Салкын Чишмә (Төги авыл җирлеге)

Татарстанның Зәй районында юкка чыгу стадиясендәге авыл, Россия

Салкын Чишмә (рус. Холодный Ключ) ― Татарстанның Зәй районы Төги авыл җирлегенә караучы, юкка чыгу стадиясендәге торак пункт (авыл)[1]. 2012 елдан авылда даими яшәүче юк[2][3].

Салкын Чишмә
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Зәй районы
Координатлар 55°12'тн, 51°44'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423522
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Холодный Ключ

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[5]

География үзгәртү

Авыл Чишмә бассейны Батрас елгасының сулъяк кушылдыгы Салкын Чишмә инеше буенда, Зәй тимер юл станциясеннән көньяк-көнбатышка 30 км ераклыкта, ЗәйТөги автомобиль юлыннан 1,5 км эчтәрәк урнашкан [6]. Координаталар: киңлек 55.166382, 51.753556[7].

Демография үзгәртү

Халык саны[6][3]
1938 1949 1958 1970 1979 1989 1993 2002 2012
152 109 92 46 21 10 4 0 0

Төп халык – руслар.

Тарих үзгәртү

Авылга 1927 елда Олы Батраста чыккан янгында авылның яртысы (50 дән артык йорт һәм хуҗалык) янып беткәннән соң, күченеп утырган крестьяннар нигез салган. Йортлары янган 36 гаилә Салкын Чишмә инеше буендагы җирләрдә яңадан нигез салырга ризалаша. Авылга исем инеш исеменнән алып куелган. Беренче күчеп утыручылар тарихта билгеле: И. Тихонов, Г. Ерундов, Д. Ерундов, Н. Мельников һ. б.

1927 елдан авыл Татарстан АССР Чаллы кантоны Зәй волосте, 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районнары составында [3].

Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1931 елда авылда «Красный двигатель» колхозы оештырыла (беренче рәисе Я. Александров).

Бөек Ватан сугышы елларында (1941―1945) фронтка авылдан киткән 9 кеше әйләнеп кайтмаган (һәлак була яисә хәбәрсез югала, шул исәптән колхозның беренче рәисе Я. Александров)[2] .

Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, 1951 елның апрелендә «Красный двигатель» (Салкын Чишмә), «Красная Зорька» (Водоохранный), «Пятилетка» (Соколка), «Товарищ» (Новая) авыл хуҗалыгы артельләрен районның «Энгельс» күмәк хуҗалыгына (Алексеевка) кушалар [8][9]. 1959 елда Энгельс исемендәге күмәк хуҗалык (Алекссевка) «Пролетарий» (Төги) колхозы белән кушыла, Энгельс исемен соңрак 10 авылны, шул исәптән Салкын Чишмәне, берләштерүче «Рассвет»ка алыштыралар (үзәге Төги авылы) [10]. Эреләндерелгән колхозларның беренче рәисләре булып И. П. Маланкин, Н. Я. Бабатов эшли.

1993 елда 2 хуҗалыкта 4 кеше яшәгән. 2012 елдан авылда даими яшәүче юк.

Әдәбият үзгәртү

  • Холодный Ключ, поселок Тюгеевского сельского совета. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 246.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү