Сергей Жуков (1976)

россияле поп-җырчы

Бу музыкант турында мәкалә, футбол тренеры турында биредә укыгыз.

Сергей Жуков
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Сергей Евгеньевич Жуков

Туу көне

22 май 1976(1976-05-22) (47 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Мәләкәс (Сембер өлкәсе)

Эшчәнлек еллары

1996 – х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы, музыкант, эшмәкәр, продюсер, радио һәм телевидение алып баручысы, режиссёр, диджей, актёр

Моң

тенор

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

поп-музыка[d], евродәнс[d] һәм европоп[d]

Коллективлар

«Вася», «Дядюшка Рэй и компания», «Руки вверх!»

rukivverh.ru
IMDb

ID 3068230

Сергей Жуков, Сергей Евгений улы Жуков (рус. Жу́ков Серге́й Евге́ньевич, 1976 елның 22 мае, СССР, РСФСР, Сембер өлкәсе, Мәләкәс) ― Россия җырчысы, эшмәкәр һәм музыкант. «Руки Вверх![d]» поп-төркеме солисты һәм лидеры.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1976 елның 22 маенда Сембер өлкәсе Мәләкәс шәһәрендә туган. Әтисе Евгений Михайлович Жуков (1949–2016), инфаркттан вафат булган, НИИАР бүлекчәләренең берсендә слесарь-наладчик булып эшләгән[1][2]. Әнисе Лилия Наил кызы Хәйбуллина (1953) ― сольфеджио, музыка әдәбияты һәм гомуми фортепиано буенча укытучы, Мәләкәс музыка училищесын тәмамлаган, 2нче номерлы мәктәптә эшли[3][4], милләте буенча татар [5]. Әнисе улында музыкага мәхәббәт уята алган. Үзенең бер интервьюсында Жуков Казанда яшәүче күп кенә туганнары барлыгын, моннан тыш, җырчы татарча сөйләшә белүен әйтә[6]. Энесе Михаил (1983 елгы).

Мәктәптә яхшы укый, гуманитар фәннәрне ярата, ләкин соңыннан музыка белән мавыга — төркемнәрдә уйный. 14 яшендә Мәләкәснең төркем җитәкчесе Василий Котлыбаев исеме белән аталган «Вася» төркемендә җырлый башлый. 1991 елда «Вася» төркеме «Провинция 91» җыр конкурсында җиңеп чыга һәм Сергейны Мәләкәс телевидениесенә интервью өчен чакыралар. 1993 елда мәктәпне тәмамлый һәм Самарага күченә.

1993 елның июнендә «Европа плюс[d] Самара» радиосында эшли башлый һәм «Хит-сәгать» бию музыкасы программасын алып бара. Радиода 1993 елда Алексей Потехин белән таныша, аның белән бергә «Дядяшка Рэй и компания» төркемен (2unlimited төркеменең солисты Рэй Слиджнгар хөрмәтенә) оештыралар, төркемнең музыкасы евродэнс һәм техно стиле элементларын берләштерә. 1993 елда Самара дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтына укырга керә. Ярты ел институтның тулай торагында яши. 1999 елда Самар мәдәният һәм сәнгать академиясен «шоу-программалар режиссеры», «яшьләрнең мәдәни-ял итү эшчәнлеген оештыручы» белгечлеге буенча тәмамлый.

1994 елның декабрендә Алексей Потехин белән бергә Тольяттига күченәләр, анда студиядә җырлар яздыралар, «Европа Плюс» радиосы эфирына Самарага барып йөриләр. Нәкъ менә Тольяттида яшәгәндә, Сергей Жуков үзенең беренче хатыны Елена Добындо (ул вакытта АВТОВАЗ вице-президенты кызы) белән очраша башлый. Берникадәр вакыттан соң Жуков Мәскәүгә күченә, Елена да Мәскәүдә була, һәм Мәскәүдә чираттагы очрашудан соң алар бүтән аерылмаска карар итә. Туйдан соң озак та үтми аларның кызы Александра туа. Әмма гаилә тормышы җайга салынмый, һәм дүрт елдан соң Елена аерылышу өчен гариза бирергә карар итә. Жуков өчен аерылышу бик җиңел булмый – ул депрессиягә бирелә, берничә тапкыр хатыны белән татулашырга тырыша, әмма гаиләсен торгызырга өлгерми. Елена аерылышканнан соң озак та үтми кызы белән АКШка күчеп китә. Сергей «Сливки» төркемендә чыгыш ясаучы Регина Бурд белән таныша, Регина аңа кияүгә чыгарга ризалаша.

2021 елда Сергей Жуков музыкаль коллективының 25 еллык юбилее кысаларында Binance NFT маркетплейсында NFT сериясен тәкъдим итә. NFTларның берсе Сергей тарафыннан әлеге проект өчен махсус язылган аудиотрек булып тора. Тагын бер уникаль NFT сертификаты – булачак хуҗага гомерлеккә Сергейга «Студент» җырын башкаруны тыю мөмкинлеге бирә. Коллекциядә шулай ук түбәндәге токеннар да бар: классик киоск – төркемнең чәчәк ату чорына алып баручы якын үткәндәге кассеталар һәм компакт-дисклар сату ноктасы, төркем кассетасы белән винтаж автомобиль магнитоласы, Сергей Жуковның төрле образлардагы өч коллекцион фигуркасы, «Уходи» клибына альтернатив карашлы комикс, төркем логотибы белән ясалган алтын кулон[7]

2023 елда Жуков «СТС» һәм «Руки вверх! Продакшн» компанияләре җитештергән «Плакса» музыкаль драмасының шоураннеры, генераль һәм музыкаль продюсеры, шулай ук сценарий авторы буларак чыгыш ясый. Сериалда төп рольне музыкантның кызы Ника башкара[8].

