Милләт Мәҗлесе

(Милли мәҗлес битеннән юнәлтелде)

Милләт Мәҗлесе (Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының Милләт Мәҗлесе) - 1917-1918 елларда төрки-татарлар парламенты.

Милләт Мәҗлесе
Нигезләнү датасы 20 ноябрь 1917
Басма орган Корылтай һәм Алтай
Дәүләт  Идел-Урал штаты
Бәйле оешмалар Идел-Урал штатын гамәлгә кертү һәйәте һәм Милли Идарә
Штаб-фатирының урнашуы Уфа, РСФСР
Гамәлдән чыгу датасы 28 март 1918
Уфада сессияләре узган Шәмгулов йорты.[1]

Бөтенрусия мөселманнарының икенче корылтае (1917, июль) карары жирлегендә Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының киләчәген билгеләү өчен Уфа шәһәрендә жыела.

1917 елның 20 ноябреннән 1918 елның 11 гыйнварына кадәр Идел-Урал Штаты башкаласы Уфа шәһәрендә эшли. 110 лап депутат катнаша (чама белән һәр 50 мең сайлаучыдан 10 кеше),

Мәҗлестә булачак мохтариятның башкарма идарәсе — Милли Идарә сайлана. Мәҗлес барышында кануннар проектын әзерләү, мандат, мәгариф, финанс, дини мәсьәләләр һ.б. буенча кәмисияләр эшли.

Милләт Мәҗлесе Совет хакимиятен рәсми танымый, Идел-Урал Штатын төзү турында карар кабул итә. Шул максатка ирешү өчен Идел-Урал Штатын гамәлгә кертү һәйәтен (01-04.1918) сайлый.

Бәхәсләр барышында булачак дәүләт төзелешенә кагылышлы ике төркем («төркичеләр», «тупракчылар») барлыкка килә. Баштарак милли-мәдәни мохтарият тарафдарлары - төркичеләр (Садри һәм Әхмәтһади Максудилар, Гаяз Исхакый, Закир Кадыйри, Гомәр Терегулов һ.б. — барлыгы 50 ләп депутат) өстенлек итә, аннары тупракчылар — территориаль автономия тарафдарлары (Ильяс Алкин, Һади Атласи, Галимҗан Ибраһимов, Сәлах Атнагулов, Габделбари Баттал, Сәлимгәрәй Җантурин, Сәгыйтьмөхәммәт Янкылычев, Галимҗан Шәрәф һ.б. — баштарак 37 депутат) җиңә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү