Йөзем-Ирек Рахманкулова
Йөзем-Ирек Рахманкулова, Йөзем-Ирек Салих кызы Рахманкулова, рус. Рахманкулова Изюм-Эрик Салиховна (1925 елның 14 сентябре, СССР, РСФСР, Самар — 2017 елның 28 августы, РФ, Мәскәү) — тел галиме (германист), филология фәннәре докторы (1975), профессор. РФ атказанган фән эшлеклесе (1994). Кызыл Армиянең (1946 елдан Совет Армиясе) чит телләр хәрби институты (КА ЧТХИ, рус. ВИИЯ КА) (Мәскәү), Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (рус. МГИМО) (1977) , Н. К. Крупская исемендәге Мәскәү өлкә педагогия институты чит телләр кафедрасы мөдире (1959-1990). Бөек Ватан сугышында хәрби тәрҗемәче булып катнашкан.
Йөзем-Ирек Рахманкулова | |
---|---|
Туган телдә исем | Йөзем-Ирек Салих кызы Рахманкулова |
Туган | 14 сентябрь 1925 ССРБ, РСФСР, Самар |
Үлгән | 28 август 2017 (91 яшь) РФ, Мәскәү |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | тел галиме (германист), хәрби тәрҗемәче |
Җефет | Борис Васильев, полковник |
Балалар | кызы Дина, профессор |
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1925 елның 14 сентябрендә Самарда (1935-1991 елларда Куйбышев) туган. Әтисе Салих Рахманкулов, Санкт-Петербургда политехника институтын тәмамлаган инженер-тимер юлчы, әнисе атаклы Аитовлар нәселеннән. 5 яшеннән Австрия мөһаҗире булган укытучыдан алман телен өйрәнә. Куйбышев мәктәбендә[1] булачак хәрби тәрҗемәчеләр әзерләүче махсус сыйныфта укый.
Бөек Ватан сугышында
үзгәртү1942 елның 29 ноябрендә КА ЧТХИ төп (чит телләр) факультетына чакырып алалар. 2 декабрьдә хәрби ант бирә. 1943 елның март-сентябрендә Ставрополь-на Волге (хәзерге Тольятти) шәһәрендә хәрби тәрҗемәчеләр әзерләүче курсларда укый. Разведка төркемендә тәрҗемәче, штаб башлыгының 2нче ярдәмчесе булып хезмәт итә. 1нче, 4нче Украина фронтларында, 1нче, 201нче, 168нче дивизияләр белән Данбасны, Киевны, Карпатны азат итүдә катнаша. Словакия баш күтәрүендә катнаша.
Кызыл Йолдыз ордены (1944), 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп санлы медальләр белән бүләкләнә.
Бу иң яшь офицер, өлкән лейтенант (Рахманкулова), берүзе бер дивизиягә тора. Полковник Чеченцев, 1нче Украина армиясенең разведка башлыгы, сәргаскәр А.А. Гречкога
|
1956 елда капитан дәрәҗәсендә Кораллы көчләрдән хезмәттән җибәрелә.
Сугыштан соң
үзгәртүМәскәүдә КА ЧТХИның педагогика факультетын кызыл дипломга тәмамлый (1950). Адъюнктурада укый. Рус телен өйрәнүче чит ил студентларын укыта. Мәскәү дәүләт чит телләр педагогия институтында кандидатлык (1958), докторлык (1975) диссертацияләре яклый. Аның кул астында 8 кеше докторлык, 30 кеше кандидатлык диссертациясе әзерли.
Уналты ел Мәскәү электрон машина төзелеше институты чит телләр кафедрасы мөдире, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (рус. МГИМО) алман һәм скандинав телләре кафедрасы мөдире булып эшли.
1979-1996 Н.К. Крупская исемендәге Мәскәү өлкә педагогия институты кафедра мөдире.
1996 елдан Мәскәү шәһәр педагогия институты профессоры[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1944 Кызыл Йолдыз ордены
- 1945 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
- Шәрәфле Хач ордены (Чехия)
- 1994 РФ атказанган фән эшлеклесе
Гаиләсе
үзгәртүИре Борис Васильев, хәрби тәрҗемәче, итальян теле белгече, полковник.
- кызлары Дина, профессор, телләр белгече.
Вафаты
үзгәртү2017 елның 28 августында 92нче яшендә Мәскәүдә вафат. Хован зиратында җирләнгән[3].
Кызыклы факт
үзгәртүАлты китап — дәреслеге бар. Шуларның берсе буенча, Алманиядә яшәүчеләр алман телен өйрәнәләр[4].
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
үзгәртү- И.-Э. Рахманкулова. Практика выживания. М.: «Тезаурус», 2010.
Сылтамалар
үзгәртү- ЧТХИ ветераннары шурасы сайты 2016 елның 21 декабрь көнендә архивланган.
- Виперсон сайты
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Сталин кызы Светлана Аллилуева, башка Политбюро әгъзаларының балалары укыган мәктәп
- ↑ Мәскәү шәһәр педагогия университеты сайты, archived from the original on 2016-06-27, retrieved 2016-07-30
- ↑ Большая утрата для татарской общины г. Москвы. Автономия Татар Москвы ВКонтакте, 28.08.2017(рус.)
- ↑ Бөтендөнья татар конгрессы сайты