Мөрид

Аллаһ дусты, шәех иярчене

Мөрид (гарәп. مريد‎ ― «эздән баручы», «рухани җитәкчесенең эзеннән баручы») ― суфичылыкта кайсы да булса шәехның иярчене, рухи камиллеккә ирешүнең беренче (түбән) баскычында торучы. Ул һичсүзсез үзенең остазына буйсына[1].

Хирка ябынган дәрвиш. XVI гасыр ахыры ― XVII гасыр башы.

Суфичылыкта

үзгәртү

Шәех (Урта Азиядә һ.б. кайбер җирләрдә ― ишан) җитәкчелегендә мөрид, үзен дөнья рәхәтлекләреннән тыеп, тормышны читтән күзәтүче булып яшәргә тиеш. Инануының хаклыгына сынауны узгач, аңа дәрвишләр киеме (хирка) тапшырыла, ул гомер буе суфи булып яшәргә тиеш була. Шәехка буйсынганнан соң, мөрид рухи юл үтә, юлчы (салик) була. Саликның рухи юлны остазы җитәкчелегеннән башка үтүе мөмкин түгел [2].

Багышлау

үзгәртү

Мөридлеккә багышлау укучыга остазы (мөршид) биргән киңәшләрдән башлана. Алар бер-берсенә каршы утыра. Шәех укучының ике кулы арасына үзенең кулын сала һәм тәүбә итү, догалар һәм суфи туганлыкның кыйммәтләре турында сөйли: «Без барыбыз да Аллаһ каршында кардәшләрбез, берәребез Кыямәт көнендә котылса, ул кеше, әлбәттә, кардәшенә кулын сузар» [3].

Мөрид шәех (яки ишан) алдында даими рәвештә гөнаһларыннан тәүбә итәргә тиеш. Дөнья рәхәтлекләреннән ваз кичү, ярлылыкка, үз-үзен кимсетүгә түзү, Аллаһка якынаерга чакыру, ахирәттә барлык кешеләрнең бертигез булачагына вәгазьләү ислам динендә мөршидләр хәрәкәтен (агымын) тудыра.

Гадәттә, мөрид үз өстенә кайбер йөкләмәләр (әдәпләр) ала:

  • шәехка берсүзсез буйсыну;
  • авызны ачып иснәмәскә һәм йокламаска, сәбәпсез көлмәскә, тавышыңны күтәрмәскә;
  • үзең генә, яки мөмкин булса, кешеләр белән бергә биш тапкыр намаз уку;
  • чиста кием-салым кияргә һәм чиста урында өстәмә догалар (вирд) укырга [4];
  • үз остазыннан башка беркем янына да йөрмәскә,
  • остазыңны тикшермәскә [5];
  • кешеләр алдында эшләмәгәнне ялгыз калгач та эшләмәскә, Аллаһның һәрвакыт күзәтеп торуына инанырга [6].
 
Кавказ мөридләренең Гуниб тавыннан төшүе. Рәссам Т. Горшельт, 1859-1861 еллар

Шулай ук мөрид шәех белән аралашканда билгеле бер кагыйдәләргә таянып эш итәргә тиеш [3]:

  • шәех янына рөхсәтсез кермәскә;
  • шәех янына кергәч, аның рөхсәтеннән башка утырмаска;
  • шәехның келәменә басмаска;
  • исәнләшкәндә шәехның уң кулын үбәргә;
  • шәех янына кергәч, аның рөхсәтеннән башка сүз башламаска;
  • шәехның йөзенә текәлеп карамаска;
  • шәех янында аңа аркан борылмаска.

Кавказда

үзгәртү

XIX гасырда патша Россиясенең тау халыкларына каршы сугышуы нәтиҗәсендә Кавказда мөридлек аерата көчәйгән. Кавказ мөридләре җиһад (кяфирләргә каршы изге көрәш һәм бу көрәштә катнашырга теләмәүче мөселманнарга каршы көрәш) идеясе белән сугарылган булган.

Мөридлек идеясеннән өч имам файдалаган: Газый Мөхәммәд(рус.) (1795―1832), Гамзатбәк(рус.) (1789/1801―1834) һәм Имам Шамил (1797―1871). Мәсәлән, Имам Шамил, мөридлек идеясенә таянып, шәригать кануннарына нигезләнгән теократик (башында дин әһеле торган) дәүләт (имамәт) төзергә омтылган. Әлеге имамәттә мөридләр, Имам Шамилгә чын күңелдән бирелгән, башка диндәгеләргә дошманлык рухында тәрбияләнгән кешеләр зур роль уйнарга тиеш булган. Әмма мөридлек идеологиясе Кавказ халыклары хәрәкәтенә уңыш китерә алмаган[7].

Хәзерге заман

үзгәртү
 
Сенегалдагы Туба шәһәрендә мәчет

Хәзерге мөридләр хәрәкәтенең (тәрикать) дини үзәге ― Сенегалдагы Туба шәһәре, анда суфилар арасында иң зур абруй казанган Амаду Бамба (1853―1927) җирләнгән һәм аның истәлегенә мәчет төзелгән. Хәзерге вакытта мөридләр тарафдарларының саны Гамбия һәм Сенегалда берничә миллион кеше исәпләнә (соңгысында алар халыкның 40 % ын тәшкил итә).

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Ислам: ЭС, 1991
  2. Али-заде, 2007
  3. 3,0 3,1 АДАБУЛЬ-МАРЗИЯ
  4. Этика мюрида. әлеге чыганактан 2014-06-19 архивланды. 2014-07-18 тикшерелгән.
  5. 40 АДАБОВ МЮРИДА, archived from the original on 2014-07-25, retrieved 2022-06-14 
  6. Бахауддин Мухаммад Накшбанди
  7. Ислам. Белешмә―сүзлек (төзүчесе Заһид Шәфигый) ― К.: ТКН, 1990, 110-111нче бит