Маргарита Назарова

Маргарита Назарова, Маргарита Петр кызы Назарова (рус. Маргари́та Петро́вна Наза́рова, 1926 елның 26 ноябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Ленинград губернасы, Троицк өязе, Детское Село2005 елның 25 октябре, РФ, Түбән Новгород) — совет кино һәм цирк артисты, хайваннар өйрәтүче, дрессировкалау остасы. Совет тарихында юлбарысларны буйсындыручы беренче хатын-кыз артист. РСФСР халык артисты (1969).

Маргарита Назарова
Туган телдә исем рус. Маргарита Петровна Назарова
Туган 26 ноябрь 1926(1926-11-26)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Ленинград губернасы, Детское Село
Үлгән 25 октябрь 2005(2005-10-25) (78 яшь)
Түбән Новгород
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Федяковское кладбище[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Һөнәре цирк артисты
Балалар улы Алексей (1960)
Бүләк һәм премияләре РСФСР халык артисты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Маргарита Назарова белән Константин Константиновский.
  Тышкы рәсемнәр
  Маргарита Назарова юлбарыслар белән.

1926 елның 26 ноябрендә Ленинград янындагы Детское Село (элекке Царское Село, хәзер Санкт-Петербургның Пушкин районы Пушкин) шәһәрендә урманчы гаиләсендә туган. Кече яшьтән балет һәм биюләр белән шөгыльләнә. Сугыш алдыннан гаиләсе белән Павловскида яши. 1941 елда әсирлеккә эләгеп, Алманиягә мәҗбүри эшләргә озатыла. Башта Һамбургта бай йортта асрау, соңрак кабареда фашистлар алдында биюче булырга туры килә[1].

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Латвиягә кайта, Даугавпилста күчмә оперетта театрының кордебалет төркеменә эшкә урнаша. «Цирк на сцене» коллективында акробат булып эшли, 8 ел атлар һәм этләр белән чыгыш ясый, мотоциклда трюк ясый. 1954 елда Даугавпилс театры директоры (соңрак дрессировка остасы) Константин Константиновскийга (1920? — 1970) кияүгә чыга. Икесе бергә Мәскәүгә цирк һәм эстрада укуханәсенә укырга китәләр.

1957 елда Мәскәүдә узган Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә (Константин Константиновский белән бергә) «Су феериясе» программасы белән чыгыш ясап, «фестиваль лауреаты» исеменә лаек була.

М. Назаровага ил күләмендә танылу 1961 елда, режиссер Фетин куйган «Полосатый рейс» фильмыннан соң килә. Фильм Никита Хрущевның Маргарита Назарова чыгышын сокланып карагач: «Мондый көчле рухлы хатыннар турында кино төшерергә кирәк» дигән югары бәясеннән соң төшерелә[2]. Әмма кинода ул 3 кенә картинада уйнап кала: «Опасные тропы» (тат. Куркыныч сукмаклар), «Полосатый рейс» (тат. Буй-буйлы сәяхәт) һәм «Укротительница тигров» (тат. Юлбарысларны буйсындыручы, ерткычлар белән булган күренешләрдә актриса Людмила Касаткинаны алмаштыра).

М. Назарова циркта башта иренең ярдәмчесе булып тора, соңрак үзе дә ерткычлар белән чыгыш ясарга читлек эченә керә. Ире Константин Константиновскийга аренада Юлька кушаматлы юлбарыс һөҗүм итә: тырнакларын башына кадый. Артистта ми абсцессы башланып, операциядән соң, 50 яшендә вафат була. Ерткычлар Назаровага буйсынмый башлый. Пурш кушаматдлы юлбарыс кына аны хуҗасы итеп саный, әмма ул да тиздән үлә.

Италиядә 1983 елгы чыгышы Назарова өчен соңгысы була — аренада аңа юлбарыс ташлана, аркасына тирән яра ясый. Дәвалангач, цирк карьерасын ташларга туры килә. Түбән Новгород шәһәрендә Совнарком урамындагы 3 бүлмәле фатирда берүзе (тышкы дөнья белән бик аралашмыйча, бикләнеп диярлек) яши. 2005 елның 25 октябрендә вафат була. Түбән Новгород шәһәре читендәге зиратта Каһарманнар аллеясында җирләнгән.

Гаиләсе үзгәртү

Ире Константин Константиновский (1920-1970), дрессировкалау остасы. Бөек Ватан сугышы елларында танкларны шартлатучы этләр — камикадзелар өйрәтүче, КГБ офицеры.
1960 елда туган уллары Алексей Константиновский шулай ук хайваннар өйрәтүче була. Франциядә гастрольләр вакытында, шунда яшәп кала. Балаларына әти-әнисе истәлегенә Маргарита һәм Константин исеме кушкан, алар да дрессировкалаучы һөнәрен сайлаган[3]

Хәтер үзгәртү

  • 2016 елда Беренче канал заказы буенча «ОДА-фильм» кинокомпаниясе «Маргарита Назарова» сериалы төшерә. Картинаның режиссеры — Константин Максимов, продюсеры — Алексей Пиманов. Маргарита Назарова ролендә — актриса Ольга Погодина. Ире Константин Константиновский ролендә — актер Андрей Чернышов[2].
  • 2017 елның декабрендә Түбән Новгород циркына Маргарита Назарова исеме бирелгән.

Әдәбият үзгәртү

  1. Ноябрьдә кабынган йолдызлар. Маргарита Назарова. «Сөембикә», 2016 ел, ноябрь, 63нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү