Арутюнян Сирануш Грачьевна ((әр: Հրաչի Հարությունյան Սիրանուշ, 7 гыйнвар 1987 ел) — Сирушо буларак билгеле әрмән җырчысы. Бик күп җырлар авторы һәм композиторы. Әрмәнстан Республикасының атказанган артисты (15.09.2017)[1].

Сирушо
Туган телдә исем әрм. Սիրուշո
Туган 7 гыйнвар 1987(1987-01-07) (37 яшь)
Ереван, Әрмән Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Әрмәнстан
Әлма-матер Ереван дәүләт университеты[d]
Һөнәре җырчы, автор-башкаручы
Җефет Levon Kocharyan[d]
Ата-ана

 Сирушо Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Сирушо — Сирануш Грачьевна Арутюнян 1987 елның 7 гыйнварында Ереван шәһәрендә иҗади әрмән гаиләсендә туа. Атасы Грачья Арутюнян — Әрмән драма театры актеры һәм режиссеры, Әрмәнстанның халык артисты. Әнисе Сюзан Маргарян — атаклы җырчы, Әрмәнстан ССРның атказанган артисты. Сирушо карьерасын 7 яшендә Әрмәнстан һәм Канада сәхнәләрендә чыгыш ясап башлый. 9 яшендә «Лусабац» җыры өчен Милли Музыкаль премия ала. Үз ижатында әрмән милли музыкасын һәм заман поп-музыкасын берләштерә.

Сирушо музыкаль карьерасыннан тыш бизәвечләр дизайны белән шөгыльләнә. 2012 елда үзенең «PreGomesh» аксессуарлар линиясен чыгара. Линия яңа трендларның борынгы әрмән традицияләре белән бәйләнешен берләштерә.

2000 елда аның беренче «Sirusho», аннары 2005 елда «Sheram» альбомы чыга.

Сирушо экспериментлар ярата, аның җырларында соул, R&B, фолк музыка жанрлары дудук, зурна, дхол әрмән музыка коралларында башкарыла. Җырчы 2005 елда дөньяның 30 дан артык илендә: Канада, Швеция, Кипр, Италия, Белоруссия, Бөекбритания, Израиль, Украина, Мальта, АКШ, Франция, Бельгия, Греция, Сербия, Алмания, Ливан, Мисыр, Грузия, Русия, Иордания, Төркия, Сүрия, Иран, Польша һәм башка илләрдә концертлар белән чыгыш ясый.

2007 елда «Hima» дип аталган өченче альбомын чыгара. Шундагы «Mez vochinch chi bazhani» (рус. Ничто нас не разлучит) җыры фаҗигале һәлак булган җырчы Вардуя Варданянга багышлана.

2008 елда Әрмәнстан исеменнән Әрмәнстанда һәм Аурупада яшьләр арасында популяр булып киткән «Qele Qele» җыры белән Белградта (Сербия) узган Евровидениедә чыгыш ясый һәм 199 очко җыеп 4-нче урын ала. 2009 елда грек телендә «Erotas» (грек. Έρωτας, рус. Любовь) җырын яздыра. Бу җыр озак вакытлар Әрмәнстанның хит-парадында беренче урыннардан төшми. Шул ук елда ул Мауд Боаз һәм Елена Томашевич белән бергә «Time to Pray» (рус. Время молиться) җырын тәкъдим итә. Сирушо күп тапкырлар Әрмәнстанның «Иң яхшы ел җырчысы» премиясе белән бүләкләнә.

2010 елда «Аурупада әрмән музыкасын пропагандалаган өчен» Ташир Музыкаль прмиясенә лаек була. 2012 елда Комитасның «Gutanerg Lorva» дигән әрмән җыры белән илһамланып, «PreGomesh» җырын яза. Бу җыр популяр булып китә һәм озак вакытлар хит-парадларда беренче урыннарны яулый.

Дискография үзгәртү

  • 2000 — Sirusho
  • 2005 — Շերամ (Шелкопряд)
  • 2007 — Հիմա (Хәзер)
  • 2010 — եմ Հավատում (Ышанам)
  • 2016 — Արմատ (Тамырлар)

Җырлары үзгәртү

  • 2005 — «Shorora»
  • 2005 — "Sery mer "
  • 2006 — «Mayrik»
  • 2006 — "Heranum em "
  • 2007 — «Hima»
  • 2007 — "Arjani e" (Mkheyan featuring Sofi)
  • 2007 — "Mez Vochinch Chi Bajani "
  • 2008 — «Qélé, Qélé»
  • 2009 — «Erotas»
  • 2009 — «Time to Pray» (Mauda featuring Tomasevic Boaz and Jelena)
  • 2010 — «Havatum Em»
  • 2011 — "I Like It "
  • 2012 — «PreGomesh»
  • 2013 — «See»

Премияләре үзгәртү

  • 2003: «The Future of Armenian Music» at the Armenian National Music Awards, Yerevan
  • 2004: «Best Female Artist» at the «Krunk Awards», Yerevan •
  • 2005: «Best Song» — «Sery mer» at the «Voske Qnar Awards», Yerevan
  • 2005: «Best Album of the Year» — «Sheram» at the Armenian National Music Awards, Yerevan
  • 2005: «Best Female Artist of the Year» at the Armenian National Music Award, Yerevan
  • 2005: «Best Female Artist» at the Annual Armenian-Russian Diaspora Music Awards (Tashir 2005), Moscow
  • 2006: «Best Female Artist of the Year» at the Annual Armenian-Russian Diaspora Music Award (Tashir 2006), Moscow
  • 2006: «Best Music Video» — «Mayrik» at the Annual MCLUB AMVA Awards, USA
  • 2007: «Best Female Artist of the Year» at the Armenian Music Awards (Anush), USA
  • 2007: «Best Video» — «Hima» at the «Top 10 Awards», Yerevan
  • 2007: «Princess of Armenian Music», Yes Magazine Awards, Yerevan
  • 2007: «Best Song» — «Heranum em» at the «Voske Qnar Awards», Yerevan
  • 2008: «Best Video» — «Qele Qele» at the «Top 10 Awards», Yerevan
  • 2008: «Eurovision Fan Award» at the Eurovision Song Contest, Belgrade
  • 2009: «Best International Armenian Singer» at the Annual Armenian-Russian Diaspora Music Award (Tashir 2009), Moscow
  • 2010: «Best Song» — «Havatum Em» at the Armenian National Music Awards, Yerevan
  • 2010: "Best-Selling Album" — «Havatum Em» at the Armenian National Music Awards, Yerevan
  • 2010: «Best Singer» & «Best Media Star» at Luxury Awards
  • 2010: «Special award for spreading the Armenian music in Europe» at the Annual Armenian-Russian Diaspora Music Award (Tashir 2010), Moscow

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү