Роман Шәйхетдинов

Россия сәясәтчесе
(Роман Шәйхетдинев битеннән юнәлтелде)

Роман Александр улы Шәйхетдинов (рус. Роман Шайхутдинов яки рус. Рома́н Алекса́ндрович Шайхутди́нов, 28 август 1974, Казан) — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры (2012 елның 28 маеннан 2019 елның 5 июненә кадәр).

Роман Шәйхетдинов
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары
Вазыйфага керешкән
5 июнь 2019 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры
Вазыйфада
2012 елның 28 мае – 2019 елның 5 июне
Аңа кадәр Николай Никифоров
Дәвамчысы Айрат Хәйруллин
Туган 28 август 1974(1974-08-28) (50 яшь)
Казан, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, ССРБ
Белем Казан (Идел буе) федераль университеты

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Р. А. Шәйхетдинов 1974 елның 28 август көнендә Казанда туа. Казан дәүләт университетында «юриспруденция» белгечлеген үзләштерә (1996 ел), шунда ук аспирантураны тәмамлый (2000 ел),[1] Россия академиясенең халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә "Җитәкчелек осталыгы: төбәк такымнарын үстерү" буенча квалификация күтәрү өчен өстәмә һөнәри программаны үтте (2016). 2017 нче елда Мәскәүдәге "СКОЛКОВО" идарә мәктәбе һәм Казан (идел Буе) федераль университетының уртак "Татарстан Республикасы стратегик проектлары белән идарә итү моделе" программасы чикләрендә белемен арттырды. 2018 нче елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең "Executive Master in Public Managment" программасы буенча профессиональ сәләтләрен үстерү курсында катнашты.

Инглиз телен белә.

19951997 еллар — Татарстан Республикасы тышкы икътисади элемтәләр министрлыгының хокуки департаментындагы I категорияле белгеч.

19971998 еллар — Татарстан Республикасы финанс министрлыгының юридик бүлегендәге әйдәп баручы белгеч.

19982000 елларда — «Телесет» ҖЧҖның юридик бүлеге җитәкчесе.

20002002 елларда — «Сети телекоммуникационных компаний» ҖЧҖның генераль директоры (Мәскәү).

20062011 елларда — Teleset Networks компанияләр төркеменең баш операцион директоры.

20062011 елларда — «ТНПКО» ААҖның генераль директоры.

20022011 елларда — «Телесет» ҖЧҖның генераль директоры.[2]

2011 елның июль - 2012 елның май ае — Татарстан Республикасында «Ростелеком» ААҖның филиалы Teleset Networks PLC баш операцион директоры.[3]

2012 елның 28 маеннан 2019 елның 5 июненә[4] кадәр Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән Р. А. Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте министры вазыйфасындагы эшчәнлеге

үзгәртү

Шәйхутдинов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә килгәч, Николай Никифоров башлап җибәргән комплекслы мәгълүматлаштыру эше актив үсеш ала. Шулай Шәйхутдинов министр вазыйфасы вакыттында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү өлкәсендә планлы эш дәвам иттә. Әгәр 2012 елда Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 86 хезмәт электрон рәвештә булса[5], бүгенге көндә аларның саны 250 гә якын,[6] татарстанлыларның 80% тан артыгына «читтән торып» режимда хезмәт күрсәтелә[7] 2017 елда Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү проекты белән Татарстан БМО каршындагы Халыкара электр элемтәсе берлеге (ru) конкурсында беренче урынны яулады.[8]

Шәйхетдинов гражданнар һәм дәүләт хезмәттәшлеген арттыру өчен краудсорсинг (ru) платформаларын үстерүгә аерым игътибар бирә. Шулай итеп, Шәйхутдинов министр вазыйфасы вакыттында «Халык инспекторы» сервисы эшли башлый, аның ярдәмендә татарстанлылар республика юлларында хокук тәртибен тәэмин итүдә катнаша ала.[9] Әлеге сервисны Россиянең башка төбәкләрендә дә куллану планлаштырылган.[10] Шәйхетдинов министрлыгы вакытында, мөһим мәсьәләләр буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү максаты белән «Халык контроле» системасы эшли башлый[11] Инде өч елдан соң әлеге система «Дәүләт һәм җәмгыять элемтәсен тәэмин итүдә мәгълүмати технологияләр» номинациясендә «ПРОФ-IT.2014» Бөтенроссия IT-проектлар конкурсында беренче урынны яулады [11]

2010-2011 елларда мәктәпләрне яңа компьютерлар белән җиһазландыру Татарстанның электрон белем бирү системасын үстерүгә зур йогынты ясады.[12] Әлеге системаны үстерү кысаларында, республика мәктәпләрендә 11 меңнән артык Wi-Fi (ru) нокталары урнаштырылган, шулай ук 2018 ел ахырына кадәр урта һөнәри белем бирү оешмаларында 1,5 мең нокта барлыкка киләчәк.[13]

Роман Шәйхетдинов катнашында 2014 елда Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә эшкә яраксызлык хакында электрон таныклыклар бирү буенча проект гамәлгә ашырылды.[14] 2018 елдан башлап ул республиканың барлык медицина оешмаларында кулланылышка керде. Бүгенге көндә авыру таныклыгын электрон рәвештә бирү буенча Татарстан 2 нче урында тора.[15]

2012 елның 1 мартында DVB-T2 (ru) форматындагы цифрлы ТВ Россиядә беренче булып Татарстанда эшли башлады.[16] Ә 2013 елның 25 июнендә, Шәйхетдинов ярдәмендә, Казан Россия Федерациясендә цифрлы телевидениенең (ru) икенче мультиплексын (ru) башлап җибәргән беренче шәһәр булды.[17]

Шәйхетдинов җитәкчелегендә Министрлык кәрәзле элемтәнең территориясен арттыруда актив эш алып бара. Шулай 2017 елда сыйфатлы кәрәзле элемтә белән тәэмин итү буенча «Төбәкара инфраструктура төркеме» компаниясе барлыкка килә.[18]

Шәйхетдинов Республикада 2011 елдан бирле алып барыла торган асылма элемтә линияләрен бетерү эше буенча куратор булып тора. Бу проектны тормышка ашыруда төбәкнең тугыз шәһәре катнаша. 2018 ел башына Татарстанда барлык асылмалы линияләрнең 50% ы инде җир астына күчерелде.[19]

Роман Шайхутдинов катнашында ИТ-белгечләр өчен яңа шәһәр – Республиканың Югары Ослан муниципаль районындагы Иннополис шәһәре төзелеше актив алып барыла. «Проект чит илгә китәргә теләгән белгечләр өчен яхшы альтернатива булачак, аның бурычы - кызыклы эш урыннары, бизнес алып бару һәм эшләнмәләрне капитализацияләү өчен шартлар булдыру», - диде Шәйхетдинов.[20] Шәһәрнең рәсми ачылышы 2015 елның 9 июнендә булып узды.[21] Бүген биредә барлык инфраструктура да эшли, шәһәрдә 3 меңгә якын кеше яши, 160 компания теркәлгән, аларның 77се «Иннополис» резидентлары һәм партнерлары, шулар арасында - Тинькофф банк (ru),[22] Сбербанк,[23] Schneider Electric (ru)[24] һәм башкалар.

Шулай ук биредә Россиянең ИТ-индустриясе өчен Карнеги Меллон Университеты (ru) белән хезмәттәшлектә Иннополис Университеты (ru) ачылды. Шәйхетдинов фикеренчә, әлеге университет Россиядә IT-белгечләр әзерләүнең сыфатын арттыруга зур өлеш кертәчәк.[25]

Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында эшләү дәверендә, Шәйхетдинов Россиянең эре компанияләре белән актив диалог урнаштырды. Аның инициативасы буенча региональ хөкүмәт «Ростелеком» һәм «Яндекс» компанияләре белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Әлеге килешүләрнең нәтиҗәсе буларак 2018 елның маенда Иннополиста 5G (ru) челтәре эшли[26] һәм беренче пилотсыз таксилар йөри башлады.[27] Шулай ук Роман Шәйхетдинов Россия Федерациясе Хөкүмәте адресына Иннополистны пилотсыз транспортларны (ru) сынау буенча мәйданчык буларак куллануны тәкъдиме белән чыкты.[28]

 
«Рәсми Татарстан» (tatarstan.ru 2011 елның 17 июль көнендә архивланган.) веб-порталының баш бите сурәте. Түбәндә ирекле лицензия күрсәтелгән.

Республика һәм татар халкы файдасына Вики-технологияләрне куллануны җиңеләйтүгә юнәлгән башка гамәлләр арасында, Россия Федерациясендә һәм дөньяда беренче булып Татарстан Республикасының "Рәсми Татарстан" порталында урнашкан бар республика һәм муниципаль башкарма хәкимият органнарының веб-сайтларны «Creative Commons» ирекле эчтәлек лицензияләренә күчерә.[29][30]

2018 елда Шәйхетдинов Татарстанда «Цифрлы икътисад» (ru) милли проектының кураторы итеп билгеләнде.[31] Аның фикеренчә, цифрлаштыру – гражданнарның дәүләт (ru) һәм муниципаль органнары белән элемтәсе, һәм элеге элемтәне ныгыту өчен барлык процессларны мөмкин кадәр электрон рәвешкә күчерергә кирәк.[32]

Балалары

үзгәртү

Ике кызы Елена һәм София, улы Борис.[33]

Бүләкләре

үзгәртү
  • "Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсе хезмәткәре" шәрәфле исеме (2018 ел)[34]
  • "2018 елның 18 март көнне үзган Россия Федерациясе Президентын сайлауларны уңышлы үткәрүдә кулланылган ГАС "Выборы" системасының, тавыш бирү процедураларны видео каналлары аркылы тапшыру һәм видеотрансляций процедур голосования и реализации возможностей мобиль сайлаучы мөмкинлекләрнең туктаусыз эшләвен тәэмин итүгә кертем өчен" Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрының рәхмәт хаты (2018 ел).
  • "Россия почтасы" Федераль дәүләт унитар предприятиесенең "Казанда почта логистикасы үзәген төзүдә булышлык өчен" рәхмәт хаты (2018 ел).
  • Россия Федерациясе буенча Татарстан Республикасының позитив имиджын үстерүдәге проектларында актив катнашу өчен Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының рәхмәт хаты (2016 елда).
  • "2015 елда Казанда узган XVI нчы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты" истәлекле медале
  • 2015 елда Казанда узган XVI нчы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм XVI нчы су спорт төрләре буенча "Мастерс" дөнья чемпионатын әзерләүгә һәм уздыруга кертән зур өлеш өчен Татарстан Республикасы Президентының рәхмәте
  • "Профсоюз эшчәнлегендә актив катнашу һәм партнерлык кысаларында Профсоюз белән нәтиҗәле хезмәттәшлек" өчен "Элемтә өлкәсендә социаль партнерлыкның 20 еллыгы" истәлекле медале
  • "2014 елда Сочида узган XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI Кышкы Паралимпия уеннары" истәлекле медале
  • «Дәүләтнең мәгълүмат саклау системасын ныгыту өчен» медале (2014)
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының медале (14 гыйнвар, 2014 ел)
  • «Элемтә остасы» мактаулы исеме (2010 г.).
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 г.)
  • «Монтажланган үткәргеч сыешлыгының үсеш темплары буенча» номинациясендә Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгы «Тармакның иң яхшы җитәкчесе – 2004» конкурсында җиңүче
  • Россиякүләм «Ел Менеджеры — 2004» бәйгесе лауреаты
  • Татарстан Республикасы элемтә министрлыгының мактау грамотасы (2003 ел)

Сылтамалар

үзгәртү

Роман Шәйхетдинов турында рус телле массакүләм мәгълүмат чараларында:

