Казанның меңьеллыгы
(Казанның 1000 еллыгы битеннән юнәлтелде)
Казанның меңьеллыгы — 2005 елның 24 — 30 августында Казан шәһәренең меңъеллыгы уңаеннан уздырылган бәйрәм чаралары.
Казанның нигезләнү вакытын билгеләү
үзгәртүРәсми караш буенча, Казанның мең елдан да ким булмаган тарихы бар. Моңа нигез булып Казан кирмәнендә уздырылган археологик казу эшләре алып барганда 929 — 930 елларда сугылган чех акчаларын табу тора. Шулай ук төгәл датасын билгеләү авыр булган башка табылдыклар да моңа дәлил булып тора.
Бәйрәм чаралары эмблемасы
үзгәртүМеңьеллык символы конкурс нәтиҗәсендә сайлана. Казан кирмәненең, Сөембикә манарасының, Еланның, гарәп язуының төрле рәвештәге күренешләреннән гыйбарәт булган күпсанлы эшләр арасыннан жюри Айрат Халитовның эшен сайлап ала.[1] Рәсемдә Сөембикә манарасы, лилия чәчәге һәм Татарстан байрагы үзенчәлекле стиль белән тасвирланган.