Санников җиреЯңа Себер утрауларыннан төньяктарак, Төньяк Боз Океанында урнашкан «өрәк утрау», аны XIX гасырда кайбер сәяхәтче галимнәр, шул исәптән Яков Санников күргән.

Санников җире
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Яков Санников[d]
Урын Төньяк Боз океаны
Башлану вакыты 1810

Дәлилләр һәм эзләнүләр

үзгәртү

Яков Санников гипотезасы

үзгәртү

Санников җире турында беренче тапкыр 1810-нчы елда сәүдәгәр Яков Санников[1] хәбәр итә. Ул Яңа Себер утрауларының төньяк ярларында ак төлкеләр һәм мамонт сөякләре аулый торган була. Әлеге тәҗрибәле төньяк сәяхәтчесе моңарчы Столбовой (1800) һәм Фаддеев утрауларын ачкан була. Ул Котельный утравыннан төньякта «киң җир» барлыгы турында фикер белдерә. Аучы сүзләре буенча, диңгез өстендә «биек таш таулар» күтәрелеп тора[2].

Төньякта зур җирләр булуын раслаучы тагын бер дәлил — поляр казлар һәм башка күчмә кошларны күпсанлы күзәтүләр. Бу кошлар язын еракка төньякка очып китәләр, бала чыгаралар һәм көзен алар белән әйләнеп кайталар. Кошлар бозлы чүлдә яши алмаганлыктан, төньякта урнашкан Санников җире чагыштырмача җылы һәм уңдырышлы, кошлар шунда очалар, дигән фикерләр әйтелә. Ләкин, ачык сорау туа: Евразиянең чүлле ярыннан төньякта уңдырышлы җирләр ничек урнашырга мөмкин?

Санников җиренең булуын раслау яки кире кагу мәсьәләсе зур кыенлыклар белән тула. Яңа Себер утраулары даими төньяк боз башлыгы чигендә урнашкан. Җылы елларда да утраулар тирәсендәге океанда навигация елга ике-өч ай: җәй ахырында һәм көз башында гына эшли ала ала; салкын елларда утраулар җәй буе боз белән капланырга мөмкин. Яңа Себер утрауларыннан берничә йөз чакрым ераклыктагы гипотетик яңа җир дистә еллар дәвамында өзлексез боз белән капланган булырга мөмкин. Бу киңлектә дүрт ай дәвам иткән поляр төн ноябрьдән мартка кадәр тикшеренүләр башкару мөмкинлеген юкка чыгара.

XIX гасырда өлкәне өйрәнгән экспедицияләрнең күбесе яз айларында эт җигелгән чаналар белән ясалган; Санников җиренә этле чана белән барып җитү омтылышлары (шул исәптән 1810-1811 елларда Санников һәм 1824 елда Анжу тарафыннан башкарылганнар) торослар һәм боз тишемнәре аркасында өзелә.

Эдуард Толль экспедициясе

үзгәртү

Барон Э. В. Толль нәкъ Санников җирен эзләү өчен Арктика экспедицияләренә юнәлә. Э.В.Толль яңа төньяк поляр континент Арктида барлыгына инанган, Яков Санников шуның ярларын күзәткән дип санаган. 1886 елның 13 августында Толль көндәлегендә болай дип язган:

Офык ап-ачык. Төньяк-көнчыгышта дүрт өстәлсыман тауның контурларын ачык күрдек, алар көнчыгышта түбән җир белән тоташалар. Шулай итеп, Санниковның хәбәре тулысынча расланды. Без картаның тиешле урынына пунктир сызык төшерергә һәм аңа «Санников җире» дип язарга хокуклы ...

Толль гипотетик утрауны картага координаталары белән төшерә 77°30′ т. к. 142°20′ кч. о.HGЯO 77°30′ с. ш. 142°20′ в. д. H G I O[3]. Ләкин, башка чыганаклар буенча, Толль тарафыннан билгеләнгән утрауның координаталары 77°05′ т. к. 140°14′ кч. о.HGЯO 77°05′ с. ш. 140°14′ в. д. H G I O [4] .

1893-нче елда Толль кабат офыкта таулар сызыгын күзәтә, ул аларны Санников җиренә тиңли.

Шул ук елны Фритьоф Нансен «Фрам» корабында Яңа Себер утраулары аша узып, төньяк киңлектә 79 градуска җитә, ләкин Санников җиренең эзләрен тапмый. «Фрам»дагы сәяхәтнең ике томлы тасвирламасында Нансен болай дип язган:

[1893, 20 сентябрь] Без Толль фикере буена Санников җиренең көньяк яры ятарга тиеш булган урыннан күпкә төньяктарак, якынча шул ук озынлыкта булдык. Мөгаен, бу җир кечкенә утрау гынадыр, һәм ничек кенә булмасын, ул төньякка ерак сузыла алмый.

