Рөстәм Үтәмишев, Рөстәм (Үзбәк) Исмәгыйль улы Үтәмишев (1926 елның 23 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мамадыш кантоны, Мәчкәрә1999 елның 14 августы, РФ, Мәскәү) — инженер-конструктор, авиация, космос һәм медицина техникасы белгече, РСФСР атказанган уйлап табучысы (1966). 300 фәнни хезмәт, 120 уйлап табу авторы. Юрий Гагаринны очышка әзерләгәндә медэксперт буларак катнаша. Күренекле татар мәгърифәтчеләре һәм хәйриячеләре Үтәмишевлар нәселеннән [1][2].

Рөстәм Үтәмишев
Туган телдә исем Рөстәм (Үзбәк) Исмәгыйль улы Үтәмишев
Туган 23 апрель 1926(1926-04-23)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мамадыш кантоны, Мәчкәрә
Үлгән 14 август 1999(1999-08-14) (73 яшь)
РФ, Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре инженер-конструктор
Эш бирүче Государственный лётно-испытательный центр Министерства обороны Российской Федерации имени В. П. Чкалова[d], Бөтенрәсәй медицина техникасы фәнни-тикшеренү институты[d], СССР Саулык министрлыгы[d] һәм Рәсәйнең Хирургия фәнни үзәге[d]
Җефет Рәдифә Закир кызы
Балалар улы Илдар
Ата-ана
  • Исмәгыйль Мөхәммәтгали улы (әти)
  • Зөбәйдә Мөхәммәтҗан кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1926 елның 23 апрелендә Татарстан АССР Мамадыш кантоны (хәзерге Татарстанның Кукмара районы) Мәчкәрә авылында мәгърифәтле бай гаиләдә туган. Әтисе — Исмәгыйль Мөхәммәтгали улы Үтәмишев (?—1937), эре сәүдәгәр, Милли Шура вәкиле, әнисе — Зөбәйдә Мөхәммәтҗан кызы Кәримова (18951967), нәшир Мөхәммәтҗан Кәримов кызы, Казан гимназиясен тәмамлаган. Сеңлесе Түрфәндә. 1929 елда гаилә репрессияләнә, Мәчкәрәдәге йортларыннан куыла[3]. Гаилә башлыгын Мордовия лагерьларына сөрәләр, хатыны Зөбәйдәне ике баласы белән Урал артына сөргенгә җибәрәләр. Юлда барганда Зөбәйдә ике баласы белән эшелоннан (поезддан) төшеп калып, качып, Үзбәкстанның ерак районында яшеренә. Кызы Түрфәндә 16 яшендә тифтән үлә. Улы Үзбәк исемен Рөстәмгә алыштыра.

1943 елда Р. И. Үтәмишев Бөек Ватан сугышында катнаша. Урта белемле яшь хәрбиләрне югары уку йортларына укырга җибәрү турында приказ чыккач, Ленинград авиация приборларын төзү институтына (1998 елдан Санкт-Петербург дәүләт аэрокосмик прибор төзү университеты) укырга керә, аны 1951 елда тәмамлый. ССРБ Хәрби-һава көчләренең дәүләт фәнни-тикшеренү һәм сынау институтында эшли. 19671984 елларда ССРБ сәламәтлек саклау министрлыгының Бөтенсоюз дәүләт медицина җиһазлары буенча фәнни-тикшеренү һәм сынау институтының (хәзерге Бөтенроссия медицина җиһазлары буенча фәнни-тикшеренү һәм сынау институты, рус. ФГБУ «ВНИИИМТ») нигез салучысы, беренче директоры[4]. 1984 елдан ССРБ медицина фәннәре академиясенең Бөтенсоюз хирургия фәнни үзәге каршындагы фәнни-техник шура рәисе. Аның җитәкчелегендә космонавтларны әзерләү өчен җиһазлар, «Глобус»(ингл.) навигация-эзләп табу үзәге, «Восток», «Восход», «Союз» космик корабларында физиологик тикшеренү һәм медицина контроле өчен аппаратура уйлап табыла, «ССРБның 1986-2000 елларга фәнни-техник алгарышының комплекслы программасы» эшләнә. Р. И. Үтәмишев — 300 фәнни хезмәт, 120 уйлап табу авторы.

1999 елның 14 августында Мәскәүдә вафат. Мәскәү өлкәсе Щёлково шәһәре Гребенское зиратында әнисе кабере янәшәсендә җирләнгән.

  Тышкы рәсемнәр
  Р. И. Үтәмишевның кабер ташы.

Китабы үзгәртү

  • Достижения Советского Союза в области развития медицинский техники. М., 1974.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1966 — РСФСР атказанган уйлап табучысы
  • 1967Хезмәт Кызыл Байрагы ордены — «беренче совет космонавты Ю. А. Гагаринның очышын уңышлы әзерләгән өчен»
  • 2нче, 3нче дәрәҗә «Фидакарь хезмәт өчен» медале
  • А. С. Попов, С. П. Королев, Ю. А. Гагарин исемендәге медальләр
  • 1нче дәрәҗә Вернадский йолдызы ордены
  • Карло Эрба алтын медале
  • АДР, Маҗарстан һ. б. илләр бүләкләре

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Рәдифә Закир кызы, медицина фәннәре докторы; улы Илдар Рөстәм улы Үтәмишев (1954), техник фәннәр докторы, академик, фәнни институт директоры, медицина техникасы буенча халыкара проектлар авторы[5].

Хәтер үзгәртү

  • Бөтенроссия медицина техникасы фәнни-тикшеренү һәм сынау институтына керү юлында истәлек тактасы урнаштырылган. Анда әлеге институтны ачылу көненнән башлап 17 ел буе Р. И. Үтәмишев җитәкләве язылган.
  • 2001 — улы И. Р. Үтәмишев әтисе турында «Воспоминания о Рустаме» китабын чыгарган.
  • 2006Зур Кукмара мәктәбе җирлегендә[6] Р. И. Үтәмишев исемендәге «Мое “я” в большой науке» төбәкара конференциясе уздырыла.

Моны да карагыз үзгәртү

Үтәмишевләр нәселеннән:

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедическиий словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, с.604. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Кукморский край (составитель С. А. Сафина). Том 1, 2. Набережные Челны: Издательский дом «Новости МИРа» - Казань: ИДЕЛ-ПРЕСС, 2008, с. 164-165. ISBN 978-5-91206-012-0

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү