Сәет
Сәет (гарәп. سيد — әфәнде, башлык) — мөселманнар арасында Мөхәммәт пәйгамбәрнең оныгы Хөсәен (пәйгамбәрнең кызы Фатыйма һәм Гали ибн Әбу Талибның улы) нәселеннән булган кешеләргә карата кулланылган хөрмәтле исем. Хөсәеннең бертуганы Хәсән нәселеннән булганнарга шәриф атамасы кулланыла.