Сергей Нурминский
Сергей Нурминский, Сергей Андреевич Нурминский (чирм. Сергей Андреевич Нурминский, 1839 елның 13 (25) сентябре, РИ, Казан губернасы, Козьмодемьянск өязе, Владимирское ― 1914 елның 26 декабре (1915 елның 8 гыйнвары), Казан) ― Нократ губернасы халык училищелары директоры, мари халкының педагог-мәгърифәтчесе, әдәбиятчы-публицист, этнограф. [1]
Сергей Нурминский | |
---|---|
Туган телдә исем | Сергей Андреевич Нурминский |
Туган | 25 сентябрь 1839 РИ, Казан губернасы, Козьмодемьянск өязе, Владимирское |
Үлгән | 8 гыйнвар 1915 (75 яшь) РИ, Казан губернасы, Казан |
Милләт | мари |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Һөнәре | укытучы |
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1839 елның 13 (25) сентябрендә Казан губернасы Козьмодемьянск өязе (Мари Илнең хәзерге Таулы Мари районы) Владимирское авылында православие дине рухание гаиләсендә туган. Әтисе Андрей Нурминский Нурма исемле мари авылында туган, руханилар семинариясен тәмамлагач, Владимирское авылына билгеләнгән. Зур гаиләдә 4 кыз, 5 малай үскән. Әниләре вафат булгач, Сергейны тәрбияләүдә һәм укытуда әнисе Марфаның өлкән абыйсы, Нократ ирләр гимназиясе директоры булып эшләгән Михаил Васильевич Малиновский актив катнашкан. Ул 1846 елда отставкага чыккан һәм Чабаксарда урнашкан булган. [2]
Чабаксар өяз училищесын тәмамлагач, 1854 елда С. А. Нурминскийны Казан руханилар семинариясенә күчерәләр. 1860 елда семинарияне тәмамлый һәм Казан руханилар академиясендә укуын дәвам итә. 1864 елда академиядә укуны тәмамлагач, Нурминский академик тәрбияләнүчеләрнең 1нче разрядына кертелә һәм магистр дәрәҗәсе алган кандидат дәрәҗәсенә күтәрелә. [3]
Хезмәт юлы
үзгәртү1864 елда хезмәт эшчәнлеген Самар губернасында Николаев руханилар училищесы мөдире һәм укытучысы булып башлый. 1867 елның 25 июнендә Богырыслан руханилар училищесы мөдире булып күчә, әмма ике айдан соң, 25 августта аны Самар рухани семинариясенә җитәкче итеп күчерәләр.
1869 елның 6 сентябрендә Россия халык мәгарифе министрлыгы буенча 19нчы боерык белән С. Нурминский Нократ губернасының вак милләтләр мәктәпләре буенча халык училищелары инспекторы вазыйфасына билгеләнә.
С. А. Нурминский беренче бурычы итеп аның килүенә кадәр ачылырга тиеш булган училищеларны ачу һәм төзекләндерүне, вак милләтләрнең туган телендә укытыла торган халык мәктәпләре ачуны куя.
1880 елда Нократ губернасында рус булмаган халыкларның балаларын укыту өчен 21 махсус мәктәп була. Аның инициативасы белән марилар өчен беренче милли уку йортлары ачыла: 1870 елда Уржум өязенең Елово (Елеево) һәм Яраң өязенең Люперсола авылларында, аннары Сернур һәм Торъялда.
С. Нурминский укучылар өчен китаплар һәм әлифбалар төзүдә катнаша, аның җитәкчелегендә Нократ, Глазов һәм Уржумда укытучылар съездлары уза. 1872 елда халык мәгарифенә багышланган Мәскәү күргәзмәсендә лекцияләр тыңлый, күрсәтмә әсбаплар белән таныша, халык мәгарифе вәкилләре белән аралаша. Күргәзмәдә катнашучылар арасында Илья Николаевич Ульянов та булган.
С. А. Нурминскийның шәхси сыйфатлары да губернада халык мәгарифен яхшыртуга ярдәм итә. Замандашларының хатирәләре буенча, ул армый-талмый торган энергиягә һәм көчле характерга ия, гадел һәм катгый кагыйдәләргә буйсынучы күренекле акыл иясе була. [4] 1874 елның 25 маенда элек булган инспектор вазифалары халык училищелары директорлары итеп үзгәртелә. Һәр директор каршында халык училищелары инспекторы вазифасында ике ярдәмче була.
1874 елның 11 июлендә С. А. Нурминский Нократ губернасының халык училищелары директоры итеп билгеләнә. Нократта эшләгән чорда ул үзен күренекле педагог буларак таныта. Бу вазыйфада ул, аерым алганда, Н. И. Ильминский системасы буенча эшләгән мари һәм удмурт мәктәпләре челтәрен булдыруга, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм техник белемнәрне тарату һәм укытучылар әзерләү буенча Нократ губерна земство училищесын (соңрак реальное училище) ачуга бөтен көчен куя.