Гаиләсе үзгәртү

  • Беренче хатыны (2000—2005) — Елена Михайловна Добындо (1980 елгы), АвтоВАЗның элекке вице-президенты[9], «ИжАвто» ААҖнең экс-генераль директоры (2004—2009) Михаил Николаевич Добындоның (1950 елгы) кызы[10][11].
    • Кызы – Александра Жукова (2001 елгы) Чикагода (АКШ) яши, берничә ел Людмила Шайблның рус балалар театрында, бер ел Американың Lookingglass Theater театрында төп рольләрне уйнаган, 2014 елның апрелендә әтисе Чикагога концертлар белән килгәч, кызы белән бергә сәхнәдә җырлыйлар[12].
  • Икенче хатыны (2007 елдан) Регина Владимировна Бурд (1985 елгы)[13]ВИА «Сливки» төркеменең элеккеге солисты, сәхнә исеме ― Мишель.
    • Кызы — Ника Жукова (2008 елгы)
    • Улы — Энджел Жуков (2010 елгы)
    • Улы — Мирон Жуков (2014 елгы)

Җәмәгать позициясе, санкцияләр үзгәртү

2022 елның 18 мартында, Россиянең Украинага басып керүе фонында, Кырымның Россия тарафыннан аннексияләнүенә 8 ел тулуга багышланган «Zа мир без нацизма» (Нацизмсыз дөнья өчен) митинг-концертында чыгыш ясый[14][15]. Кырымдагы концертлары һәм Путин режимын яклаган өчен Латвия һәм Эстониядә илгә керү тыелган теләмәгән кешеләр исемлегенә кертелгән[16][17][14]. 2023 елның 7 гыйнварында Украинаның санкцияләр исемлегенә кертелә[18]. Шулай ук ФБК[d] тарафыннан Украинага каршы сугышка ярдәм итү концертында катнашкан өчен коррупционерлар һәм сугышны котыртучылар исемлегенә кертелә[19][20].

Бизнес үзгәртү

Дискография үзгәртү

  • 2002 — Территория
  • 2004 — Территория. Нежность
  • 2007 — В поисках нежности
  • 2008 — Звёзды падают («В поисках нежности» альбомының яңадан чыгарылышы)
  • 2015 — Бертуган Жуковлар «Засыпай» (ft Михаил Жуков)

Китаплар үзгәртү

  • «Звездопад. Похороны шоу-бизнеса» (2008) — автордаш[22]

Фильмография үзгәртү

  • 2012 —«Интерны» сериалы (ТНТ каналы) 120нче серия — камео
  • 2015 — «Женщины против мужчин» — камео
  • 2017 —«Физрук» сериалы (ТНТ каналы) 72нче серия — камео
  • 2021 — «Артек. Большое путешествие» — камео
  • 2021 —«Евгенич» сериалы (Пятница! каналы) — баш роль

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Умер отец Сергея Жукова, солиста группы «Руки вверх». әлеге чыганактан 2019-07-18 архивланды. 2023-12-03 тикшерелгән.
  2. Группа «Руки вверх» отменила концерт из-за трагедии в семье Сергея Жукова. 2016-08-26 тикшерелгән.
  3. Димитровград и его окрестности. әлеге чыганактан 2021-06-14 архивланды. 2023-12-03 тикшерелгән.
  4. Сергей Жуков показал молодую очаровательную маму | StarHit.ru.
  5. Лидер «Руки вверх» Сергей Жуков помирится с Потехиным на Первом канале.
  6. Губернаторы, православный миллиардер и олимпийские чемпионы: кого вырастили матери-татарки? БИЗНЕС Online на Дзене, 26.11.2023(рус.)
  7. «Руки вверх!» представляют коллекцию эксклюзивных NFT-токенов на маркетплейсе Binance NFT | Блог Binance.
  8. СТС – официальный сайт телеканала.
  9. Вице-президент по производству АвтоВАЗа Михаил Добындо и директор прессового производства Геннадий Топоров покинули свои посты.
  10. http://viperson.ru/people/dobyndo-mihail-nikolaevich
  11. ДОБЫНДО ТЕРЯЕТ АКТИВЫ. Гарантировавшие ему обеспеченную старость | Деньги | Понедельник. Все главные события и новости Тольятти.
  12. Дочь Жукова воспитывает иностранец :: Шоу-бизнес :: Дни.ру.
  13. Новости — Регина Бурд — все материалы о звезде! | Последние новости 7Дней.ру.
  14. 14,0 14,1 С прокремлевской группой «Руки Вверх» в Эстонии теперь покончено (2022-08-01).
  15. Минкульт хочет внести в черный список музыканта, которого не было на провоенном концерте.
  16. Представители российских артистов рассказали, как обстоят дела с их недвижимостью в Латвии.
  17. Эстония установила запрет на въезд участникам российской группы "Руки Вверх" на пять лет.
  18. Украина ввела санкции против Басты, Валерии, Киркорова, Петросяна и Якубовича.
  19. ZHUKOV Sergey Evgenievich.
  20. Гарик Сукачев, Николай Басков, Валерия попали в «Список 6000» Навального (2022-05-10).
  21. Сергей Жуков | 2fam. әлеге чыганактан 2016-03-05 архивланды. 2011-09-20 тикшерелгән.
  22. Сергей Жуков, Максим Петренчук. «Звездопад. Похороны шоу-бизнеса»

Сылтамалар үзгәртү