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Танылган КФУ студентлары Выдающиеся выпускники КФУ (рус.). Казан федераль университеты. әлеге чыганактан 2021-01-21 архивланды. 2018 елның 6 ноябрь тикшерелгән.
  2. Минвалеев, Арслан. Ху из мистер Роман Шайхутдинов? (рус.), деловая газета «Бизнес-Онлайн» (2012 елның 22 май көне). 2018 елның 6 ноябрь көне тикшерелде.
  3. Михаил Иванов. Роман Шайхутдинов назначен директором филиала «Ростелекома» в республике Татарстан (рус.), http://www.cnews.ru/ (08.08.2011). 2018 елның 6 ноябрь көне тикшерелде.
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-06-05, retrieved 2019-06-05 
  5. Ирина Дурницына (2015 елның 8 декабрь көне). К 2018 году до 80% госуслуг в Татарстане приобретут электронный вид (рус.). РИА Новости. 2018 елның 16 декабрь көне тикшерелгән.
  6. Татарстан электрон хезмәтләре исемлеге 2018 елның 25 сентябрь көнендә архивланган. (рус.)
  7. Электрон дәүләт аналитика үзәге (19.02.2018). Росстат посчитал долю граждан, получавших электронные госуслуги в 2017 году (рус.). Ежедневное онлайн-издание D-russia.ru. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  8. Ирина Дурницына (13.06.2017). Проект "Открытый Татарстан" победил на международном конкурсе в Женеве (рус.). РИА Новости. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  9. За безопасность на дорогах Татарстана ответит "Народный инспектор" (рус.). Информационно-аналитический журнал RUБЕЖ ru-bezh.ru (16.07.2014). 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  10. Сергей Сыркин (6.10.2017). Народный инспектор: гаджет станет грозным оружием борьбы с нарушителями ПДД (рус.). НТВ телеканалы. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  11. 11,0 11,1 Электрон дәүләтнең эксперт үзәгенең аналитика бүлеге (6.03.2015). ГИС “Народный контроль” (рус.). Ежедневное онлайн-издание D-russia.ru. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  12. Олег Корякин (18.02.2010). Классный подарок. Всех учителей Татарстана обеспечат ноутбуками (рус.). Российская газета. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  13. Все колледжи и техникумы Татарстана до конца года будут оснащены точками Wi-Fi (рус.). ТАСС (19.10.2018). 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  14. Татарстан стал пилотным регионом по запуску системы электронных больничных листов (рус.). CNews (28.05.2014). 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  15. Татарстан на втором месте в России по выдаче электронных больничных (рус.). Республика Татарстан газетасы (11.10.2018). 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  16. Впервые в России вещание цифрового ТВ в формате DVB-T2 началось в Татарстане (рус.). Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы (1.03.2012). әлеге чыганактан 2021-05-10 архивланды. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  17. Ольга Кондрева (25.06.2013). В Казани запустили второй мультиплекс цифрового ТВ (рус.). Российская газета. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  18. Елизавета Титаренко (27.02.2017). «Сотка высоток» поймала свой МИГ (рус.). Российская ежедневная газета новостей о цифровой трансформации, телекоммуникациях, вещания и ИТ ComNews.ru. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  19. Мария Андреева (20.02.2018). Воздушная дилемма. Операторы связи Республики Татарстан (РТ) перевели в подземные коммуникации почти 50% воздушных линий связи. (рус.). Российская ежедневная газета новостей о цифровой трансформации, телекоммуникациях, вещания и ИТ ComNews.ru. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  20. Юлия Воронина (26.11.2013). Самородки в одном месте (рус.). Российская газета. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  21. Церемония открытия наукограда Иннополис состоялась при участии Медведева в Татарстане (рус.). Интерфакс-Россия (9.06.2015). 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  22. «Тинькофф Банк» инвестирует в IT-проект в Иннополисе 50 миллионов рублей (рус.). Онлайн-газета деловых новостей «Реальное время» RealnoeVremya.ru (4.04.2017). әлеге чыганактан 2022-12-31 архивланды. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  23. Сбербанк заключил с Татарстаном соглашение о сотрудничестве в инносфере (рус.). РИА Новости (13.10.2016). 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  24. Schneider Electric открывает центр инноваций в Иннополисе (рус.). Computerworld Россия (18.06.2018). 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.(үле сылтама)
  25. Ирина Дурницына (18.12.2012). Шайхутдинов: Татарстан хочет привлечь лучших IT-специалистов (рус.). РИА Новости. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  26. В Татарстане запустили сеть 5G (рус.). Аргументы и факты (21.05.2018). 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  27. Сергей Кирсанов (28.08.2018). В Татарстане запустили первое в Европе беспилотное такси (рус.). Российская газета. 17.12.2018 тикшерелгән.
  28. Власти Татарстана рассчитывают создать в Иннополисе площадку для испытания беспилотников (рус.). ТАСС (17.10.2018). 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  29. Главные сайты Татарстана перешли на свободную лицензию (рус.). Викиновости (2.09.2018). 2018 елның 18 декабрь көне тикшерелгән.
  30. Главные сайты Татарстана перешли на свободную лицензию (рус.). Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы (3.09.2018). әлеге чыганактан 2018-12-19 архивланды. 2018 елның 18 декабрь көне тикшерелгән.
  31. Рөстәм Миңнеханов (9.08.2018). Распоряжение Президента Республики Татарстан №262 «Об утверждении Перечня кураторов и исполнительных органов государственной власти Республики Татарстан, ответственных за реализацию национальных и федеральных проектов в Республике Татарстан» (рус.). Татарстан Республикасы Президенты. әлеге чыганактан 2021-01-25 архивланды. 2018 елның 17 декабрь көне тикшерелгән.
  32. В Сочи обсудили будущее цифровой экономики России (рус.). Информационно-аналитический журнал RUБЕЖ ru-bezh.ru (20.02.2018). 17.12.2018 тикшерелгән.
  33. Шайхутдинов Роман Александрович - биография. PeopleLife.ru. әлеге чыганактан 2019-04-19 архивланды. 2018 елның 6 ноябрь көне тикшерелгән.
  34. Президент РТ поблагодарил приглашенных на торжественную церемонию за вклад в развитие республики и страны. Татар-информ (2018 елның 29 август көне). 2018 елның 6 ноябрь көне тикшерелгән.(рус.)