисә кул яки электр моторы белән идарә ителгән бер инвалид коляскасында башларга мөмкин. Ябылган дистанция исәпкә алынмый, нәтиҗә дөрес җаваплар саны белән билгеләнә. "Вакыт-КП" дип аталган кайбер тикшерү пунктларында карар кабул итү вакыты өстәмә языла, ләкин бу очракта да тикшерү пунктлары арасындагы хәрәкәт вакыты исәпкә алынмый.

  1. Комиссиия по Правилам ФСО России. Правила соревнований по спортивному ориентированию (pdf). Федерация спортивного ориентирования России. әлеге чыганактан 2011-02-23 архивланды. 2009-09-26 тикшерелгән.
  2. Правила вида спорта "Спортивное ориентирование". Утверждено приказом Минспортуризма России от «02» апреля 2010 г. № 278
  3. Peter Palmer, «The Complete Orienteering Manual», 1998
  4. From 1961 to 2011 – the IOF 50 years today. әлеге чыганактан 2011-06-26 архивланды. 2011-05-26 тикшерелгән.
  5. Международные правила по Trail-O