Минск җәмигъ мәчете

Минск җәмигъ мәчете (белар. Мінская саборная мячэць) — Беларусия башкаласы Минск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, яңа (җәмигъ) мәчет. Шәһәрдәге бердәнбер мәчет. 2016 елның 12 ноябрендә ачылган. Ачу тантанасында Беларусия президенты Александр Лукашенко һәм Төркия президенты Рәҗәп Таййип Әрдоган катнаша.

Мәчет
Минск җәмигъ мәчете
белар. Мінская саборная мячэць
Мәчет күренеше
Мәчет күренеше
Ил Беларусия
шәһәр Минск, Грибоедов урамы, 29
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни, хәнәфи
Бина төре җәмигъ мәчете
Төзелеш еллары 19972016 еллар
Төп даталар:
2016 (ачылу)
Халәте гамәлдә
Сайт [mechet.by Официальный сайт]
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Мәчет фоотосурәтләре.

ТарихҮзгәртү

 
Беренче таш мәчет
 
Яңа җәмигъ мәчете
 
Өе (Ивье) мәчете

1410 елдан бирле хәзерге Беларусия җирләрендә мөселманнар яши. Соңгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, Беларусиядә 30 меңгә якын мөселман исәпләнгән. Беларусиядә 12 мәчет, аларның яртысы — гадәти авыл йортларында урнашкан гыйбадәт бүлмәсе[1]. Минск җәмигъ мәчете төзелгәнче, иң зур мәчет Өе (Ивье) шәһәрендә булган.

1938 елда Польшада 17 мәчет һәм 2 дога кылу йорты эшләгән[2].

Беренче таш мәчетҮзгәртү

Минскида Татар бистәсендә (рус. Татарское предместье, хәзерге Җиңүчеләр проспекты) тузган агач мәчет урынына таш мәчетне татарлар, үзара акча җыеп, XIX гасыр ахырында ук салырга уйлаганнар. Төзелеш 1900 елда башланган, 1901 елда тәмамланган. 1930-елларда мәчет ябылган, 1941 елга кадәр бинада азык-төлек базасы урнаштырганнар. Сугыш елларында оккупация вакытында мәчет эшли. 1949 елда Минск татарлары мәчетне диндарларга кайтаруны сорап, Сталинга хат язып карыйлар. 1962 елда мәчет бинасы (Димитров урамы, 41) җимертелә, мөлкәте тартып алына. Элекке мәчет нигезендә «Юбилейная» кунакханәсенең фонтаны урнашкан.

Минск җәмигъ мәчетеҮзгәртү

Минскидагы яңа мәчеткә 10 меңнән артык кеше йөри. Беларусия мөселманнарының төп өлеше — татарлар. Татарлардан тыш, төрле еллардагы миграция хисабына тагын 32 мөселман этнотөркеме барлыкка килгән. Мөфти — Әбү-Бәкер Шабанович.

1997 елда Согуд Гарәбстаны Минск җәмигъ мәчете төзелешенә иганәлек итә башлаган, әмма акча җитмәгән, һәм ун елдан артык мәчет төзелеше тукталып тора. 2013 елда төрекләр ярдәмгә килә.

Башкала мөселманнары намаз уку өчен төзелештәге көнкүреш алачыгын җайлаштырган булган.

УрыныҮзгәртү

Мәчет Минск шәһәренең Грибоедов һәм Игнатенко урамнары киселешендә төзелгән. Кайчандыр биредә Татар бистәсе (предместье) булган. 1990-еллар башында мөселманнарга Татар скверы янындагы җир участогын бирәләр. Сквер 1970-елларда ук җимерелгән татар зираты өстендә ясалган булган. Зираттан бүгенге көнгә бер генә кабер сакланып калган, кайчагында җир астыннан кабер ташлары чыккалый.

ТасвирламаҮзгәртү

Яңа гыйбадәтханә — совет елларында җимертелгән Минск мәчетенең зурайтылган күчермәсе. Проект буенча яңа бина якынча 750 кешене (ир-атлар ягы 347, хатын-кызлар ягы 165 кешегә, балконда урын 350 кешегә исәпләнгән) сыйдыра ала. Элекке проектка цоколь каты өстәлгән — анда якшәмбе мәктәп — мәдрәсәсе, мөгаллимнәр һәм мөфти кабинетлары, шулай ук музей өчен бүлмәләр каралган. Биредә шулай ук актлар залы, китапханә, тәһарәт алу бүлмәләре урнашкан.

Яңа михраб Төркиядә махсус яңа мәчет өчен ясалган. Мәчетнең төп бинасы өстендә зур гөмбәз. Тагын бер гөмбәз манара өстендә. Михрабның да үз гөмбәзе бар.

Бина биеклеге 12 метр.

ҮзенчәлегеҮзгәртү

1902 елда төзелгән мәчет проектын архитектор Соловьев ясаган, төзелешнең христиан принципларына ул мөселман архитектурасы элементларын гына өстәгән. Барлык мәчетләрдә дин тотучылар намаз бүлмәсенә кергәндә үк йөзләре белән Мәккәгә карый, ә биредә намаз бүлмәсенә бары тик кырыйдан гына (михраб ягыннан) керергә мөмкин.

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү