Мортыштамак мәчете (Сарман районы)

Мортыштамак авылы мәчете (Сарман районы, Татарстан, Россия)


Мортыштамак мәчете, рәсми исеме «Нур» мәчете (рус. Муртыштамакская мечеть «Нур») ― Татарстанның Сарман районы Мортыштамак авыл җирлеге[d] административ үзәге Мортыштамак (Мортамак) авылында 1999 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Мәчет
Мортыштамак мәчете
Нур
Ил Россия
авыл 423358 Татарстан, Сарман районы, Мортыштамак, ур., 12
Координатлары 55°13'10.250"N, 52°35'57.052"E
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1998
Төзелеш еллары 19981999 еллар
Төп даталар:
1998 (төзелеш башлану)
1999 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

1700-еллар башында авыл халкы көче белән Мортыштамакта төп мәчет төзелә. Шул ук чорда мәчет каршында мәдрәсәдә ир балаларны укыту җайга салынган. 10-17 яшьлек 45 шәкертне Габделшәкүр Габделсәлимов укыткан. Мәдрәсәгә укырга Чукмарлыдан да килгәннәр.

1848 елда авылда 1 мәчет (1870 елда аның каршында мәктәп), 1906 елда авылда инде 3 мәчет булуы билгеле. [1]

1877 елда басылган «1870 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә («Список населенных мест по сведениям 1870 года») авылда 144 хуҗалыкта 861 кеше яшәве, мәчет, мәдрәсә булуы теркәлгән.[2]

1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уфа губернасының Минзәлә өязе Мортыштамак (Мортыш-Тамак) авылында 1173 кеше яшәгән, шуларның 1168е мөселманнар булган.[3]

Уфа губернасы Минзәлә өязе Әлмәтмулла волостена (1920 елдан Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоннары, 1930 елдан Сарман районына) караган[4] Мортыштамак (Мортыш-Тамак) авылында 1906 елда 237 хуҗалыкта 1280 кеше яшәве, 3 мәчет булуы теркәлгән. Ир-атлар саны аз булу сәбәпле, Боламык авылы Мортыштамакка мәхәллә итеп кушылган булган.

Имамнар
  • 1811 елдан ― Гаскәр Әмир улы (1765–1820), указлы мулла; Зөбәер Надир улы (1758―1834), азанчы.
  • 1816 елдан ― Габделхак Гаскәр улы (1790 елгы), указлы мулла.
  • Габделмәннан Җәгъфар улы (1775―1832), указлы мулла.
  • Бикмөхәммәт Нигъмәтулла улы (1801 елгы), указлы мулла.
  • Баһаветдин Нигъмәтулла улы (1813 елгы), указлы мулла.
  • Шәрәфетдин Нигъмәтулла улы (1815―1898), указлы мулла.
  • 1852 елдан ― Мостафа Хәсән улы (1822―1910), 60 елдан артык имам-хатыйп, мөгаллим.
  • 1869 елдан ― Габделгазиз Сәйран улы Габделмәҗитов, 1902 елга кадәр азанчы, мөгаллим.
  • 1910 елдан ― Миргалим Мостафа улы (1885 елгы), хатыйп.
  • 1902 елдан ― Габделгатуф Габделгазиз улы (1870―1924), азанчы.
  • 1909 елдан ― Салихҗан Габделмогыйн улы (1885―1937), имам. [5]
Кызлар мәктәбе

Салихҗан Габделмогыйн улы әүвәл Сарман бае Мөхәммәтша хаҗида приказчик булган, хаҗи ярдәме белән Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган. Мөхәммәтша хаҗи авыл кызларын (шул исәптән үз кызларын да) укыту өчен укытучы кыз җибәрүләрен сорап, Иж-Бубый мәдрәсәсенә мөрәҗәгать иткән. Мәдрәсә җитәкчелеге, укымышлы кызга лаеклы кияү табылса, укытучы җибәрергә риза була. 1907 елда Хәдичә Вахит кызы Салихҗан хәзрәткә димләнә һәм Мөхәммәтша хаҗи өендә кызларны укыта башлый. Теләнче-Тамакка барып, Хәлфиннәрдән Мортыштамакта кызлар өчен мәктәп салуда ярдәм итүләрен сорый. Хәлфиннәр ярдәме белән авылда ике бүлмәле мәктәп салына. Әлеге кызлар мәктәбендә дин сабагы, шулай ук география, арифметика, тарих, табигать, төрки тел фәннәре укытылган. Мортыштамак кызлар мәктәбендә Мәрьям Галләмова, Шәмсия Галләмова, Гайшә Хәйдәрова, Камал Хәнәфиева, Суфия Улембекова-Хәмидуллина, Рауза Уразаева, Нәсимә Гобәйдуллина һ. б. белем алган. [6]

1890 елда авылда тагын бер мәчет төзергә рөхсәт алына. Имамнар:

1901 елда Уфа губерна идарәсе авылда өченче мәчет төзергә рөхсәт бирә. Имамнар:

  • 1905 елдан ― Габделмөнир Мостафа улы (1873 елгы). 1921 елдан Бөгелмә өязе Кодаш авылы мәчете имамы; Габделәмин Кәнәфи улы, Шәрәфетдин Әхмәди улы, азанчылар.
  • 1910 елдан ― Мөхәммәтсолтан Шәрип улы, имам-хатыйп; Мөхәммәтсалих Мөхәммәтсадыйк улы, хатыйп.

ТАССР Югары Советы президиумының 1939 елның 22 сентябрендәге № 43-1708 указы нигезендә беренче мәхәллә мәчете ябыла, район Советы башкарма комитеты карамагына балалар яслесе итеп файдалану өчен тапшырыла. Указ Шәмсетдин Сәхәбетдинов кулына бирелгән. Мәчет бинасы яслегә бирелсә дә, 1966 елга кадәр клуб итеп файдаланылган.[7]

Яңа бина үзгәртү

1999 елда яңа бер катлы таш мәчет сафка баса. Мәчеткә «Нур» исеме бирелгән. Бина газ белән җылытыла, эчтә тәһарәтханәсе бар. Гыйбадәт залы ~70 кеше сыйдыра. Манарасы бинаның түбәсендә. Имамнар:

  • 1993―2004 елларда ― Раиф хәзрәт Салихов, имам-хатыйб.
  • 2004―2017 елларда ― Мөхәммәтнәҗип хәзрәт Сәхәбетдинов, Фәрит хәзрәт Фәхриев.
  • 2017 елдан ― Госман хәзрәт Закиров[5]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. История деревни Муртыш-Тамак. Татары без границ
  2. Список населенных мест по сведениям 1870 года, 1877
  3. Муртыш-Тамак. Альмет-Муллинская волость. – Генеалогический форум ВГД(рус.)
  4. Муртыш-Тамак (Мортыштамак). Институт Татарской Энциклопедии
  5. 5,0 5,1 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 54-56, 94нче битләр.
  6. Салихова Ф. Киләчәк буыннарга: Мортыштамак авылы тарихы. К.: «Яз», 2018, 41нче бит.
  7. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 82нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1

Әдәбият үзгәртү

  1. Список населенных мест по сведениям 1870 года : Калып:Lg. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1877. — Вып. XLV : Уфимская губерния / Обработан редактором В. Зверинским. — CXXXIX; 1л. карт; 195 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).
  2. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 79-80нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  3. Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 54-56, 94нче битләр.

Сылтамалар үзгәртү