Водоохранный (Зәй районы)

юкка чыккан авыл (Зәй районы, Татарстан, Россия)

Водоохранный, шулай ук Водохранный (рус. Водоохранный, Водохранный) — Татарстан АССР Зәй районы Төги авыл советына караган[1], хәзер юкка чыккан торак пункт (авыл). 1974 елның 5 маенда Зәй район советы башкарма комитеты карары белән гамәлдән чыгарылган, торак пунктлар исемлегеннән сызылган

Водоохранный
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Зәй районы
Нигезләнгән 1929
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423522
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Водоохранный

География үзгәртү

Авыл Зәй районының көнчыгышында, ЗәйТөги автомобиль юлыннан 3 км эчтәрәк, район үзәге Зәй шәһәреннән 30 км, Зәй тимер юл станциясеннән 28 км читтәрәк, Батрас елгасы бассейнында, әлеге елганың уңъяк кушылдыгы булган инешләр ярында урнашкан булган [2].

Тарих үзгәртү

1929 елда Соколка авылыннан (1979 елда юкка чыккан) [3] бүленеп чыккан кешеләр тарафыннан элек алпавыт С. С. Доминовныкы булган җирләрдә оешкан. Беренче күчеп утыручылар мәгълүм: М. Баландин, С. Зайцев, А. Мустаев һ. б.

Авылга исем яңа оешкан торак пунктның тирә-ягында күп санлы инешләр булып, аларны һәрдаим карап-чистартып торырга кирәк булганнан алып кушылган.

Оешкан вакыттан (1929 елдан) авыл Алексеевка (әүвәлге исеме Яңа Тетвел) авыл советына, 1959 елдан (Алексеевка авыл советы бетерелгәч) Төги авыл советына караган. 1930 елның 10 августыннан — Яңа Чишмә, 1944 елның 19 февраленнән — Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән — Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән — Зәй районнарында[4].

Крестьяннарны күмәк хуҗалыкларга берләштерү башлангач, 1930 елда авылда «Красная Зорька» авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырылган. Таза тормышлы крестьяннарны кулаклар исемлегенә кертеп, Уралга сөргәннәр.

Бөек Ватан сугышы елларында (1941—1945) авылдан фронтка җибәрелгән 11 кеше һәлак булган яки хәбәрсез югалган.

1950-елларда барган күмәк хуҗалыкларны эреләндерү сәясәтенә туры китереп, «Красная Зорька» (Водоохранный), «Пятилетка» (Соколка), «Товарищ» (Новая) авыл хуҗалыгы артельләрен районның «Энгельс» күмәк хуҗалыгына (Алексеевка) кушалар [5][6]. 1959 елда Энгельс исемендәге күмәк хуҗалык (Алекссевка) «Пролетарий» (Төги) колхозы белән кушыла, Энгельс исемен соңрак «Рассвет»ка алыштыралар[7]. Эреләндерелгән колхозларның беренче рәисләре булып И. П. Маланкин, Н. Я. Бабатов эшли.

Мөстәкыйль хуҗалык итүдән мәхрүм калган Водоохранный авылы кешеләре авылдан китә башлый. Күпчелек халык Зәй шәһәренә барып урнаша. 1980-еллар башында авыл яшәүдән туктый[1].

Әдәбият үзгәртү

  • Водоохранный. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 39.

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Тюгеевское сельское поселение. О поселении, archived from the original on 2021-08-29, retrieved 2021-08-29 
  2. Тюгеевка. Команда Кочующие, 08.08.2014(рус.)
  3. Соколка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 219.
  4. История деревни Алексеевка. Заинский район. «Милләттәшләр» порталы
  5. Алексеевка. Tatarica. Татарская энциклопедия
  6. Тюгеевка. Tatarica. Татарская энциклопедия
  7. «Рассвет». // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 199.