Абсцесс (апостема, гнойник, нарыв), эренле шеш, үлекле шеш, эренле чуан — аларның үзенчәлеге шунда: эрен белән тулган куышлыкны тирә-яктагы тукымалардан эрен барлыкка китерүче мембрана аерып тора.

Абсцесс
Сурәт
Саклык белгечлеге тиребелем[d], Общая хирургия[d] һәм инфектология[d]
Симптомнар Эритема[d], авырту, swelling[d] һәм remittent fever[d]
Диагностика юллары Ультратавышлы тикшеренү һәм CT
Дәвалануда кулланыла торган дару cefotetan[d][1], метронидазол[d][1] һәм Цефокситин[d][1]
ICD-9-CM 682.8[2] һәм 682.9[2]
ICPC 2 идентификаторы S10[3]
NCI Thesaurus идентификаторы C26686[2]
 Абсцесс Викиҗыентыкта

Абсцесс гәүдәнең теләсә кайсы урынында, органында яки анатомик өлешендә барлыкка килергә мөмкин. Абсцессны эмпиемадан (куыш эчле органнарда күп үлек җыелу) аера белергә кирәк. Шулай ук абсцессны флегмона—тире асты тукымаларының төгәл чикләнмәгән үтә көчле үлекле ялкынсынуыннан аера белү мөһим.

Абсцессның берничә төрен аерып карыйлар. Кискен абсцесс бик тиз үсеп китә һәм урынлы ялкынсыну үзгәрешләр һәм авыруның гомуми халәтенең бозылышы белән озатыла.

Хроник абсцесс акрын бара, урынлы һәм гомуми ялкынсыну күренешләре бик нык сизелми. Хроник абсцесс кайбер инфекцияле авырулар вакы­ тында (туберкулез, актиномикоз һ.б.) органнарга аз вирулентлы микро­ организмнар тәэсир иткәндә яки иммунитет көчсезләнгәндә барлыкка килә.

Салкын абсцесс — туберкулезга бәйле хроник абсцесс, аңа урынлы, бик көчле булмаган ялкынсыну реакциясе һәм эремчексыман массалар булу белән характерлы. : Инфекцияле яралар, эренләгән гематомалар (тукымаларда, урыны-урыны белән куышлык ясалып, кан җыелу), чит җисемнәр һәм башкалар еш кына абсцессның барлыкка килү сәбәбе булып тора. һәр төр үлекле шеш вакытында гомуми реакция: югары температура (39- 40 градус), иртәнге һәм кичке температураларның 2-3 градуска аермалы булуы. Кичен температура күтәрелгәндә, бизгәк тоту, көчле тирләү, гомуми : хәлсезлек, баш авырту интектерә. Авыру кеше абсцесс тирәсендә көчле авырту сизә. Үлекле шеш өсте : кайнар, кансу-кызыл төстә була, шеш тире өстеннән калкып тора.

Дәвасы — үлекле шешне ярып куышлыктан үлекне чыгару һәм дренаж кую. Абсцесс үлектән арынгач, авыруның хәле яхшырып китә.

Абсцесс
Классификация һәм тышкы ресурслар
MedlinePlus 001353
MeSH Калып:Mesh2

Абсцесс (лат. abcessus - эренле шеш) - организмның төрле тукымаларында яки әгъзаларында билгеле бер урынның эренләп ялкынсынуы.

Абсцесс тере тукымага чит җисемнәр (кадак, ярчык, шырпы һ.б.) кергәннән, башка хайваннар тешләгәннән, тукымаларга йогышсызландырылмаган дару препаратлары яки тынычсызлагыч матдәләр (терпентин мае, коротон мае) керткәннән соң башланган ялкынсыну нәтиҗәсе булырга мөмкин.

Абсцесс маңка авыруы (сап) (атларда), бруцеллёз, туберкулёз, актиномикоз белән авырганда барлыкка килергә мөмкин. Еш кына очракларда абсцессны үлек таратучы микроблар барлыкка китерә.


Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.:

В39 Ф.Г.Набиев, Г.Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.