Рус теленнән татар теленә тәрҗемәләр

Рус теленнән татар теленә тәрҗемәләррус әдәбияты әсәрләренең татар теленә тәрҗемәләре. Беренче тәрҗемә — Михаил Лермонтовның «Гашыйк-Гарип» («Ашик-Кериб») төрек әкиятенең тәрҗемәсе, 1898 елда Казанның Домбровский типографиясендә басылып чыкты. 1901 елда Пушкинның «Бакчасарай фонтаны» поэмасы М. Өметбаев тәрҗемәсендә дөнья күрә.

Русия империясе үзгәртү

1917 елдагы революциягә кадәр сәләтле татар тәрҗемәчеләре төркеме өлгереп җитте. Аларның арасында таныклы әдипләр: И. Богданов, Д. Гобәйди, Г. Камал, С. Рахманколый, Р. Рәкыйпов, Г. Рәфикый, С. Сүнчәләй, Мәрҗани (М. Галәү), Ибраһим Кулиев һ.б. булалар. Иҗтимагый, фәлсәфи, әхлакый, педагогик, гыйльми мәсьәләләргә, драма әсәрләренә (трагедия, комедия, драма, водевиль, мелодрама һ.б.), нәсергә (иҗтимагый һәм схоластик повесть, новелла, лирик нәсер), шигърияткә (баллада, сонет, әкият, поэма) нык кызыксыну булган.

Революциягә кадәр ясалган тәрҗемәләрдән күпләр кулъязма хәлендә калып яталар. Л.Н. Толстойның «Яңадан туу» («Воскресение»), М. Горькийның «Ана» («Мать»), «Җансыз өй язмалары» (? «Записки из мертвого дома»), Ф.М. Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» («Преступление и наказание») һ.б. әсәрләренең тәрҗемә ителүләре мәгълүм.

Советлар Берлеге үзгәртү

Революциядән соң тәрҗемә ителгән әсәрләрнең исәбе арта, әмма яңа татар тәрҗемәчеләрендә еш кына белем һәм тәҗрибә җитешмәгән. Шуңа күрә 6080 елларда гына иҗади тәржемәләр килеп чыгалар. Сәләтле тәрҗемәчеләр К. Миңлебаев, Т. Нурмөхәммәтов, Н. Арсланов, Зөлфәт һ.б. үзләрен ачып күрсәтәләр.

Тәрҗемә әдәбиятының зур өлеше балалар әдәбияты әсәрләре тәшкил итә. Еш кына һәм ашкынып А. Барто, А. Гайдар, М.Г. Галич, В.К. Железников, Б.С. Житков, П.П. Ершов, Е. Ильина, В.А. Каверин, Л.А. Кассиль, В.П. Катаев, С.Я. Маршак, С.В. Михалков, Н.Н. Накоряков, Н.Н. Носов, В.А. Осеева, С.Б. Радзиевская, Э. Успенский, К.Д. Ушинский, К.И. Чуковский кебек күренекле әдипләрне тәрҗемә итәләр.

Тәрҗемәчеләр роман жанрын тәрҗемә итәргә дә җөрьәт итәләр, өстәвенә эре, дастан стилендәге романнарны: А.Н. Толстойның «Михнәтле заман» («Хождение по мукам», 1976–79), В.Я. Шишковның «Хәсрәт дәрьясы» («Угрюм-река», 1963), М.А. Шолоховның «Тын Дон» («Тихий Дон», 1962–64), К.М. Симоновның «Исәннәр һәм үлеләр» («Живые и мертвые», 1984) һ.б.

Тәрҗемәләр үсешенең тарихи-хронологик юнәлеше иҗтимагый тематикадан каһарманның эчке дөньясына була. Сиксәненче еллардан яшь нәсер язучылар һәм шагыйрләр әсәрләренең (фельетон, юмореска, хикәя) тәрҗемәләре ешрак күренә башлаганнар, гомумән алганда алар район һәм республика газеталарының битләрендә басылалар.

Тәрҗемә әсәрләр үзгәртү

Тәфсиллек үзгәртү

1898 елдан башлап (Лермонтов М.Ю. «Гашыйк-Гарип» («Ашик-Кериб»)) 1928 елга кадәр татар теленә ителгән тәрҗемәләр гарәп язуында бастырганнар. 1928 елдан башлап 1939 елга кадәр — Яңалиф язуында. 1939 елдан (Маяковский В.В. «Владимир Ильич Ленин») хәзергә кадәр — кирилл язуында. Тәрҗемәләр гел Казанда бастылганнар. Дөрестән дә 1920 елга кадәр шулай ук Уфада, Ырынбурда, Әстерханда, Троицкида — барысы 13 басма гарәп язуында чыкты.

Романнар үзгәртү

Чыганаклар һәм әдәбият үзгәртү