Рамис Сафин, Рамис (Рәмис) Фарук улы Сафин (1965 елның 1 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Апас районы, Урта Балтай) — журналист, җәмәгать эшлеклесе, Сембер өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте Башкарма комитеты рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы президиумы әгъзасы (2017 елның 3 августыннан), «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Сембер өлкәсендәге филиалы директоры, Сембер шәһәре иҗтимагый палатасы әгъзасы, Сембер өлкәсе губернаторы каршындагы милләтләр шурасы әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре[1].

Рамис Сафин
Туган телдә исем Рамис Фарук улы Сафин
Туган 1 гыйнвар 1965(1965-01-01) (59 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Урта Балтай
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре журналист, җәмәгать эшлеклесе
Җефет Рамилә Сафина, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре
Балалар улы Алмаз, кызы Алсу
Бүләк һәм премияләре «Фидакарь хезмәт өчен» медале
«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале - 2022
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Сайт Рамис Сафин

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1965 елның 1 гыйнварында Татарстан АССР Апас районы Урта Балтай авылында туган. Урта Балтай урта мәктәбен тәмамлагач (1982), комсомол юлламасы буенча туган авылында калып, сыйныфташлары белән бер ел Крупская исемендәге күмәк хуҗалыкның терлекчелек комплексында эшли. Бер елдан терлекчелектә аларны унынчыны яңа тәмамлаган егет-кызлар алыштыра. Совет Армиясенә алынып, хәрби хезмәтне Монголиядә үтә. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый. Радиода Рәзин Нуруллин җитәкчелегендә практика үткәндә, Казан дәүләт университетының журналистика факультеты деканы Флорид Әгъзамов җәйге практиканы Сембер телевидениесендә татар телендә яңа ачылган «Чишмәләр» тапшыруында үтәргә тәкъдим итә. Хезмәт юлын, университетның өченче курсын тәмамлагач, Сембер өлкә телевидениесендә башлый. Бүгенге көнгә кадәр Рамис Сафин бу тапшыру белән элемтәләрен өзми.

1989 елда гаиләсе белән Татарстаннан Сембергә килеп урнаша hәм «Волга» дәүләт телерадиоширкәтендә(рус.) татар телендә тапшырулар алып бара башлый.

Җәмәгать эше үзгәртү

Сембердә эшли башлаган беренче көнәреннән үк өлкә һәм шәһәрдә яшәүче җирле татарларның иҗтимагый тормышында катнашып килә.

2005 елдан «Сембер өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасы (рус. Общественная организация «Ульяновская областная татарская национально-культурная автономия», УОТНКА)[2] башкарма комитеты рәисенең урынбасары, соңыннан рәисе итеп сайлана. Автономиядә һәр татар авылы турында китап чыгару бурычы куелган. Өлкәдәге 67 татар авылының 23енең тарихы турында китаплар чыккан, биш китап языла, «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары» энциклопедиясен (2016) яңартып чыгару бурычы тора.

2017 елның ноябрендә, прокуратура ярдәмендә мәктәпләрдә татар теле укыту ихтыярига калган чорда узган БТК утырышында татар телен укытуны яклап чыгыш ясый:

Минемчә, татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә татар теле һәм татар тарихы укытылырга тиеш. Безнең авыр сугыш елларын кичергән бабаларыбыз: «Без барысына да риза, сугыш кына булмасын иде», — диләр. Без XXI гасырда: «Барысына да риза, телебезне генә алмасыннар», — дип әйтергә мәҗбүрбез. Балаларыбыз бүгенге көн вакыйгаларын 1552 ел вакыйгалары белән чагыштырып карамаслармы?[3]

2009—2011 елларда Сембер өлкәсе губернаторының милли мәсьәләләр буенча ярдәмчесе булып эшли.

Бәяләмә үзгәртү

  Иҗтимагый эшчәнлек белән журналистика һөнәрен бергә үреп, Сез гомерегез буе шушы кыйблагыздан тайпылмыйча, халкыбызга хезмәт итәсез. Һәр башлаган эшегездә югары күрсәткечләргә ирешеп, милләттәшләребезнең ихтирамын һәм күңелен яулый алдыгыз. Бу уңышларыгыз барысы да Сезнең тәҗрибәгез һәм тырышлыгыгыз, үз һөнәрегезнең остасы булуы турында сөйли. Бүгенге көндә Сез җитәкләгән Сембер татар милли-мәдәни мохтарияте күп кенә иҗтимагый оешмаларыбыз өчен үрнәк булып тора. Хакимият белән уртак тел табып, Россия һәм регион күләмендә зур чаралар оештыруыгыз олуг мактауларга лаек. «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Сембер шәһәрендәге корпункты җитәкчесе булуыгыз — милләттәшләребез өчен икеләтә куаныч. Актив эшчәнлегегез нәтиҗәсендә бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татар халкы Сембер каласы, Сембер өлкәсендәге татар тормышы белән даими танышып бара[4]
Васил Шәйхразиев, БТК Милли шурасы рәисе
 

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Рамилә, Урта Балтайдан, Сембер Татар мәдәният үзәге җитәкчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. Уллары Алмаз КФУ, асптрантура тәмамлаган, кызлары Алсу КФУ тәмамлый, алты ай АКШта укыган[9].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Общественная организация "Ульяновская областная татарская национально-культурная автономия". Предеседатель совета Сафин Рамис Фарукович 2020 елның 24 июнь көнендә архивланган.(рус.)
  2. Общественная организация «Ульяновская областная татарская национально-культурная автономия». Общественная палата Ульяновской области(рус.)
  3. Максим Кузнецов. Главный ульяновский татарин» Рамис Сафин нарывается на проблемы с прокуратурой и администрацией президента. 73регион.онлайн, 01.12.2017
  4. Рәмис Сафинны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! БТК сайты
  5. Рамис Сафин «Халыклар дуслыгы» медале белән бүләкләнде. БТК сайты, 09.01.2014
  6. Поздравляем Рамиса Сафина! mahalla1.ru, 25.03.2015(рус.)
  7. В Ульяновске выбрали лучших людей города 2019 года. ИА Татарские новости Ульяновской области, 29.08.2019(рус.)
  8. Котлыйбыз ! Ватаным Татарстан, 17.06.2022, № 84, 8нче бит
  9. Анастасия Гайнутдинова. Рамис САФИН: «Әби-бабаларым, әти-әнием тапшырып калдырган ядкарьләр — иң зур байлыгым». tatar-congress.org, 06.06.2020

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү