Галәмче
Галәмче яки космонавт (ССРБда), астронавт (АКШта), тайконавт (Кытайда) — галәми очышта космик техниканы сынап карауларны үткәрүче һәм файдаланучы кеше.
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/c/cc/Gagarin_in_Sweden.jpg)
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/6/61/RIAN_archive_612748_Valentina_Tereshkova.jpg/200px-RIAN_archive_612748_Valentina_Tereshkova.jpg)
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/1/13/Armstrong_on_Moon_%28As11-40-5886%29_%28cropped%29.jpg/200px-Armstrong_on_Moon_%28As11-40-5886%29_%28cropped%29.jpg)
Төрле илләрдә галәми очышның төшенчәсе төрле. Халыкара авиация федерациясе буенча 100 км биеклегеннән югарырак очыш гына галәми очыш булып санала.
АКШ хәрби-һава көчләре буенча 50 миль (80 км 467 м) биеклегеннән югарырак очыш галәми очышка карый инде.
Россиядә тик орбиталь очыш - ягъни аппарат Җир тирәли кимендә бер әйләнүен ясарга тиеш - галәми очыш дип йөртелә.
Шуңа күрә галәмчеләр саны төрле чыганакларда да төрле.
Галәмчеләр саны
үзгәртү2016 елга дөньяда 555 кеше орбиталь галәми очыш ясады, 7 кеше 100 км артык биеклегендәге баллистик юлында очыш ясады, 6 кеше 50-90 км биеклегендәге баллистик юлында очыш ясады.
Галәмчеләр арасында 58 хатын-кыз.
2009 елга Җирдән тыш галәмчеләр 10 000 кеше-көн уздыра, шул исәптән ачык Галәмгә чыгуда 100 кеше-көн тәшкил итә.
35 ил ватандашлары Җир орбитасында булган.
Атама
үзгәртүТатар телендә галәмче, шулай ук китапларда җиһангир сүзе кулланыла, әлбәттә халыкара матбугатта космонавт, астронавт сүзләре еш очрый.
Космонавт - грек сүзләре космос (κόσμος) димәк "тәртип", "җиһан", "галәм" һәм "нафтис" (ναύτης) - "диңгезче" дигән сүзләреннән чыга.
Астронавт - грек сүзләре "астрон" (αστρον) — димәк "йолдыз" һәм "нафтис" (ναύτης) - "диңгезче" сүзләреннән чыга.
Кытай телендә тайконавт сүзе кулланыла, кытайча тайкуң (太空) - галәм дигән сүз һәм грек сүзе наута - диңгезче.
Герман телләрендә (алман, нидерланд, норвег һ.б.) раумфарер (Raumfahrer) сүзе кулланыла.
Тарих
үзгәртү- 1961 елның 12 апрелендә беренче галәмче Юрий Гагарин "Восток" корабында тарихта беренче галәми очыш ясый.
- 1961 елның 5 маенда АКШ ватандашы Алан Шепард суборбиталь очыш ясый (100 км түбән).
- 1962 елның 20 февралендә АКШ галәмчесе Джон Гленн чын беренче галәми очыш ясый.
- Беренче хатын-кыз галәмче Валентина Терешкова 1963 елның 16 июнендә галәми очыш ясый.
- Ачык Галәмгә беренче чыккан кеше Алексей Леонов - 1965 елның 18 мартында ачык Галәмгә чыга
- Ачык Галәмгә беренче чыккан хатын-кыз Светлана Савицкая - 1984 елның 25 июлендә чыга.
- Айда утырган беренче кешеләр - Нил Армстронг һәм Эдвин Олдрин: 1969 елның 20 июлендә Айда утыра.
- Галәмдә бер очышта иң озак булган кеше - Валерий Поляков - 438 тәүлек эчендә.
- Галәмдә иң озак булган кеше - Геннадий Падалка: 878 тәүлек 5 очышта.