С. А. Нурминский махсус ачылган мәктәпләрдә кыз балаларны укытуга зур игътибар бирә. Мари укучыларын туган һәм рус телләрендә грамотага бер үк вакытта өйрәтү методикасын формалаштыруда зур роль уйный, камилләштерелгән мари алфавиты тәкъдим итә.
К. Д. Ушинский идеяләренә нигезләнеп, И. К. Иванов белән берлектә «Букварь для начального обучения черемисских детей русской грамоте» (1873) төзи.
Нократ губернасында мари телендә китаплар бастыруның инициаторы була; губернаның статистика комитеты өчен карталар һәм губернаның рус булмаган халыклары яшәгән җирлекләре исемлеген төзи.
Хөкүмәтнең мәгърифәт өлкәсендә реакцион сәясәте һәм, Александр II үтерелгәннән соң, аеруча рус булмаган халыкларны агарту эшендә реакциянең көчәюе С. А. Нурминскийның алдынгы карашларына каршы килә.
1884 елның сентябрендә, сәламәтлеге бозылуны сәбәп итеп, Самар укытучылар семинариясе директоры итеп күчерүне сорап гариза яза. Министрның 9нчы санлы (5.11.1884) боерыгы белән ул Самар укытучылар семинариясе директоры итеп раслана. Бу вазифада ул 1888 елның 18 июлендә, уку йорты ябылуга кадәр эшли, 31 июльдә С. Нурминский Нократ ирләр гимназиясе директоры итеп раслана, анда ул 1903 елга кадәр эшли.
Нократка әйләнеп кайткач, ул, директор вазыйфасын башкарудан тыш, иҗтимагый эш белән дә мәшгуль була: Нократ училище советы әгъзасы, Нократ епархиаль училище советы әгъзасы, Нократ губерна статистика комитеты рәисе ярдәмчесе, Нократ губерна иҗтимагый китапханәсе эшләре белән идарә итүче була. Нократ өязе земство җыены үз утырышларында ике тапкыр (25.10.1878 һәм 6.10.1881) аны бертавыштан Вятка мировой суд округы буенча почетлы җәмәгать судьясы итеп сайлаган.
С. Нурминский мари халкының күренекле педагог-мәгърифәтчесе буларак кына түгел, талантлы әдәбиятчы-публицист, күп кенә этнографик очерклар һәм мәкаләләр авторы буларак та билгеле. 1870-1893 елларда ул 23 мәкалә һәм китап бастыра.
1903 елның сентябрендә С. А. Нурминский отставкага китә, Казанда 1нче Тау (рус. Первая гора, хәзер Ульянов-Ленин) урамындагы ике катлы таш йортта урнаша. Бу йорт безнең көнгә кадәр сакланган. Отставкага чыккач та, ул актив иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүдән туктамый, даими рәвештә Казанның фәнни һәм педагогик җәмәгатьчелеге даирәсендә була. 1911 елның 23 октябрендә С. А. Нурминский Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы итеп сайлана.
1914 елның 26 декабрендә (яңа стиль белән: 1915 елның 8 гыйнварында) Казанда вафат була һәм Арча зиратында җирләнә. [5].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- I һәм II дәрәҗә Изге Станислав ордены
- II дәрәҗә Изге Анна ордены
- III һәм IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
- Кызыл Хач билгесе
Гаиләсе
үзгәртүБеренче хатыны Лариса Алексеевна (1898 елда вафат), уллары Николай, Андрей, Сергей.
Икенче хатыны Александра Владимировна (Курганова).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Сергей Андреевич Нурминский. 2022 елның 1 июль көнендә архивланган. Известные выпускники Казанской духовной семинарии
- ↑ Человек, опередивший свое время: к 180-летию со дня рождения просветителя Сергея Андреевича Нурминского (1839-1914 гг.) Национальная библиотека имени С.Г. Чавайна Республики Марий Эл(рус.)
- ↑ Нурминский Сергей Андреевич
- ↑ НУРМИНСКИЙ Сергей Андреевич. Марийская история в лицах(рус.)
- ↑ Нурминский Сергей Андреевич 2019 елның 12 июль көнендә архивланган.. Энциклопедия Всемирная история.
Сылтамалар
үзгәртү- Помелов В. Б. Нурминский, Сергей Андреевич // ПРОСВЕЩЕНИЕ НЕРУССКИХ НАРОДОВ ВЯТСКОГО КРАЯ (XIX – НАЧАЛО ХХ ВВ.) Киров: Научное издательство Вятского государственного университета, 2019. Стр.138. ISBN 978-5-98228-177-7(рус.)
- НУРМИНСКИЙ Сергей Андреевич. Марийская история в лицах(рус.)