Салкын Чишмә (Бохарай авыл советы)

юкка чыккан авыл (Зәй районы, Татарстан, Россия)

Салкын Чишмә (рус. Холодный Ключ) ― Татарстан АССР Зәй районы Бохарай авыл советына караган, 1974 елда юкка чыккан торак пункт (авыл)[1][2]

Салкын Чишмә
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Зәй районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423522
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Холодный Ключ

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[4]

География үзгәртү

Авыл Урман Зәе (Ирнә) бассейны Кече Ирнә елгасының уңъяк кушылдыгы Салкын Чишмә инеше буенда, Бохарай авылыннан 5 км, Зәй тимер юл станциясеннән 49 км ераклыкта урнашкан булган[5]. Координаталар: киңлек 55.145243, озынлык 55.145243 [6].

Демография үзгәртү

Халык саны[5]
1938
108

Төп халык ― руслар.

Тарих үзгәртү

Авылга 1927 елда Бохарай авылыннан күченеп утырган крестьяннар нигез салган. Авылга исем Салкын Чишмә инеше исеменнән алып куелган. Беренче күчеп утыручылар: А. Мельников, А. Куликов, Н. Филиповичев һ. б.

Бохарай авыл советына караган.

1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны Яңа Спасск волостенда, 1930 елдан Акташ, 1962 елдан Сарман, 1963 елдан (халык соравы буенча) Әлмәт, 1973 елдан Зәй районнары составында[2].

Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1931 елда авылда Михаил Калинин исемендәге авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла (беренче рәисе итеп А. Б. Мельников сайлана). Хуҗалыкның 320 га сөрүлек һ. б. төрле авыл хуҗалыгы өчен яраклы җирләре булган.

Бөек Ватан сугышы елларында (1941―1945) фронтка авылдан киткән 11 кеше әйләнеп кайтмаган (һәлак була яисә хәбәрсез югала, сан Бохарай авылы белән бергә).

Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, 1951 елның апрелендә Калинин исемендәге күмәк хуҗалык «Верный путь» (Бохарай) колхозы белән берләшә.

1958 елда «Красный боец № 2» (Алкин), «Новый путь» (Шунак), «Коммуна» (Чулпан) авыл хуҗалыгы артельләре дә кушылган эреләндерелгән күмәк хуҗалыкка Калинин исеме бирелә (үзәге Бохарай, 1963 елдан – Куйбышев исемендәге колхоз)[2].

Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеге калмагач, Салкын Чишмә халкы тарала башлый.

1974 елның 5 мае карары белән, хезмәт ияләренең Зәй район советы башкарма комитеты Салкын Чишмә авылын гамәлдәге торак пунктлар исемлегеннән төшереп калдыра[5].

Әдәбият үзгәртү

  • Холодный Ключ, поселок Бухарайского сельского совета. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 245-246.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан. Заинский район
  2. 2,0 2,1 2,2 [ https://zainsk.tatarstan.ru/o-poselenii-188841.htm 2021 елның 24 сентябрь көнендә архивланган. Бухарайское сельское поселение. О поселении.] Зәй районы рәсми порталы
  3. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  4. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  5. 5,0 5,1 5,2 Холодный Ключ, поселок Бухарайского сельского совета. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С. 245-246
  6. Урочище Холодный Ключ. Заинск на карте