Пуэрто-Рикода ислам

Пуэрто-Рикода азчылык дине

Пуэрто-Рикода ислам (исп. El Islam en Puerto Rico, ингл. Islam in Puerto Rico, гарәп. الإسلام في بورتوريكو‎) ― азчылык дине. 2007 елда халык санын алу мәгълүматы буенча, Пуэрто-Рикода 5 000 нән артык мөселман яшәгән, бу.ил халкының (3,2 млн кеше, 2020 елга) якынча 0,13 % ын тәшкил иткән [1] [2][3].

Пуэрто-Рикода ислам
Дәүләт Flag of the United States.svg Америка Кушма Штатлары
Административ-территориаль берәмлек Пуэрто-Рико
Commons-logo.svg Пуэрто-Рикода ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында
Илнең икенче зур шәһәре Понсе Ислам үзәге. 1997 елда төзелгән
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Пуэрто-Рико мәчет / Ислам үзәкләренең фотосурәтләре.

Пуэрто-Рикода өстенлекле дин ― христианлык, христианнар ил халкының 97 % ын тәшкил итә (56 % католиклар, 33 % протестантлар, башка христианнар, 1 % православие диндарлары), 8 % халык бер динне дә тотмый, 3 % ― башка диннәр (0, 13 % Ислам, 0,09 % Һинд дине, 0,07 % Яһүд дине, 0,03 % Буддачылык һ. б.) тарафдары [4].

ТарихҮзгәртү

Пуэрто-Рикода Ислам тарихын 1493 елдан исәпләргә мөмкин: ул елны утрауны испаннар яулап алган, колониягә әйләндергән һәм Африкадан коллар, шул исәптән, гарәп колларын алып килгән. Африка һәм гарәп коллары какао, кофе һәм шикәр җитештерүдә эшләргә, шулай ук өй хуҗалыгы белән шөгыльләнергә тиеш булган. Кырыс шартларда яшәү, колларга үз диннәрен тотарга ирек булмау утрауда ислам дине йогынтысы кимүгә китергән. 1898 елның 25 июлендә утрауны АКШ яулап алгач, мөселман колларга һәм метисларга билгеле күләмдә дин тоту иреге бирелә.

Ислам дине Кариб диңгезе бассейнында бик яхшы таныш түгел. Хәзерге вакытта ул 1950-елларда башланган уяну процессында. Пуэрто-Рикода Фәлистыйн, Пакистан һәм Мисыр мөселман җәмгыятьләре яшәсә дә, җирле халык вәкилләреннән оешкан Латин-Кариб ислам берләшмәсе үсә. Хәзерге заман Пуэрто-Рико Ислам җәмгыятенең нигезен Фәлистыйннан һәм Иорданиядән күчеп килгән мөһаҗирләр һәм аларның нәселе тәшкил итә. Гарәп мөһаҗирләрнең күбесе 1958-1962 елларда килгән.

Пуэрто-Рико мөселманнарының зур күпчелеге утрауның үзәк төбәгендә, илнең башкаласы Сан-Хуаннан(ингл.) көньякта урнашкан Кагуас(ингл.) шәһәрендә [5] һәм борынгы Рио Пьедрас(ингл.) шәһәрендә (Сан-Хуанга 1951 елда район (баррио) буларак кушылган [6][7]) яши. Алар биредә рестораннар белән идарә итә, ювелир һәм кием кибетләре тота. Падре Колон урамындагы (Calle Padre Colón) мәчет бөтен җәмгыятькә хезмәт күрсәтә [8].

Бүген төбәкнең иң көчле дини тенденцияләреннән берсе ― кара тәнле кариблылар арасында Ислам динен кабул итүчеләр арта бару. Күп кенә кара тәнле кариблылар өчен бүген үзенең тамырларын, чыгышын эзләү дингә килү өчен көчле мотив бирүче фактор булып тора [8].

Ислам диненә яңа мөрәҗәгать иткән мөселманнар саны 1 500 кешедән арта, шулар эчендә 300 е – төрмәдә ябылуда булган кешеләр [9].

Мәчетләр / Ислам үзәкләреҮзгәртү

Хәзерге вакытта Пуэрто-Рикода унлап мәчет бар. Пуэрто-Рико ислам җәмгыятенең мәчет / ислам үзәкләре барлык утрау территориясендә: Агуадилья (Пальмар районы, PR-111.), Аресибо, Атильо, Вега-Альта, Монтехидра, Понсе(ингл.), Фахардо, Хайуйя(ингл.) һәм Сан-Хуан шәһәрләрендә таралып урнашкан [10]. Монтехидра һәм Вега Альта мәчетләре ― алар арасында иң активлары.

  • 1981 елда Рио Пьедрас(ингл.) шәһәрендә Пуэрто-Рикода беренче мәчет ачыла. Бу мәчет 1920-елларда нигез салынган Пуэрто-Рико университетыннан ерак түгел урнашкан. Гыйбадәт заллары 200 ир-ат һәм 40 хатын-кызны сыйдыра.
  • Икенче мәчет 1992 елда төзелгән. Хәзерге вакытта Пуэрто-Рикода иң зур мәчет санала, ул 1 200 дән артык ир-ат һәм 120 хатын-кызны сыйдыра.
  • 1993 елда Хайуйя(ингл.) шәһәрендә 25 кеше сыйдырышлы мәчет бинасы арендалана.
  • 1995 елда Фахардо шәһәрендә мәчет төзелә. Алтын һәм зәңгәр гөмбәзле бу мәчетнең гыйбадәт заллары 50 ир-ат һәм 15 хатын-кызны сыйдыра ала.
  • 1997 елда илнең икенче зур шәһәре-порты Понседа(ингл.) ислам үзәге / мәчет ачыла. Җомга намазында 200 ир-ат һәм 30 хатын-кызны сыйдыра ала.
  • 2002 елда Агуадилья шәһәрендә алтынчы мәчет ачылган. Җомга намазларында 50 мөселманны сыйдыра ала.
  • 2007 елда илнең башкаласы Сан-Хуанның көньягында урнашкан Монтехидра (Montehiedra) районында сигезенче мәчет ачылган. 400 ир-атны һәм 50 хатын-кызны сыйдыра ала.
  • 2011 елда Сан-Хуанның көнчыгышында Лоиза (Loiza) бистәсендә тугызынчы мәчет ачылган. Җыйнак мәчет бинасы 20 мөселманны кабул итә ала [9].

Төньяк Американың Америка мөселман ассоциациясе (American Muslim Association of North America, AMANA) Кайей(ингл.) шәһәрендә офис ачкан.

Ислам уку йортыҮзгәртү

Илнең башкаласы Сан-Хуанның көньягында урнашкан Монтехидра бистәсендәге мәчет каршында Ән-Нур ислам уку йорты эшли. Биредә балаларга ислам нигезләре һәм гарәп теле өйрәтелә. 2015 елда мәктәп каршында беренче «Ислам скаутлары җәмгыяте» оештырылган. Мәктәптә укучылар арасында мөслимә кыз балалар күпчелекне тәшкил итә.

ИскәрмәләрҮзгәртү