Солтан Раев

кыргыз язучысы

Солтан Раев, Солтан Аким улы Раев (кырг. Султан Акимович Раев, 1958 елның 13 июле, СССР, Кыргыз ССР, Ош өлкәсе, Кара-Су районы, Жоош) ― язучы, драматург, 2008 елдан Евразия Язучылар берлеге әгъзасы. 2022 елның 31 мартыннан Төрки халыклар мәдәнияте халыкара оешмасы (ТҮРКСОЙ) генераль сәркатибе. Кыргыз Республикасының мәдәният министры (2005―2006; 2013―2014). Кыргыз Республикасының 2нче класслы дәүләт хезмәте киңәшчесе, Кыргыз Республикасының Токтогул исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007), Кыргыз Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2009), Кыргыз Республикасының халык язучысы (2011).

Солтан Раев
ТҮРКСОЙ генераль сәркатибе
Вазыйфага керешкән
2022 елның 31 марты
Аңа кадәр Дүйсен Касеинов[d]
Кыргыз Республикасының
мәдәният, мәгълүмат һәм туризм министры
Вазыйфада
2013 – 2014
Кыргыз Республикасының
мәдәният министры
Вазыйфада
2006 – 2007
Туган 13 июль 1958(1958-07-13) (66 яшь)
СССР, Кыргызстан ССР, Ош өлкәсе, Кара-Су районы[d], Жоош
Белем Йосыф Баласагуни исемендәге Кыргыз милли университеты[d]

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1958 елның 13 июлендә Кыргызстан ССР Ош өлкәсе Кара-Су районы Жоош авылында туган. «Журналистика» белгечлеге буенча Кыргыз милли университетын тәмамлаган.

Хезмәт юлы

үзгәртү

1984―1989 елларда ― «Кыргызстан маданияты» газетасы хәбәрчесе.

1989―1991 елларда ― «Асаба» газетасының баш мөхәррир урынбасары.

1991―2002 елларда ― «Кыргыз Руху» газетасының баш мөхәррире.

1994 елда ― Канзас университетының (АКШ) журналистика һәм иҗтимагый коммуникацияләр факультеты стажеры.

2002―2004 елларда ― Кыргыз Республикасының мәгариф һәм мәдәният министры урынбасары.

2002―2004 елларда ― Азатлык радиосының сәяси күзәтүчесе, Мәдәният һәм сәнгатькә ярдәм итү иҗтимагый фонды президенты.

2005 ел ― Кыргыз Республикасы Хөкүмәте каршындагы Мәдәниятне үстерү буенча дәүләт комиссиясе рәисе.

2005 елның октябреннән ― Кыргыз Республикасының мәдәният министры.

2009―2010 елларда ― Кыргыз Республикасы Хөкүмәте каршындагы Мәдәниятне үстерү буенча дәүләт агентлыгы башлыгы.

2010 елның июненнән ― Кыргыз Республикасы Президенты киңәшчесе.

2012 елның мартыннан ― Кыргыз Республикасы премьер-министры киңәшчесе.

2013–2014 елларда ― Кыргыз Республикасының мәдәният, мәгълүмат һәм туризм министры.

2015 елдан ― Кыргыз Республикасы премьер-министры киңәшчесе.

Төрки дәүләтләр оешмасы (2009―2021 елларда Төрки шура) Генераль секретаре урынбасары.

2022 елның 31 мартыннан Төрки халыклар мәдәнияте халыкара оешмасы (ТҮРКСОЙ) генераль сәркатибе [1] [2] [3].

Әсәрләре рус, инглиз, немец, казакъ, үзбәк, француз, төрек, корея һәм башка телләрдә басылган.

1990 елда «Кояшны тоткан бала» (Күн кармаган бала) повесте һәм хикәяләр җыентыгы дөнья күрә, алар өчен автор Кыргызстан ССР Ленин комсомолы премиясе лауреаты исеменә лаек була. Шул ук китап 1993 елда кытай телендә «Бала турында баллада» исеме астында Пекинның «Милли әдәбият» нәшриятында басылып чыга. «Хатын-кыз» (Аял), «Атнаның бишенче көне» (Аптанын бешинчи күнү) телесериаллары нигезендә телефильмнар төшерелгән. 1993 елда «О, кызлар!» (О, кыздар!) пьесасы өчен Абдумомунов исемендәге премия лауреаты була. «Таймам» пьесасы нигезендә куелган спектакль Уфада узган III халыкара театр фестивалендә беренче урынны яулаган.

2008 елда Евразия Язучылар берлеге (Writers Union in Eurasia) әгъзасы итеп сайланган. Элегрәк Кыргызстаннан Евразия Язучылар берлегенең төрки телле әдәби берләшмәләр белән элемтәләр урнаштыру белән шөгыльләнүче әгъза итеп Чыңгыз Айтматов сайланган булган[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • Кыргыз ССР Ленин комсомолы премиясе
  • 1995 ― «Манас-1000» истәлекле алтын ордены[5]
  • 2007 ― Кыргыз Республикасының Токтогул исемендәге Дәүләт премиясе
  • 2009 ― БДБ «Звезды Содружества» дәүләтара премиясе[6]
  • 2009 – Кыргыз Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре[7]
  • 2011 – Кыргыз Республикасының халык язучысы[7]
  • 2023 – «Данакер» ордены[d][8]
  • Токтоболот Абдумомунов исемендәге әдәби премия
  • «Чыңгызхан» алтын медале (Монголия)
  • «Ататөрк» халыкара фондының алтын медале
  • «Дэниель» халыкара премиясе (Корея)
  • «Алтын роза» премиясе (Грузия)

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү