Теләсә нинди авырту — организмның хәвефле кисәтүе ул. Артык якты уттан күз чагыла, артык көчле тавыш колакны тондыра, артык куәтле ис борынны җыерта. Авырту да кирәкле үзенчәлек. Кайнар әйбергә кагылуга, сез авырту сизәсез һәм кулыгызны тартып аласыз. Дөньяда авырту булмаса, сез, мәсәлән, кыш көне борын өшүен дә вакытында сизә алмас идегез.

Авырту
Сурәт
Кайда өйрәнелә pain assessment[d]
Саклык белгечлеге неврология, основная медицинская помощь[d], анестезиология, неотложная медицинская помощь[d] һәм паллиативная помощь[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару desflurane[d][1], levobupivacaine[d][1], etidocaine[d][1], фентанил[d][1], Мефенамовая кислота[d][1], chloroprocaine[d][1], Бензокаин[d][1], Топирамат[d][1], кетамин[d][1], фенол[d][1], Ибупрофен[1], metaxalone[d][1], морфин[d][1], chlorphenesin[d][1], Дигидрокодеин[d][1], dezocine[d][1], Прокаин[d][1], Валдекоксиб[d][1], mepivacaine[d][1], капсаицин[d][1], Доксепин[d][1], Митоксантрон[d][1], пентазоцин[d][1], Левомепромазин[d][1], дезипрамин[d][1], Салициламид[d][1], венлафаксин[d][1], dyclonine[d][1], габапентин[d][1], Кетопрофен[d][1], chlorzoxazone[d][1], трамадол[d][1], orphenadrine[d][1], cyclobenzaprine[d][1], Бупивакаин[d][1], Индометацин[d][1], phenazopyridine[d][1], dexmedetomidine[d][1], Буторфанол[d][1], имипрамин[d][1], диклофенак[d][1], Лидокаин[d][1], прометазин[d][1], Фенопрофен[d][1], оксикодон[d][1], кәкәин[d][1], трифлупромазин[d][1], Этодолак[d][1], Ремифентанил[d][1], Тизанидин[d][1], феназон[d][1], Дифлунисал[d][1], salsalate[d][1], carisoprodol[d][1], Фенацетин[d][1], Бромфенак[d][1], Налбуфин[d][1], Ультракаин[d][1], prilocaine[d][1], Напроксен[d][1], гидрокодон[d][1], Ментол[d][1], levonordefrin[d][1], Суфентанил[d][1], Целекоксиб[d][1], nabumetone[d][1], Ацетилсалицилат кислотасы[1], пропофол[d][1], Парацетамол[1], Леворфанол[d][1], Оксиморфон[d][1], Бупренорфин[d][1], Этомидат[d][1], Рофекоксиб[d][1], Амитриптилин[d][1], Дикаин[d][1], Кломипрамин[d][1], Мапротилин[d][1], methocarbamol[d][1], Гидроморфон[d][1], Дроперидол[d][1], нортриптилин[d][1], strontium chloride sr-89[d][1], clonidine hydrochloride[d][1], phenyl salicylate[d][1], butacaine[d][1], pramoxine[d][1], кодеин[d][1], trolamine salicylate[d][1], петидин[d][1], dibucaine[d][1], трихлорфторметан[d][1], magnesium salicylate tetrahydrate[d][1], meclofenamic acid[d][1], хлорэтан[d][1], Dietil efirı[1], ketorolac tromethamine[d][1] һәм болевая терапия[d]
Обрабатывается, смягчается или управляется болевая терапия[d][2]
ICPC 2 идентификаторы A29
NCI Thesaurus идентификаторы C3303
Моның каршысы рәхәт[d]
 Авырту Викиҗыентыкта

Эчке органнар рецепторлар белән тәэмин ителгән булса да, вегетатив нерв системасы «яшерен» булганлыктан, сәламәт кешеләр алардан килә торган импульсларны сизми. Тәннең теге яки бу өлешендә якынлашып килүче бәхетсезлек — чир турындагы сигнал борчулы эчпошыргыч тойгы сыйфатында гына кешенең аңына сиздерә. Мәсәлән, күкрәкнең алгы ягындагы авырту ашказаны авыруларына хас, уң як кабырга астындагы авырту үт тоткарланганда була, эч авыртуы эчәклектә ашкайнату дөрес бармаганда, билдәге авырту бөерләр зарарланганда күзәтелә. Әгәр беренче «кыңгырау»га игътибар итмәсәң, организм икенче тапкыр тагын да көчлерәк — игътибар итәрдәй хәбәр бирәчәк: авырту өянәк формасында булырга мөмкин. Дөрес, авырту ялгыш фикергә китерергә дә мөмкин. Баш арты ярылырдай булып авыртамы? Эчәклекне тикшертегез! Муеныгыз бик нык авыртамы? Бавырны тикшертү комачауламас! Сул уч төбегезнең сөякләре сызлап авыртамы? Кичекмәстән кардиограмма ясатыгыз!