1902 елның сентябрендә «Заря» шхунасында узган Россия поляр экспедициясе максатларының берсе Санников җирен эзләү була. Экспедиция барышында Эдуард Толль төркеме хәбәрсез югала.

Совет тикшеренүләре

үзгәртү

СССРда билгесез җирне эзләүгә карата кызыксыну танылган геолог һәм палеонтолог, академик В. А. Обручев тарафыннан язылган «Санников җире» (1926) фантастик романында торгызыла.

1937-нче елда «Садко» Совет бозваткычы кәгазьдәге утрау ярларын көньяктан да, көнчыгыштан да, төньяктан да уза, ләкин океан бозыннан башка бернәрсә дә таба алмый[3].

В.А. Обручев үтенече буенча, шул ук өлкәгә Арктика авиация самолетлары җибәрелә. Ләкин, барлык тырышлыкларга карамастан, бу эзләнүләр дә тискәре нәтиҗә бирә: Санников җиренең юклыгы ачыклана[3].

Чишелеш

үзгәртү

Берничә тикшеренүче әйтүенчә, Санников җире, күпчелек Арктика утраулары, шул исәптән Яңа Себер утраулары кебек, күбесенчә кыялардан түгел, ә казылма бозлардан (мәңгелек туңнан) төзелгән, ә өсте туфрак катламы белән капланган. Вакыт узу белән боз эри, һәм Санников җире казылма боздан торган башка утраулар — Меркурий, Диомида, Васильевский һәм Семёновский кебек юкка чыга. Тикшеренүчеләр Санников банкасы дип аталган су асты банкасы гына табалар[3][5].

Санников җиренең сәнгатьтәге урыны

үзгәртү
  • 1926 — В.А. Обручевның «Санников җире»фантастик романы.
  • 1973 — режиссерлар А.С. Мкртчян һәм Л. С. Поповның В. А. Обручев китабы нигезендә төшерелгән «Санников җире» фильмы.
  • 1952 — «Юкка чыгучы утраулар архипелагы» — Л. Д. Платовның маҗаралы хикәясе.
  • 2019 — «Җинаять формуласы» — Mostelefilm Distribution телекомпаниясенең тарихи детектив сериалы. 31-32 эпизодлар, «Санников җире» (1 өлеш һәм 2 өлеш).

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Черкашин Н. А. Адмирал Колчак: диктатор поневоле. — М. Вече, 2005. — 376 с., илл. (16 с.) (Досье без ретуши) ISBN 5-9533-0518-4. С. 55.
  2. Земля Санникова. әлеге чыганактан 2015-08-13 архивланды. 2015-08-06 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Смилевец, 2005
  4. Черкашин, 2005
  5. Беспалова Татьяна Земля Санникова // Наука и техника. — № 10. — С. 79—84.

Әдәбият

үзгәртү

Хронологик тәртиптә:

  • Толль Э.В. Проект экспедиции на Землю Санникова // Известия Императорского Русского географического общества. 1898. Т. 34. Вып. 3. Приложение. С. 382—386.
  • Толль Э. В. Очерк геологии Ново-Сибирских островов и важнейшие задачи исследования полярных стран. — СПб.: Тип. Имп. АН, 1899. — 24 с.
  • Пименова Э.К. Завоевание полюсов. — Л.: Брокгауз-Ефрон, 1930. — 240 с.
  • Дьяконов;М.А. История экспедиций в полярные страны. — Архангельск: Архангельское обл. изд-во, 1938. — 487 с.
  • Толль Э. В. Плавание на яхте «Заря» / Перевод с немецкого З. И. Виттенбург. — М.: Географгиз, 1959. — 340 с.
  • Виттенбург П. В. Жизнь и научная деятельность Э. В. Толля. — М.—Л.: Изд-во АН СССР, 1960. — 248 с.
  • Пасецкий В. М. Поиски неведомых земель. Земля Санникова. — М.: Географгиз, 1960. — 56 с.: — (Замечательные географы и путешественники).
  • Пасецкий В. М.. Арктические путешествия россиян. — М.: Мысль, 1974. — 230 с.
  • Пасецкий В. М. Русские открытия в Арктике. — Часть 1. — СПб.: Адмиралтейство, 2000. — 606 с. — (Золотое наследие России).
  • Непомнящий Н. Н., Низовский А. Ю. Загадки пропавших экспедиций. — М.: Вече, 2003. — 384 с. — (Великие тайны). — ISBN 5-7838-1308-7.
  • Смилевец И. Д. . — 1000 экз. — ISBN 5-7633-1092-6.
  • Черкашин, Н. А. . — (Досье без ретуши). — 5000 экз. — ISBN 5-9533-0518-4.
  • Беспалова Т. {{{башлык}}} // Наука и техника. — С. 79—84.
  • Кузнецов Н. В. В поисках Земли Санникова. Полярные экспедиции Толля и Колчака. — М.: Paulsen 2014. — 40 с. — (Библиотека полярных исследований). — ISBN 978-5-98797-081-2.

Сылтамалар

үзгәртү