Петр Кирпичников

Петр Кирпичников, Петр Анатолий улы Кирпичников (рус. Кирпичников Пётр Анатольевич, 1913 елның 5 гыйнвары, Вятка губернасы, Санчурск1997 елның 26 марты, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан химик-технолог, Казан химия-технология институты ректоры (1964-1988), профессор (1965 елдан), техник фәннәр докторы (1972). РСФСР (1975) һәм ТАССР (1969) атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ФА мөхбир-әгъзасы (1976), БР (1991) һәм ТР (1992) ФА шәрәфле академигы, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе атказанган химигы (1979), атказанган уйлап табучысы (1985).

Петр Кирпичников
Туган телдә исем Петр Анатолий улы Кирпичников
Туган 5 гыйнвар 1913(1913-01-05)
Вятка губернасы, Санчурск
Үлгән 26 март 1997(1997-03-26) (84 яшь)
Казан
Яшәгән урын Чехов урамы, Казан[1]
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан милли тикшеренү технология университеты
Һөнәре химик-технолог
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар ике улы, кызы
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены Октябрь Инкыйлабы орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыКызыл Йолдыз ордены Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе дәүләт премиясе
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

 Петр Кирпичников Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1913 елның 5 гыйнварында Вятка губернасы (хәзерге Киров өлкәсе Санчурск районы) Санчурск өяз шәһәрендә (1923 елдан авыл, 1944 елдан штб) земство табиблары гаиләсендә туган. Туган авылында мәктәп тәмамлагач (1930), укый-яза белмәүчелекне бетерү өлкәсендә эшли. Пермь химия-технология институтына укырга керә, аннан Мәскәүгә химия-технология институтына күчеп, 4 ел укый. Казан химия-технология институтын (КХТИ) тәмамлый (1936). А.Е. Арбузов җитәкчелегендә синтетик каучык өлкәсен сайлый. 1936-1940 елларда С.М. Киров исемендәге Казан синтетик каучык заводында аппаратчы, техник бүлек башлыгы урынбасары булып эшли. Заводта чыккан авария сәбәпле, яшь галимгә кулга алыну да яный. 1939-1940 еллардагы Совет-фин сугышы башлангач, 1940 елда Кызыл гаскәргә чакырыла. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. 9нчы Һава армиясенең җир өсте (ягулык-майлау матдәләре белән тәэмин итү) хезмәте офицеры лейтенант П.А. Кирпичников сугышта Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

1945-1947 елларда Казан химия-технология институтында, Г.Х. Камай җитәкләгән төп органик синтез кафедрасында укыта.

1947-1954 елларда Шкопау шәһәрендә (АДР) «Буна» нефть химиясе комбинатында баш инженер һәм киңәшче булып эшли. 1960-1961 елларда Көнчыгыш Кытай технология институтында (КХР) эшли.

1954 елдан яңадан Казан химия-технология институтында: факультет деканы (1957), синтетик каучык технологиясе кафедрасы мөдире (1960-1987), бер үк вакытта проректор (1961 елдан), ректор (1964-1988), профессор (1965 елдан), ректор киңәшчесе һәм Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе химия һәм нефтехимия сәнәгате министрлыгының эластомерлар барлыкка китерү үзәге фәнни җитәкчесе (1988-1997). 1982-1987 елларда Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе ФА Казан филиалы президиумы рәисе[2].

1997 елның 26 мартында үзенең эш кабинетында вафат була. Казанның Арча зиратында җирләнгән.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

1956 елда кандидатлык, 1972 елда докторлык диссертацияләре яклый[3]. Гыйльми эзләнүләр өлкәсе: химия һәм органик синтез нигезләренең, югары молекуляр тоташмаларның, синтетик каучык һ.б. полимерларның һәм аларны стабильләштерүнең химик технологиясе. Полисульфид һәм уретан эластомерларны тикшерү өлкәсендә хезмәте зур. 500 фәнни хезмәт, югары мәктәп өчен 12 дәреслек авторы, 330 уйлап табу патенты иясе. 14 фән докторы, 70тән артык фән кандидаты әзерләгән.

Китаплары үзгәртү

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

  • Совет тынычлык фондының Татарстан республика бүлеге рәисе (1966 елдан)
  • Д.И. Менделеев исемендәге Бөтенсоюз химия җәмгыятенең Татарстан республика бүлеге рәисе (1975-1985)
  • ТАССР Югары шурасы фәнни-техник прогресс комиссиясе рәисе (1983-1988)
  • ТАССР Югары шурасы депутаты (19661971, 1983-1988).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  КХТИ диварына беркетелгән истәлек тактасы.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 14 (Ки-Ко). М.: НИ БРЭ, 2009. ISBN 978-5-85270-344-6

Әдәбият үзгәртү

  1. Дьяконов Г.С. Пётр Анатольевич Кирпичников. К 90-летию со дня рождения (1913-1997). «Российский химический журнал», 2003, т. XLVII. № 2.
  2. Пётр Анатольевич Кирпичников. К 100-летию со дня рождения (1913-1997). «Высокомолекулярные соединения» (журнал), 2013, № 2. ISSN: 2308-1120

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү