Шәех

гарәп һәм ислам дәрәҗәле исеме

Шәех (гарәп. شيخ‎ ― «өлкән», «аксакал») ― Исламда күренекле дин әһеленең хөрмәтле исеме.

Логотип Викисловаря
Логотип Викисловаря
Викисүзлектә мәкалә бар «шәех»
Руслан Хасханов. Шәех Мансур

Башка мәгънәләре үзгәртү

  • Гарәбстан ярымутравында гарәпләр кабиләсе башлыгы.
  • Әмир(рус.) дип аталучы һәркемгә шәех исеме бирелә.
  • Гарәп Көнчыгышында ыруг, кабилә башлыгы, авыл старостасы.
  • Шәех, хөрмәтле исем буларак, Ислам дин әһелләренә: голәмәләргә, дәрвиш орденнары, дәрвиш йортлары (ханкалар) башлыкларына да бирелә.
  • Көнчыгышта һәм Африканың кайбер мөселман илләрендә хакимлек итүченең, кенәзнең титулы, шулай ук бу титулны йөртүче теләсә нинди зат.
  • Шулай ук «мөселманнарның әйдәүчесе» мәгънәсендә кулланыла [1].
  • Суфичылыкта: мөридләр җитәкчесе, мөршит[2]
 
Көрд шәехләре. 1895 ел

Кайчагында ислам оешмалары җитәкчеләрен шәех дип игълан итәләр. Мәсәлән, мөфтиләрДагстан мөфтияте рәисе Әхмәт Абдулаевның, Россия мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдиннең, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла Әшировның шәех дәрәҗәсе бар. 1546 елдан Казан руханиларының җитәкчесе, Ясәви тәрикатендәге Кол Шәриф шулай ук шәех һәм сәет исемнәрен йөрткән.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Шейх. Брокгауз һәм Ефронның энциклопедик сүзлеге (ЭСБЕ)(рус.)

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Шейх. dic.academic.ru
  2. А. Али-заде. Шейх. Исламский энциклопедический словарь, М.: «Ансар», 2007. — ISBN 978-5-98443-025-8. (CC BY-SA 3.0)