Нигә авыру орган үз гаебен «оялмыйча» башкаларга күчерә? Галимнәр бу күренешкә ике аңлатма тапканнар. Беренчесе, нерв импульслары бер «ботак»тан икенчесенә күчәргә мөмкин. Мәсәлән, теш кариес белән бозылганнан соң, аның нервы өч тармаклы нерв «җитәкчелеге»ндә булу нәтиҗәсендә, авырту шул як биттә дә сизелә. Бу—таралган авырту дип атала.

Икенче аңлатма. Авырту сигналы импульслары үзәк нерв системасының төрле урынында эчке органнардан килә торган юлда алышынырга мөмкин.

Мондый чакыру сигналлары адашу диагноз куюда ялгышлыкка да китерә.

Әйтик, авырту чыганагы йөрәк булса да, кеше теш табибына (сул яктагы тү­ бән казналык авырткан кебек тоела), яки терапевтка (ашказаны, эч авырта дип бара), йә ревматологка (ике кулның да буыннары сызлап авырта дип) мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Мондыйлары кире кайткан авырту дип йөртелә. Еш кына андый күренеш ачык чикләнгән тире участокларында күзәтелә. 1889 елда моның диагностик мәгънәсенә бөек терапевт Г.А.Захарьин игъ­ тибар иткән. Аның бу зоналарны тасвирлавы буенча кеше гәүдәсенең кайсы участокларында үпкә, йөрәк, эчәклек, бөерләр һәм организмдәгы башка : органнарның күрсәтелгәнен белеп була. » Соңгы елларда компьютер техникасы эчке органнарның «тавышын» ишетергә ярдәм итә башлады. Аларны куллану нәтиҗәсендә, табибларга эчке мәгълүматны кеше аңына җибәрми торган вегетатив нерв системасын «алдарга» мөмкинлек туды.

Кайчакта авырту котылгысыз була. Сез мөгаен, табибның җәрәхәтегезгә йод сөртер яисә укол кадар алдыннан: «Менә хәзер түзәргә туры килер, бераз гына авыртыр инде» дигән сүзләрен хәтерлисездер. Котылгысыз булганда, һәр кеше мондый авыртудан курыкмаска, аны сабырлык белән уздырып җибәрергә тиеш.

Әгәр авырту бик көчәя икән, аңа түзү кыен булу өстенә, авыртуның кеше өчен зарарлы икәнен дә онытмагыз. Шуның өчен медицина авыртуны баса торган дарулар куллана да инде.

Бик еш күзәтелә торган афәт — авырту. Бер әгъзасы да да авыртмый торган кеше юктыр — баш, теш, җилкә, умырткалык, буыннар авырта... Ә кайбер кешеләр авырту белән бик озак еллар яши һәм үзләре белән даими рәвештә дарулар йөртә.

Авыртуны сәламәтлеккә зыян китерми генә ничек җиңәргә? Бу сорауга бераз ачыклык кертү ялгыш булмас кебек. Барлык дару препаратлары төрле деталь»ләрдән җыелган дип күз алдыгызга китерегез. Бу очракта авыртуны бетерүче төп 4 «деталь» бар: ацетилсалицилат кислотасы (АСК), метамизол, парацетамол, ибупрофен. Боларны хәтердә тотарга тырышыгыз! Парацетамол дистәдән артык препаратларда кулланыла, мәсәлән, панадол, калпол, эффералган һ.б.

АСКлылардан иң билгеле булганнары—аспирин, упсарин, ибупрофеннан — нурофен, ә анальгин метамизол препараты булып тора. Бу 4 компонентның файдалы якларын һәм кимчелекләрен карап үтик.

Бу 4 компонентны башка «деталь»ләр белән көчлеләндерәләр. Гадәттә мускулларны йомшартучы спазмолитиклар — кофеин, кодеин (опийлар рәтендә булган наркотик) яки йоклатучы матдәләр (күп очракта фено- барбитал) кулланыла. Препаратка төрле витаминнар, авыртуны басарга ярдәм итүче кечкенә дозалы башка матдәләрне кушарга мөмкиннәр. Болар барысы да икенчел «деталь»ләр.

Баралгин һәм башка препаратларны мускулларның спазмын бетерү өчен куллану яхшырак, хатын-кызларның күрем көннәрендәге авыртуны, баш авыртуын, корсактагы чәнчүләрне бетерә алар.

Кофеин гадәттә авыртуны басучы препаратларның тәэсир итү вакытын озайтуда катнаша һәм башның кан тамырларына тәэсир итә. Шуның өчен ; кофеин булган препаратлар баш авыртканда, махмыр булганда ярдәм итә, ә менә мускуллар, буыннар авыртканда, кофеин күп очракта файдасыз була. Кодеин һәм йоклатучы дарулар рецептсыз бирелә торган препаратларда көчле авыртуны басар өчен кулланыла. Андый авыруларны табиб дәва­ ласа яхшырак. Табиблар мондый препаратларны күп вакытта авыр опе­ рацияләрдән соң, авырту түзә алмаслык көчле булганда кулланалар. Гадәти авыртулар вакытында алар артык куәтле, көчле тәэсирле дип санала.

Искәрмәләр үзгәртү